Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
Телефон: | 8(84366)50-1-10 |
E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
Год основания учреждения: | 1967 |
У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Патриотик тәрбия кайдан башлана!? 06.05.2024
Патриотик тәрбия кайдан башлана!?
-
Җиңү тәрәзәләре 2024# Окна Победы 2024 03.05.2024
Җиңү тәрәзәләре 2024# Окна Победы 2024
-
Сәнгати эстетик үсеш( рәсем) Тема: "Салют". 02.05.2024
Сәнгати эстетик үсеш( рәсем)
Тема: "Салют".
Максат: Җиңү бәйрәмен салютны рәсемдә чагылдыру. Төс тоемлау, композиция төзү,эстетик кабул итү тойгыларын үстерү. Җиңү шатлыгыннан күңел күтәренкелеге тудыру. -
Мир, труд, май! 01.05.2024
#эковесна
#эковесна2024
#Мир,труд,май
1 мая 2024г
Тирә-ягыбызны матурлап, саклыйк!!!
Чүпләмәгән җир генә чүпсез була!!! -
Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!!! 26.04.2024
Бүген татар иле яраткан шагыйребез Г.Тукайның туган көнен-138 еллыгын бәйрәм итә.Бакчабызда зурлар төркеме әти-әниләре белән берлектә бик матур әдәби кичә оештырдылар. Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт итү, Тукай иҗаты геройлары белән очрашу, рольләргә керү -барысы да бик матур, кызыклы булды. Тукай иҗаты буенча оештырылган КВН зурлар өчен мөһим булды.Аның актуальлеге: балаларны Г.Тукайның шигырьләре һәм әкиятләренең серле дөньясына кертү, гаилә белән берлектә Г.Тукай әсәрләренә игътибарны арттыру, балаларның китаплар белән кызыксынучанлыгын үстерү, туган телебезгә, халкыбызга хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү!!!
«Сөй гомерне...»
Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын.
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.(Г.Тукай) -
"Эколятлар көне!" 25.04.2024
Бөтенроссия "Эколятлар көне" 25 апрельдә билгеләп үтелә - бу табигатьне саклау социаль-мәгариф проектларының берсе.
"Эколятлар көне" нең төп максаты — экологик белем бирүне, экологик культураны үстерү, шулай ук табигатьне, аның Үсемлек һәм хайваннар дөньясын саклау.
Бүген безнең балалар бакчасында бу көнгә багышланган чаралар узды.
Балалар әкият геройлары Эколят дуслар һәм табигатьне саклаучылар белән бергә табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр: ничек эш итәргә һәм ничек эш итәргә ярамый. Барлык чаралардан соң балалар чын Эколятларга ант бирделәр, алар табигатьне, аның барлык күренешләрен һәрвакыт яратачаклар һәм сак тотачаклар. Көн күңелле, кызыклы һәм белемле үтте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар чын табигатьне саклаучылар булырга әзер!//
Всероссийский "День Эколят" отмечается 25 апреля - это один из природоохранных социально-образовательных проектов.
Основная цель "Дня Эколят" — развитие экологического образования, экологической культуры, а также сохранение природы, её растительного и животного мира.
Сегодня в нашем детском саду прошли мероприятия, приуроченные к этому дню.
Дети вместе со сказочными героями Эколятами –друзьями и защитниками природы вспомнили правила поведения в природе: как надо поступать, и как поступать нельзя. После всех проведенных мероприятий ребята произнесли клятву настоящих Эколят, о том, что они будут всегда любить и бережно относиться к природе, во всех её проявлениях. День прошел весело, интересно и познавательно. Дошколята готовы стать настоящими защитниками природы!
#Арча
#АрчаМәгариф -
Иҗади сәнгать үсеше. Тема: "Чынаяк (чокыр) әвәләү". 24.04.2024
Иҗади сәнгать үсеше.
Тема: "Чынаяк (чокыр) әвәләү".
Максат: Тәгәрәтү алымы белән савыт-саба әвәләргә өйрәтү. Кырыйларын тигезләп формага китерү. Өлешләрен беркетү һәм шомартуны ныгыту. Кул чуклары хезмәтен камилләштерү. -
"Без-Тукай оныклары" төбәк-ара укучылар конкурсында 3 урынны алган Иванова М.И. бүләкләнә. 24.04.2024
Награждается воспитанница Иванова М.И. занявшая 3 место в Межрегиональном конкурсе чтецов "Без-Тукай оныклары".Поздравляем!!!Желаем дальнейших успехов!!!//
"Без-Тукай оныклары" төбәк-ара укучылар конкурсында 3 урынны алган Иванова М.И. бүләкләнә.Котлыйбыз!!!Алга таба да уңышлар телибез!!! -
"Каен бөресе җыю" акциясе 23.04.2024
Бакчабызда "Каен бөресе җыю" акциясенең соңгы көннәре бара.Бөре алып килүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!!!
Кемнәр алып килмәгән, әлегә соң түгел көтәбез!!!Иң күп җыючылар исемлеге Арча районы мәгариф идарәсенә тапшырылачак!!!!
-
Проект : "Бөек шагыйребез Г.Тукай". 22.04.2024
Проектның темасы : "Бөек шагыйребез Г.Тукай".
Максат: Г.Тукайның иҗаты турындагы белемнәрен гомумиләштерү һәм аларны бәйрәм кичәсе дә куллану.