Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 ( 272 ) 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Тел-рухи дөнья көзгесе 21.02.2015 Мөндеш башлангыч мәктәбендә Туган тел көне уңаеннан, "Тел- рухи дөнья көзгесе" исеме астында интеллектуаль уен оештырылды.Укучылар "Тартыклар" һәм "Сузыклар"төркеменә бүленеп, туган телебез турында мәкальләр, шигырьләрнең авторларын һәм исемнәрен әйттеләр, тылсымлы сүзләр кулланып җөмләләр төзеделәр, табышмакларга җавап таптылар. Нәтиҗәдә "Сузыклар" төркеме җиңү яулады.Уен "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

-
Ел укытучысы 20.02.2015

Инглиз теле укытучысы Исмәгыйлева Гүзәл Альбертовна "Ел укытучысы-2015" конкурсында район укытучылары белән көч сынашты. Ул "Иҗади укытучы" номинациясендә җиңү яулады. Без аны шушы уңышы белән котлыйбыз, киләчәктә югары профессиональ баскычларга күтәрелүен телибез.
-
Уңышлар телибез! 19.02.2015

Бүген инглиз теле укытучысы Исмагилова Гүзәл Альберт кызы "Ел укытучысы - 2015" конкурсының муниципаль этабында катнаша. Уңышлар юлдаш булсын сезгә!
-
Укытучылар ярыша. 18.02.2015

Бүген мәктәптә "Ел укытучысы-2015" конкурсының муниципаль этабының беренче туры үтте. Апаз урта мәктәбенең физика укытучысы, Сеҗе төп гомумибелем мәктәбенең химия укытучысы, Шушмабаш урта мәктәбенең физика укытучысы, Утар -Аты төп гомумибелем мәктәбенең татар теле укытучысы ачык дәресләр күрсәттеләр.
-
Биатлон 17.02.2015

Укытучы Фазылҗанов Г.Г. югары класс укучылары белән биатлон ярышы уздырды. Ярышта җиңеп чыгучы командаларга, шәхси беренчелекне алучыларга грамоталар тапшырылды. 19 нчы февральгә хоккей ярышы планлаштырылды.
-
Күңелле стартлар 16.02.2015

"Оборона-масса" айлыгы кысаларында 3-4 нче класс укучылары арасында күңелле стартлар уены үткәрелде. Югары класс укучылары биатлонга хәзерләнә.
-
Күргәзмә. 16.02.2015 Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел булуны каршылап, сугыш чоры балалары турында мәктәп укучылары күп материал тупладылар. Мәктәп залында элеккеге завучыбыз, татар теле укытучысы, сугыш чоры баласы Сафиуллина Фәния Зиатдин кызына багышланган күргәзмә оештырылды.

-
Арча укучылар сараенда 14.02.2015

3 нче класс укучылары Йосыпов Искәндәр һәм Хәйретдинов Адел, 6 нчы класс укучысы Сабиров Алмаз Арча укучылар сараенда Җиңүнең 70 еллыгына оештырылган авиамодельләр очыру конкурсында катнаштылар.
-
"Аҗаган" уеннары башланды. 13.02.2015 Район күләмендә оештырылган "Аҗаган" уеннарының зона ярышлары үтте. Безнең мәктәп командасы ОБЖ укытучысы Фазылҗанов Гамир Габделхак улы җитәкчелегендә Яңа Кырлай мәктәбе базасында ярышта катнашты.

-
«Классный руководитель года» 12.02.2015 11 февраля в школе прошел первый этап муниципального этапа Республиканского конкурса «Учитель года» в номинации «Классный руководитель года». В номинации «Классный час» свое мастерство продемонстрировали учителя Нусинской ООШ и Шушмабашской СОШ.









