Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 ( 275 ) 276 277 278 279 280 >>
-
Туган телем язмышы 21.01.2015

19 нчы гыйнвардан 23 нче гыйнварга кадәр мәктәптә "Туган телем язмышы" атналыгы игълан ителде. Татар теле , әдәбияты укытучысы Йосыпова Р.К., китапханәче Сәгъдиева Х.К. "Туган телем-иркә гөлем" исемле әдәби чара үткәрделәр. Укучылар белән фикер алышу, татар милли уеннарын уйнау, җырлар җырлау оештырылды.
-
Котлыйбыз! 20.01.2015 Арча муниципаль районы Мәшгульлек үзәге үткәргән "Киләчәккә билет" иншалар конкурсында икенче урын алган 6 класс укучысы Арсаева Чулпанны, 8 класс укучысы Шәяхмәтова Сафияне, 3 нче урын алган 9 класс укучысы Рәхимҗанова Рәзиләне, 8 класс укучысы Гаффарова Әнисәне, 10 класс укучысы Рамазанов Айнурны һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән 8 класс укучысы Хәсәнова Зөлфияне, 10 класс укучысы Рәхмәтуллина Лилияне котлыйбыз! Укучыларны әзерләгән татар теле укытучылары Габдрахманова Н.Ш., Муллагалиева Г.Н. һәм рус теле укытучысы Шакирова Г.К.га рәхмәт белдерәбез.

-
Көрәшчеләрне котлыйбыз! 19.01.2015 16 гыйнварда Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында яшүсмерләр арасында район җитәкчесе призына көрәш буенча ярышлар булды. Ярышлар районның татарча көрәш федерациясе җитәкчесе Ринат Алиев рәислегендә үтте. Көрәшне Фәнис Зарипов, Булат Гәрәев хөкем итте. Келәмдә яшүсмерләрне Рөстәм Габделбәров, Илшат Идиятов, Илнар Сөнгатов көрәштерде. Ярышларда безнең мәктәп укучылары да катнашты. 40 кг.га кадәрле үлчәүдә 5 нче класс укучысы Әлфис Мәннанов икенче урын, 65 кг.га кадәрле үлчәүдә 8 класс укучысы Айнур Бәдретдинов беренче урын алдылар. Җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, республиканың татар—башкорт федерациясе җитәкчесе Равил Хәйруллин котлап, бүләкләр тапшырды.

-
Мәктәп тормышы - "Республика Татарстан" газетасында 17.01.2015

Безнең мәктәп тормышы республика прессасында яктыртылды. “Республика Татарсан” газетасы битләрендә журналист Сергей Семеркинның “О Нижних Метесках помнят и в Малайзии” мәкаләсе басылды. Кызыксынучылар укый аласыз: http://www.rt-online.ru/aticles/rubric-72/10119331/
-
Спортчыларны хөрмәтләү. 16.01.2015 16 гыйнварда Түбән Мәтәскә клубында спортчыларны хөрмәтләү кичәсе булды. 10 класс укучысы Мәтәскә кызы Рәхмәтуллина Лилия 2013 нче елның сентябрендә Алабугада үткән роликлы чаңгы ярышында беренче урынны алды. Ижевск шәһәрендә җиңү яулады. Узган ел декабрьдә Уфада үткән Бөтенроссия ярышында республика командасы составында эстафетада көмеш медаль алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев Лилияне уңышлары белән котлады, бүләк тапшырды, яңа уңышлар теләде. Спорт бәйрәме җыр-биюләр белән дәвам итте. Бәйрәмне Арча телевидениесе төшерде.

-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап. 16.01.2015 Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләүне әзерләү һәм бәйрәм итүне оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. Утырышта чыгыш ясаучы мәктәп директоры Сәгъдиев Т.И., директор урынбасары Муллагалиева Г.Н., “Туган як” музее җитәкчесе Закирова Л.Ә. әзерлек эшләренең торышы, патриотик эш алып бару, Бөек Ватан сугышы белән бәйле истәлекле урыннарны барлау, төзекләндерү, ветераннар белән эшләү турында хисап тоттылар, эш планы үтәлешенә нәтиҗәләр ясадылар.

-
Минем яраткан әнием 15.01.2015 Яңа Кенәр укучылар йорты район күләмендә "Моя любимая мама" рәсемнәр конкурсы үткәрде. Конкурста 2-7 класста укучы 12 катнашты. "Мама дома" номинациясендә 4 класс укучысы Харисов Айбулат 2 нче урын алды.

-
Беркем дә онытылмый, Бернәрсә дә онытылмый! 15.01.2015 Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлне ел әйләнәсе тәртиптә тотуны мәктәп укучылары үзләренең изге бурычлары итеп саныйлар. Укучылар мемориал тактага исемнәре уелган авылдашлары белән кызыксынып, алар турында мәктәп музеенда сакланган мәгълүматлар белән танышып торалар. Бу балаларның патриотик аңнары үсүгә зур ярдәм итә. Бүген 8-9 класс укучылары укытучы Сәгъдиева Халисә Камил кызы җитәкчелегендә һәйкәл тирәсен кардан чистарттылар.

-
Новости ГИА-9 14.01.2015

Для участия в государственной итоговой аттестации за курс основного общего образования (далее - ГИА-9) по учебным предметам, в том числе не включенным в список обязательных, обучающиеся 9-х классов до 1 февраля текущего года подают заявление лично на основании документа, удостоверяющего их личность, с указанием перечня сдаваемых учебных предметов, формы (форм) ГИА, языка, на котором планируют сдать экзамен за курс основного общего образования в текущем году.
-
"Сәламәтлек сукмагы" акциясе 13.01.2015

Бүген мәктәптә "Сәламәтлек сукмагы" акциясе үтте. Соңгы көннәрдә яуган кардан мәктәп тирәсен бергәләп чистарттык.








