Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 34 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
-
"Бәйрәм белән!" 06.10.2026

Бүген балалар бакчасында өлкәннәр көненә багышланган "Гомер көзе" дип аталган бәйрәм чарасы узды. Традиция буенча аңа тәрбияләнүчеләрнең әби- бабайлары,дәү әти, дәү әниләре чакырылган иде.Балалар бакчасы мөдире Гафурова Эльмира Рашат кызы бәйрәм белән котлап матур теләкләрен әйтте.Балалар иң кадерле кунакларга - биюләр, җырлар, шигырьләр һәм җылы теләкләр әзерләделәр. Кызыклы уен- ярышлар беркемгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәде, катнашучылар бик актив булдылар.Балалар бакчасының төркемнәрендә дә күңелле, бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.
-
"Бакчабызда матур күргәзмә" 05.10.2026

Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан, көз фасылына багышланган," Гүзәл кызлар" күргәзмәсе бакчабызга ямь биреп тора. Әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Рәсем ясарга яратабыз" 02.10.2026

"Янгыр ява, тып- тып" кечкенәләр төркемендә интегральләштереп үткәрелгән рәсем эшчәнлеге.











