Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 ( 273 ) 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Тиздән Җиңү бәйрәме. 12.02.2015

Китапханәче Сәгъдиева Х.К. башлангыч сыйныф укучылары өчен "От Казани до Берлина" исемле документаль фильм күрсәтүне оештырды Укучыларга сугыш китергән зур фаҗигаләрне күрсәтеп, тыныч көннәрнең кадерен белергә өйрәтү максатыннан эшләнде бу чара.
-
Минем яраткан әкият героем. 11.02.2015 Китапханәче Сәгъдиева Халисә Камил кызы 1-5 класс укучылары арасында "Минем яраткан әкият героем" темасына рәсем конкурсы үткәрде. Иң матур рәсемнәр күргәзмәгә куелды.

-
Пробный ЕГЭ по математике 11.02.2015

11 февраля обучающиеся 11 класса приняли участие в пробных экзаменах по математике, организованный на базе МБОУ "АСОШ №2".
-
Концертта булдык! 10.02.2015 Кичә 8-9 класс укучылары Арча мәдәният сараенда Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышын карадылар. Концерт һәркемгә ошады.

-
Татар көрәше 09.02.2015

Мәктәбебездән бер төркем укучылар татарча көрәш буенча "Ак Барс - Агро " җитәкчесе Сәләхов Шәйдулла Имам улы призына көч сынаштылар. Көрәш батырларын Республикада катнашу өчен сайлап алдылар. Безнең мәктәптән 40 кг үлчәмдә 5 нче класс укучысы Мәннанов Әлфис, 70 кг үлчәмдә 10 нчы класс укучысы Лотфуллин Самат III урын яуладылар.
-
Cтудентлар практика уза 07.02.2015

Мәктәптә Арча педагогия көллияте студентлары практика уза. Булачак педагоглар укучыларның мәктәп тормышын күңелле итәргә тырыша, тәнәфес вакытларында да хәрәкәтле уеннар оештырыла.
-
Укучылар ачык күргәзмәдә 06.02.2015

Китапханәче Сәгъдиева Халисә Камилевна Әдәбият елы уңаеннан "Туган ягым син-Арча" исемле күргәзмә оештырды. Ул башлангыч класс укучыларын районыбызның әдәбият -сәнгать өлкәсендәге казанышлары белән таныштырды. Белешмә сәгатендә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар."Китап укуга кызыксыну белем йортында тәрбияләнә, китап-сезнең дустыгыз һәм киңәшчегез",-дип тәмамлады үз чыгышын Халисә Камилевна. Дәрес ахырында укучылар әдәби, белешмә китаплар, журналлар яздырып алырга да онытмадылар.
-
Җиңү бәйрәмен каршылап 05.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, мәктәптә зур эш алып барыла. Күптән түгел генә "Фронттан хат" акциясе игълан ителде. Укучыларыбыз белән һәр атнаны һәйкәл чистартуны гадәткә керттек. Бу атнада бу эшне 8 нче класс укучылары башкарды.
-
Туган көнегез белән! 04.02.2015 Хезмәттәшебез, хөрмәтле укытучыбыз Фазылҗанова Наймә Мәхмүт кызын олы юбилее белән котлыйбыз. Татарстан Республикасының "Мәгарифтәге казанышлары" күкрәк билгесе һәм Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау Грамотасы иясе, югары категорияле информатика һәм физика укытучысы Наймә Мәхмүт кызына нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

-
Котлыйбыз! 03.02.2015 Танылган эшмәкәр һәм спортсмен Фәнил Гарәфиев истәлегенә район күләмендә үткәрелгән пневматик мылтыктан ату ярышында 2 урын алган мәктәп командасын котлыйбыз! Җитәкчеләре Фазылҗанов Гамир Габделхак улына рәхмәт белдерәбез!









