Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Сөйләм телен үстерү" 02.02.2026

Тема: “Светофор безнең дустыбыз”.
Максат: Балаларның светофорның эше турындагы белемнәрен ныгыту; светофорның вазыйфасы һәм сигналлары белән таныштыру; Күреп кабул итүне үстерү;юлларда үз-үзләрен тоту культурасын тәрбияләү.
-
"Рәсем ясарга яратабыз" 30.01.2026

"Доктор Айболит"мультфильмы буенча,таныш булган рәсем ясау техникасы кулланып рәсем ясау. Формасын, пропорциясен, төсен, күрсәтә белү. Иҗади сәләтләрен үстерү.
-
Математик күзаллаулар формалаштыру 29.01.2026

Тема: Биеклек буенча чагыштыру.
Максат: балалар белән 5кә кадәр санауны активлаштыру, саннарны тануны ныгыту, ике предметны биеклек буенча чагыштырырга өйрәнү, кул моторикасын үстерү, математикага кызыксыну уяту. -
"Чишмә башы" 28.01.2026

Бакчабызда чыгып килүче "Чишмә башы" газетасының гыйнвар ае саны дөнья күрде.
-
"Ата-аналар җыелышы" 28.01.2026

Көн тәртибендә актуаль булган темалар каралды. Бакча мөдире Гафурова Эльмира Рашат кызы балаларның куркынычсызлыгын, сәламәтлеген саклау буенча сөйләде. 2025 нче елда ирешкән уңышларның бердәм хезмәт нәтиҗәсе икәнен ассызыклап үтте, әти-әниләргә рәхмәт сүзен белдерде. Шулай ук 2026 нчы елда әти-әниләр берлектә эшләнәнсе эшләр планы белән таныштырды. Тәрбияче Хөсәенова Римма Нәзгать кызы бакчада эчке тәртипләр, кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә балаларның сөйләм теле үсеше, шөгыльләр турында чыгыш ясады. Тәрбияче Галиуллина Алинә Фидаэль кызы балалар бакчасында баланың үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен формалаштыруда гаиләнең роле турында бик эчтәлекле материал белән таныштырды. Тәрбияче Гафурова Рафия Ансар кызы әти-әниләргә мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын грамотага өйрәтү формаларын күрсәтте.
-
"Ленинград блокадасы " 27.01.2026

27 гыйнар- илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 нче елның 27 нче гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Без бүген Ленинград блокадасы турында тагын бер кат искә төшердек. Балаларга Ленинградның ябык шәһәрендә яшәүчеләр күргән авыр сынаулар: ачлык һәм салкынлык, заводлада ир - атлар белән беррәттән балалар һәм хатын - кызлар, совет солдатларының Ленинградны саклаулары турында сөйләдек. Балалар блокададагы кечкенә ленинградлыларның ачлык,салкынлык, үлем белән ничек көрәшләрен белделәр. Сугышның беренче көннәреннән үк өлкәннәргә ярдәм итәргә тырыштылар: фронтка киткән ата- аналар урынына станокларга бастылар, оборона ныгытмалары төзеделәр, яралыларны карадылар. Ябык шәһәрдәге икмәк нормасы турында хикәя балаларда зур тәэсир калдырды.
-
"Котлыйбыз!" 26.01.2026

Чираттагы уңышыбыз. Җиңүләр дәвамлы булсын!
-
Познание в младшей группе 23.01.2026

"В гости к деду природоведу"(экологическая тропа зимой)
Задачи: Расширять представления детей о зимних явлениях природы. Учить наблюдать за объектами природы в зимний период. Дать элементарные понятия о взаимосвязи человека и природы. -
"Тәҗрибә ясадык" 22.01.2026

"Металлар илендә"
Металлның билгеләре һәм үзенчәлекләре белән танышу. Әйләнә-тирәдән металл предметларны табуны ныгыту. Ике төрле кашык белән тәҗрибә уздыру. -
"Саф һавада хәрәкәтле уеннар" 21.01.2026

Балалар бакчасында кыш көне саф һавада булу чыныктыру алымы сәламәтләндерунең бер төре булып тора. Кышкы саф һавада баланың организмы ныгый, иммунитеты яхшыра, бактерияләргә каршы торучанлыгы кими. Саф һава, барыннан да элек, организм өчен - кислород, чыныгу өчен - салкын һава, яшәү шатлыгын тою. Балалар саф һавада рәхәтләнеп төрле уеннар уйныйлар.











