Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 ( 274 ) 275 276 277 278 279 280 >>
-
Сәламәтлек көне. 02.02.2015 1 февральдә Арча стадионында Сәламәтлек көне булды. Теләгән һәркем үз чаңгысы белән яки прокатка алып, чаңгы шуды. Стадион шау—гөр килеп торды. Безнең мәктәп укучылары да физкультура укытучысы Җәләлиев Илфат Илсурович җитәкчелегендә бу бәйрәмдә катнаштылар. Тәпи генә йөри башлаган балалар да, 80не узган аксакаллар да килгән иде. Бушка кайнар чәй һәм коймак белән җылынып алу мөмкинлеге дә бар иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев халыкны Сәламәтлек көне белән котлады, физик күнегүләр, спорт белән сәламәт яшәргә чакырды, чаңгычыларга трассаны тигезләү, юл салу өчен үзйөрешле техника «Буран» бүләк итте. Иң беренчеләрдән булып Илшат Нуриев үзе үрнәк күрсәтте — чаңгыларда да, үзйөрешле техника «Буран»да да үзе йөреп күрсәтте. Бергәләп чаңгы шуу хәрәкәткә, спортка якынаерга бер этәргеч булсын иде.

-
Уңышлар телибез! 31.01.2015 Бүген мәктәпнең иң оста пневматик мылтыктан атучылары ОБЖ укытучысы Фазылҗанов Гамир Габделхакович җитәкчелегендә Арча шәһәренә ярышка киттеләр. 10 класс укучысы Лотфуллин Самат, Рамазанов Айнур, 9 класс укучысы Хәйретдинов Илдус, 11 класс укучысы Шиһабиева Гөлназга уңышлар телибез.

-
Шагыйрь белән очрашу. 30.01.2015

Арча шәһәренең “Казан арты” музеен залы үз кочагына янә әдәбият сөючеләрне җыйды. Бу юлы якташ язучыбыз, шагыйрь, Субаш Аты авылы суларын эчеп үскән Рәис Сафин белән очрашып, аның 80 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби кичә – шигырь бәйрәме үткәрергә. Бәйрәмдә мәктәпнең китапханәчесе Сәгъдиева Халиса Камил кызы һәм “Тукай якташы” студиясенә йөрүче 8 класс укучысы Гаффарова Әнисә катнашты.
-
Тәнәфесләр күңелле үтә. 29.01.2015 Өстәл теннисы безнең укучыларның иң яратып уйный торган спорт төре. Һәр тәнәфестә бик теләп теннис уйныйбыз.

-
"Безнең Җиңү" акциясе 28.01.2015 27 нче январь Ленинград блокадасы өзелгән көн. Бу көнне искә алып тарих укытучысы Якупова Хәнифә Зиннәт кызы "Ленинград блокадасы" темасына 10 класста тәрбия сәгате үткәрде. 6 класс укучылары герой-пионерлар турында әңгәмә үткәрделәр. Укытучылары Әскәрова Резеда Әхәт кызы презентация күрсәтте.

-
"Безнең Җиңү" акциясе 27.01.2015

Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары укытучылары Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы һәм Камалиева Фирдания Әдһәм кызы белән сугыш ветераны Җамалиева Бибисара апаны онытмыйлар, гел хәлен белеп торалар. Алар Сара апага кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Сара апа аларның килгәнен көтеп тора. Ул укучыларга төпле киңәшләрен бирә.
-
"Туган телем язмышы" атналыгы 26.01.2015

"Туган телем язмышы" атналыгында Казиле башлангыч мәктәбе укытучысы Арсаева Лилия Равил кызы 3-4 класс укучылары белән “Йолдызлы сәгать» бәйгесе уздырды. Укучылар туган тел буенча белемнәрен сынадылар.
-
"Татар теле-туган телем" 24.01.2015 Мөндеш башлангыч мәктәбендә "Туган телем язмышы" атналыгы кысаларында "Татар теле-туган телем" исеме астында мәкальләр әйтешү, бирелгән сүздәге хәрефләрдән яңа сүзләр төзү, табышмаклар әйтешү бәйгесе булды. Бәйгедә дуслык җиңде.

-
Ата-аналар җыелышы. 23.01.2015 22 нче январьда мәктәбебездә ата- аналар җыелышы булды. "Мәктәп укучыларында дәрес хәзерләүгә җаваплы караш формалаштыру” темасына инглиз теле укытучысы Потехина Ләйсән Альбертовна чыгыш ясады. Директор урынбасары Закирова Лилия Әхәтовна I яртыеллык нәтиҗәләренә анализ ясады, III чиректә мәктәп алдында торган бурычлар, максатларга тукталды. Җыелышның икенче өлешендә әти-әниләр класс җыелышларында булдылар. Чыгарылыш класс укучыларының әти-әниләре балаларның имтиханга әзерлек эшләренең торышы, яңалыклар-үзгәрешләр, имтиханнарның якынча даталары белән таныштылар. Алар алдында имтиханнарга әзерләүче укытучылар һәм директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Закирова Л.Ә. чыгыш ясадылар

-
Туган телем-иркә гөлем 22.01.2015

"Туган телем язмышы" атналыгында эшнең үтәлеше буенча китапханәче Сәгъдиева Х.К. башлангыч сыйныф укучылары өчен "Тел дигән дәрья бар" исемле информацион белешмә сәгате үткәрде. Укучылар язучылар иҗатында туган тел темасының яктыртылышы турында фикер алыштылар. "Туган телебезнең язмышы - киләчәк буын кулында. Сез сакласагыз һәм якласагыз , тел югалмас", -диде аларга китапханәче апалары.








