Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
Телефон: | 8(84366)50-1-10 |
E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
Год основания учреждения: | 1967 |
У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Бәйрәм иртәсе "Кадерле өлкәннәребез" 04.10.2024
Бүген бакчабызда иң яраткан, хөрмәт иткән якын кешеләребез өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсенә кунакка килделәр.Бәйрәм бик күңелле рухта җыр-биюләр, шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды.
-
"Бездә бүген туган көн" 02.10.2024
Төркемебездәге батыр егетебез Гайнетдинов Кәримнең Туган көнең билгеләп үттек. Кәримгә сәламәтлек, озын гомер, бәхетле балачак, иманлы, тәүфыйклы булып, әти-әни тигезлегендә үсүен телибез.
-
"Ветераннарыбызны котлыйбыз!" 01.10.2024
ӨЛКӘННӘР КӨНЕ БЕЛӘН, СЕЗНЕ!
Үләннәргә төшкән кырау сыман,
Чәчләреңә чаллар йөгергән.
Көч-куәт тә инде кимеп бара,
Иңне баскан тормыш йөгеннән... -
"Бәйрәм белән!" 30.09.2024
Кадерле әби-бабайларыбызга багышлап, һәр төркемдә фотолы бәйрәм күргәзмәсе ясап өлкәннәребезгә бүләк ясадык!!!Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез, сездән үрнәк алабыз!!!!Саулык-сәламәтлектә, бәхетле гомер кичерегез!!
-
"Рәхмәт белдерәбез!" 27.09.2024
Бүген бакчабыз хезмәткәрләрен матур һөнәри бәйрәмнәре белән профком рәисебез Гильмизянов Р.Н.улы котлап изге теләкләрен, күчтәнәчләрен тапшырып китте.Безне зурлап котлаганы өчен коллективыбыз исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез!!!
-
"Юл билгеләрен өйрәнәбез!" 24.09.2024
Режим вакытында " Юлда йөри беләсеңме?" темасына әңгәмә үткәрү.
-
"Котлыйбыз!" 23.09.2024
Бүген төркемебездә матур егетебез Альмирнын Туган көнен билгеләп үттек. Аьмирны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз, сәламәтлек, озын гомер, бәхетле балачак, әти-әни тигезлегендә үсүен, тәүфыйклы, иманлы булуын телибез.
-
"Юл билгеләре илендә" 20.09.2024
20 сентябрь көнне бакчабызда "Балалар юл билгеләре илендә" дип аталган юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, искәртү буенча ачык шөгыль узды.
Максат: юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү, кагыйдәләрне үтәү буенча алган белемнәрне ныгыту, светофор төсләре һәм аның урамдагы функцияләре турында алган белемнәрне кабатлау, күнекмәләр бирүдә үз-үзеңне тоту,җитезлек, көч, уйлап табучанлык , бер-береңне тыңлый белү, бердәмлек хисе тәрбияләү.
Чарада "Юл хәрәкәте иминлеге"ДБУ Казан шәһәрендәге территориаль идарәнең профилактика бүлегенең Арча районы бүлекчәсе начальнигы Э. Г. Мөхәммәтҗанова катнашты. -
"Матур чәчәкләр ямь биреп тора" 18.09.2024
Бакчабыз тирәли матур чәчкәләр үсә!!!
Көн саен урамга саф һавага чыкканда аларга карап сокланып, күзәтеп үтәбез!!!! -
"Исән-сау әйләнеп кайтсыннар" 17.09.2024
Бакчабыз коллективы әти-әниләр белән берлектә СВО дагы солдатларга актив ярдәм күрсәтә.