Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Балалар тырыша 28.03.2025

Фән сәгатендә балалар бик кызыксынып конструкторлар һәм мозаикалардан "Киләчәк техникасы" ясадылар.
-
27 март – Халыкара театр көне. 27.03.2025

Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Безнең балалар бакчасында театр сәнгатенә аерым игътибар бирелә. Бүген театр көне уңаеннан зурлар төркеме кечкенәләр игътибарына "Теремкәй” әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
"Котлыйбыз!" 26.03.2025

Бүген Арча районының мәгариф учреждениеләре беренчел профсоюз оешмаларының волейбол буенча зона ярышы булып үтте. Безнең Наласа урта мәктәбе белэн бакчанын кушма командасы икенче урынны яулады!
-
"Яратып укыйбыз!" 25.03.2025

Бакчабызда чыгып килүче "Чишмә башы" газетасының март ае саны дөнья күрде.
-
Туган тел 24.03.2025

Тема: "Рус халык курчаклары"
Максат: балаларны рус халкының милли киемнәре белән таныштыру, кызыксыну булдыру, төрле халыкларның культурасына мәхәббәт тәрбияләү. -
Хуш киләсең,Нәүрүз! 21.03.2025

Март ае- яз башы,бик матур ай.Бу ай яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21- 22 март - Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз - язны каршылап,язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул . Бүген Наласа мәдәният йортында бик матур итеп Нәүрүз бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре Наласа балалар бакчасының өлкән төркем балалары һәм башлангыч класслар белән берлектә үткәрде.Нәүрүз бәйрәме концерт номерлары,уеннар, табышмак- сынамышлар, җырлы- биюле уеннар белән үрелеп барды.Бәйрәм мөбарәк , илләребез тыныч, ризыкларыбыз мул булсын!
-
Рәсем ясыйбыз. 20.03.2025

Сәнгать үсеше. Тема: "Язгы ботаклар". Максат: Балаларны язгы ботак ясарга өйрәтү. Ботакнын үзенчәлекләрен ( бөренен төзелешен) күрсәтә белү. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.
-
"Су- яшәү чыганагы" 19.03.2025

Әйләнә - тирә дөнья белән танышу
Тема: 22 март- бөтендөнья су чыганаклары көне.
Максат: Балаларның су турындагы белемнәрен ныгыту,суның сыйфаты, үзенчэлекләре белән танышу.Сулыкларны сакларга,пычратмаска кирәклеген төшендерү. Без яшәгән тирәлектәге су һәм сулыклар турында аңлату. -
"Котлыйбыз!" 18.03.2025

Төркемебездәге матур егетебез Аязны чын күнелебездән туган көне белән котлыйбыз. Аңа тазалык-саулык, ак бәхетләр, юмарт, ярдәмчел, игелекле, бәхетле, сау-сәламәт булып үсүен теләп калабыз
-
"Тәрәз төбен бизи үсентеләр" 18.03.2025

Балалар белән борчак,арпа,солы чәчтек,суган утырттык. Су сибеп үскәннәрен күзәтәбез.











