Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Үзәк чыршы ябылышы һәм Яңа ел бизәлеше буенча бүләкләү тантанасы 13.01.2025

13 гыйнвар көнне "Арча" үзәк стадионында "Чыршы ябылышы" чарасы һәм Яңа ел бизәлеше буенча бүләкләү тантанасы булып узды.
Наласа балалар бакчасы территорияне Яңа елга бизәү буенча уздырылган "Новогодняя феерия" конкурсында катнашып, III дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Әлеге эштә актив катнашкан бакча хезмәткәрләренә, тәрбиячеләргә, әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бердәмлектә - көч!!! -
Математик күзаллаулар формалаштыру 10.01.2025

Тема: "4 саны"
Максат: балаларны 4 саны белән таныштыру, санарга һәм танырга өйрәтү, дәфтәрләрдә эш. -
Сынлы сәнгать (рәсем) 09.01.2025

Тема: "Үзеңнең яраткан җәнлегенне яса". Максат: Балаларны хайваннар фигурасын ясарга өйрәтүне дәвам итү; балаларның кызыксынучанлыкларын үстерү. Чиста-пөхтә эшләү күнекмәләрен ныгыту.
-
Туган тел 09.01.2025

Тема: "Кыргый хайваннар кышын"
Максат: балаларны кыргый хайваннар, аларның кыш көне яшәешләре, тукланулары турында таныштыру, сакчыл караш тәрбияләү. -
Хуш киләсең, Яңа ел!!! 28.12.2024

Яңа ел һәр йортта, һәр гаиләдә көтеп алынган бәйрәм.Яңа ел һәрвакыт могҗиза ,маҗаралар һәм гаҗәеп үзгәрешләр бүләк итә.
Балалар бакчасында бәйрәмгә әзерлекне алдан ук башладык.: инсценировка төзедек, костюмнар әзерләдек,бергәләп залны бизәдек.Бәйрәмгә кунаклар бик күп килде.
Кыш бабай, Кар кызы килү белән җыр һәм бию,уен - көлке, чын бәйрәм башланды.Барлык балалар рәхәтләнеп үзләренең талантларын күрсәттеләр: биеделәр,әйлән - бәйлән әйләнделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кыш бабай кулыннан балаларга бирелгән бүләкләр шатлык хисләре уятты.Балалар күчтәнәчләрне рәхмәт әйтеп алдылар.
Бәйрәмдә әкият геройлары булып киенеп катнашкан бакча хезмәткәрләренә дә бик зур рәхмәт.
Бәйрәм бик күңелле шатлыклы узды,бик матур тәэсирләр калдырды.
Яңа 2025 нче ел илебезгә тынычлык,шатлык,куанычлар гына алып килсен иде. Барлык кешеләр дә үз туганнары белән исән - сау яшәсеннәр. -
Нинди фәннәр була? 25.12.2024

Татарстанда фәнни-технологик үсеш һәм Россияда фән һәм технологияның унъеллыгы
Тема: "Нинди фәннәр була?"
Максат: Балаларның нинди фәннәр булуы турындагы күзаллауларын киңәйтү
-
Бакчабызны Яңа ел бәйрәменә бизәдек! 24.12.2024

Бөтерелә ак өермә
Кара, кара, карасана!
Кыш бабай килә түгелме,
Ак бизәкле чанасында?Көтәбез без әйдә килсен,
Ак бәхетләр алып килсен!
Шул бәхетне барыбызга,
Тигез итеп бүлеп бирсен. -
Сынлы сәнгать( рәсем) 20.12.2024

Тема: Кар бабай бәйрәмгә ашыга.
Максат: Сюжетлы рәсем ясый белүләрен камилләштерү. Төсләренә төрле төсмерләрне куллану, сурәтләү техникасын шомарту. -
Туган тел( грамотага өйрәтү) 19.12.2024

Тема: (х) авазын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алу
Максат: 1. Балаларда бер- берсенә хөрмәт хисе тәрбияләү.
2.Сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын- нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен үстерү .
3.(х) авазын камил әйтү күнекмәсен һәм сүзләрнең әйтелешләре ягыннан охшашлыгын, аермасын таба белү күнекмәсен булдыру. -
Кыш бабай остаханәсе 18.12.2024

"Кыш бабай остаханәсе"нә бик матур,зәвыклы кул эшләре килде. Әти- әниләргә балаларга бик зур рәхмәт











