Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 ( 276 ) 277 278 279 280 >>
-
Боз сараенда. 12.01.2015 Каникулларның соңгы көнендә 21 укучы Арча шәһәрендә яңа гына ачылган Боз сараенда ял итеп кайтты. Үзебезнең мәктәп янында ясалган шугалакта тимераякта көн дә шуабыз. Шулай да, Боз сараенда ял итү һәркемгә ошады.

-
Кышкы каникулда санаториядә. 11.01.2015 7-8-9 классларда укучы 6 бала Мамадыш районында урнашкан "Надежда" санаториясенә ял иттеләр. Әйбәт итеп ял итеп, белем туплап, яңа дуслар табып, сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар. Путевкалар белән ярдәм иткән социаль яклау хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.

-
Каникуллар бетте. 11.01.2015 Озын-озакка сузылган кышкы каникуллар тәмам. Кадерле укучыларыбыз! Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезнең шат күңел белән, укуга һәм эшкә дәрт белән мәктәпкә килүегезне көтеп калабыз.

-
Педагогик совет утырышы. 10.01.2015

Бүген мәктәптә педагогик советның чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә төп доклад ФГОСның икенче буыны кертелүнең бурычлары һәм максатларына багышланган иде. Директор урынбасары Закирова Л.Ә. урта классларда яңа уку елыннан ФГОС кертелү белән коллектив алдында торган бурычларны аңлатты, укытучылар белергә тиешле документлар турында информация бирде. Уку елының икенче чирегенә һәм беренче яртыеллыка нәтиҗәләр ясап директор урынбасары һәм класс җитәкчеләре чыгыш ясадылар. Шулай ук, “Профессиональный стандарт педагога” документы белән таныштылар. Бердәм Дәүләт имтиханнарына әзерлек барышы турында рус теле укытучысы Шакирова Г.К., математика укытучысы Газизова А.Х. информациясе тыңланды. Педсоветка йомгак ясап директор Сагдеев Т.И. өченче чиректә мәктәп алдында торган бурычлар турында сөйләде.
-
Күңелле стартлар 10.01.2015 Кышкы каникуллар планы буенча 9 нчы гыйнвар көнне Бөркетләр һәм Пингвиннар командалары арасында Күңелле стартлар ярышы булып үтте. Уенны башлаггыч класс укытучысы Хәйретдинова Венера Рөстәмовна һәм Сабирова Рәмзия Галәүовна үткәрделәр. Ярыш бик күңелле һәм җанлы узды.

-
Теннис 10.01.2015

9 нчы гыйнвар көнне теннис буенча да ярышлар булып узды. Кызлар командасы һәм егетләр командасы ярышты. Дуслык җиңде.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл! 08.01.2015 8 нче январь көнне мәктәп спортзалы гөрләп торды. Укучылар волейбол, пионербол һәм бадминтон уйнадылар. Бадминтон буенча ярышта беренче урынны Рәхимҗанова Айзирә, икенче урынны Гайнетдинова Илзия, өченче урынны Рәхимҗанова Рәзилә алды..

-
Укытучылар ярыша. 08.01.2015

8 нче январь көнне Арчада мәгариф хезмәткәләренең башлангыч профсоюз оешмалары арасында районкүләм шахмат, шашка һәм өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды. Безнең мәктәп коллективы да бу ярышларда актив катнашты һәм призлы урыннар да яулады. Якупова Хәнифә Зиннәт кызы хатын-кызлар арасында шашка буенча II урынга , Сәгъдиев Тимур Илдус улы ир-егетләр арасында өстәл теннисында III урынга, Фазылҗанова Наймә Мәхмүт кызы шахмат буенча II урынга лаек булды. Молодцы, коллегалар!
-
Ярышлар дәвам итә 07.01.2015

6 нчы январь көнне мәктәптә армспорт һәм теннис буенча ярышлар булды. Анда 8-9 нчы класс укучылары катнашты. Армспорт буенча беренче урынны Газизов Данис алды. Теннис буенча малайлар арасында Йосыпов Тәбрис, кызлар арасында Хәсәнова Зөлфия җиңүче булдылар.
-
Җилдән җитез 07.01.2015

Без чыктык урамга
Тимераякта шуарга .
Җилдән җитез ярышабыз ,
Куанабыз шуңарга .
6 нчы гыйнвар көнне Казиле башлангыч мәктәбендә тимераякта шуу буенча ярыш оештырылды. Арсаева Зөһрә иң җитезе булды .








