Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Урамда рәхәт, күңелле! 17.03.2025

Саф һавада күңелле уеннар : " Мәче - тычкан", " Исемеңне матур итеп кем әйтте?"һ.б
-
Хәрби-спорт уены "Аҗаган" 14.03.2025

Бүген балалар бакчасында "Аҗаган" хәрби-спорт бәйрәме узды. Бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларда, патриотлык хисе, үз Ватаныңа хөрмәт, мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияли. Күңелле вакыт уткәрү, үз сәләтләренне күрсәтү һәм файдалы күнекмәләр алу өчен менә дигән мөмкинлек. Уен барлык балаларны берләштерә, намуслылык, гаделлелек, команда белән бергә эшләргә өйрәтә.
-
Сынлы сәнгать(рәсем) 13.03.2025

Тема: "Язгы ботаклар". Максат: Балаларны язгы агач ботакларын ясарга өйрәтү, рәсемдә ботакларны төзү, бөреләрне, яфракларны һәм аларның төсләрен бирә белергә өйрәтү, пумала белән буяу күнекмәләрен үстерү.
-
"Котлыйбыз!" 12.03.2025

Бүген Арчанын 10 нчы балалар бакчасында, мәктәпкәчә кече яшьтәге балалар бакчалары арасында, патриотик юнәлештәге "Игра-дело серьёзное" исемле район конкурсы узды. Бакчабыздан катнашучы тәрбияче ШаҺиева Алсу Корбангали кызын 1 урын алуы белән котлыйбыз.
-
"Кызыклы математика" 11.03.2025

Кечкенәләр төркеме.
Танып белү үсеше:математик күзаллаулар формалаштыру.
Балалар белән эш дәфтәрендә биремнәр эшләү.
-
Режим моментында уеннар 10.03.2025

Режим вакытындагы үстерелешле уеннар, дидактик уеннар балаларга бик ошый.
-
"Бәйрәм белән әнием!" 07.03.2025

7 март көнне безнең балалар бакчасында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Кадерле әнием” бәйрәме булып үтте. Балалар бәйрәмгә тырышып әзерләнделәр. Күңелгә үтеп керерлек җырлар җырладылар, матур биюләр биеделәр,әниләр белән бергә уеннарда катнаштылар.Яз кызы бәйрәмгә килгәч тагын да күңеллерәк булды. Яз кызына балалар әниләренең исемнәрен татарча матур итеп әйтеп күрсәттеләр.Зурлар һәм кечкенәләр төркеме белән оештырылган бәйрәм бик күңелле узды. Бәйрәм азагында балалар әниләргә һәм әбиләргә үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар. Кадерле кешеләребезне яратыйк,хөрмәт итик.Ходай сезне үз рәхим - шәфкатеннән ташламасын,теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен,өстәлләрегез мул,аш – суларыгыз тәмле,көннәрегез ямьле булсын!
-
Тәҗрибәләр ясыйбыз. 06.03.2025

Бакчабызда фән сәгатьләре.Кар һәм бозның үзлекләрен тикшердек.Төрле төстәге бозлар катырдык.Балаларга бик ошады.
-
Танып белү (Әйләнә-тирә белән танышу). 05.03.2025

Тема: Туган якта яз. Максат: Язгы табигатькә соклану хисе уяту, сакчыл караш тәрбияләү, логик фикерләү сәләтен үстерү, ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү, язгы табигатькә хас билгеләр турында белемнәрен ныгыту.
-
Развитие речи 04.03.2025

Тема: Беседа на тему "Что такое хорошо, что такое плохо"
Задачи: беседуя с детьми о плохом и хорошем совершенствовать их диалогическую речь, умение вступать в разговор, всказывать суждение, грамматически отражать в речи свои впечатления.











