Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
21 нче март – Бөтендөнья шигърият көне. 21.03.2019 21 нче март – Бөтендөнья шигърият көне. Бу көнне уздыру карары 1999 нчы елда ЮНЕСКО ассамблеясенең 30 нчы сессиясендә кабул ителә, Шул уңайдан Мөндеш башлангыч мәктәбендә китапханәче Шәмсетдинова Миләүшә тарафыннан «Шигыръят –тылсымлы дөнья» дип аталган кичә уздырылды. Кичәдә мәктәп укучылары Г.Тукай, М.Җәлил, Р.Миңнуллин, Л.Әмирханова, Заһирә Гомәрова, Мәрзия Фәйзуллина иҗат иткән шигырьләрне укыдылар. Шулай ук укытучы Гыйбадулинна Ильмира Габделхак кызы элеккеге елларда Мөндеш башлангыч мәктәбендә белем алган, бүгенге көндә “Безнең гәҗит” газетасы журналисты Мостафина Фәнзиләнең “Сабантуй” газетасында, 4 нче сыйныфта укыганда басылып чыккан шигырьләре белән таныштырды. Бәлки бу чарадан соң каләм тибрәтергә теләге булган укучыларыбызның сәләтләре ачылыр.

-
«Җырлыйбыз да, биибез дә” 20.03.2019 Мөндеш башлангыч мәктәбендә үткән бүгенге чара «Җырлыйбыз да, биибез дә”дип аталды. Бу чарада балалар белән күмәкләп, шулай ук индивидуаль эшләү дә урын алды. Чөнки мәктәбебездә сәнгать сөюче балалар бик күп, араларында матур җырлаучылар, биюгә оста кызлар-малайлар бар. Укытучы Гыйбадулинна И.Г. укучыларны фольклор, халык җырлары, биюләре, уеннары, күнегүләр белән якыннан таныштырды, ә аннары укучылар үзләренең матур, эчтәлекле чыгышлары белән матурлык дөньясына алып кереп киттеләр. Барыбыз да күңелле ял иттек.

-
"Тел - рухи дөнья көзгесе" 20.03.2019 Бездә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланып китте. Камалиева Ф. А. 1-4 сыйныф укучылары арасында "Тел - рухи дөнья көзгесе" дигән темага интеллектуаль викторина үткәрде. "Тартыклар" һэм "Сузыклар" командалары көч сынашты. Уеннарда һәр команда актив катнашты. Уен ахырында иң күп балл жыеп, "Сузыклар" командасы җиңде. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз.

-
“Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!” 19.03.2019 Мөндеш башлангыч мәктәбенлә атналыкның икенче көне татар һәм рус теле фәннәренә багышланды. Чара “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!” дип аталды. Укытучы Алсу Рәис кызы балаларга акыл эшчәнлеге һәм логик фикерләү үсешенә ярдәм итә торган "Акыл-батл" интеллектуаль уены тәкъдим итте. Әлеге бәйгедә укучылар ике командага бүленеп татарча һәм русча сүзтезмәләр төзеделәр, татар тестларын рус теленә тәрҗемә иттеләр,“Рәсем буенча сөйлә”, “Кем дәвам итә?” кебек уеннар аша русча, татарча диалоглар төзеделәр.Соңыннан ике предметтан укучыларның уку тизлекләре тикшерелде. Тел кешене дус итә, Бер-беренә беркетә. Бел, балам, син рус телен Һәм онытма үз телең!

-
Живая классика 19.03.2019

15 марта учащиеся нашей школы Гилязиева Гузель и Гайнетдинов Ильсаф участвовали в районном этапе Всероссийского конкурсе чтецов "Живая классика" и награждены Дипломами.
-
“Төгәл фәннәр патшалыгында” 18.03.2019 Дүшәмбедән Мөндеш башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланып китте. Беренче көн математика фәненә багышланды. Укучылар “Төгәл фәннәр патшалыгында” дигән темага КВНда көч сынаштылар. Әлеге бәйгедә укучылар "Өчпочмаклар" һәм "Квадратлар" командаларына бүленделәр, атмаларны,логик мәсъәләләрне, ребусларны чишүдә, геометрик фигураларны тануда, саннар рәтен тулыландыруда берәүнең дә калышасы килмәде. Укучылар бик актив булдылар,шулай да,"Квадратлар" командасы җиңү яулады. Бәйгене файдалы һәм мавыктыргыч итеп башлангыч сыйныфлар укытучысы Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы үткәрде.

-
"Зарница" 13.03.2019 Район күләмендә үткәрелгән "Зарница"да безнең мәктәп командасы 4 урынга лаек булды. Молодцы!

-
8 нче Март-Халыкара хатын –кызлар көне 09.03.2019 Казиле башлангыч мәктәбендә 8 нче Март-Халыкара хатын –кызлар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе булды.Хөрмәтле әниләребезне,әбиләребезне мәктәпкә чакырдык.Аларга булган хисләребезне шигырьләр, җырлар, биюләр аша җиткердек, үз кулларыбыз белән әзерләгән бүләкләр тапшырдык

-
Бәйрәм белән! 08.03.2019 9-11 класс укучылары арасында бәйрәм бәйгесе үткәрелде. Күптөрле сынауларны җиңеп иң яхшы класс командасы билгеләнде.

-
Ярминкә гөрләде 07.03.2019 Мөндеш башлангыч мәктәбендә, бәйрәм уңаеннан, укучылар һәм укытучылар көче белән ярминкә оештырылды.. Әлеге ярминкәгә һәр сыйныф алдан ук әзерләнде. Анда тегелгән, чигелгән, бәйләнгән, чүкелгән кул эшләре сатылды. Шунысы да отышлы булды,укучылар, әниләр, 8 март бәйрәме уңаеннан, якыннарына бүләк итәр өчен кирәкле әйберләр алды.









