Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар 20.04.2019 Арча шәһренең 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбендә Туган якны өйрəнү буенча «Милли эзләнүләр» проекты астында үтүче «Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар» өченче районкүләм фәнни-гамәли конференциясе узды. Бу чарада Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Фәләхов Ильяс иҗади эшләр номинациясендә 3 нче урын, ә 4 нче сыйныф укучысы Җәләлиева Алинә “Мәктәп тарихында эз калдырган укытучылар” дигән тема буенча уңышлы гына чыгыш ясап актив катнашучы дипломы белән бүләкләнде. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!

-
Без - Тукай варислары 19.04.2019 Бөек татар шагыйре Г.Тукайның 133 еллыгына багышланган "Без - Тукай варислары" исемендәге шигырь укучылар конкурсында катнашып, Мөндеш башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Зиннәтуллина Нурзадә актив катнашучы дипломы белән бүләкләнде.

-
"Урок цифры" по теме "Управление проектами" 19.04.2019

Среди учащихся 7-11 классов было проведено мероприятие "Урок цифры" по теме "Управление проектами". Ребятам рассказали, что такое проектная деятельность, какими признаками обладают проекты и в чем их спецификация в области информационных технологий. Кроме того, обсудили важность роли руководителя команды и познакомились с двумя подходами к управлению проектами: классическим методом "Водопад" и современным подходом "Аджайл" (Agile). Закрепили полученные знания ребята на онлайн тренажёре, виртуально примерив на себя роль рукодителя проекта.
-
Тукайны укыйбыз 18.04.2019 Башлангыч класс укучылары Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку буенча үткәрелгән район күләмендәге ярышта катнаштылар.

-
Котлыйбыз! 16.04.2019 Район күләмендә Лесхоз мәктәбе базасында үткәрелгән туризм ярышында безнең мәктәп командасы беренче урын алып кайтты. Котлыйбыз!

-
“WorldSkills-Казан 2019» 14.04.2019 Казиле башлангыч мәктәбендә “WorldSkills-Казан 2019» темасына класс сәгате уздырылды. Арсаева Л.Р. WorldSkills халыкара хәрәкәте,аның килеп чыгыш тарихы һәм эшче һөнәрләрнең әһәмияте турында сөйләде. Презентация күрсәтелде,уен формасында төрле ярышлар үтте.

-
Тукай укулары 13.04.2019

Республика күләмендә үткәрелгән Тукай укуларының "Мәдрәсәләр тарихы" номинациясендә 1 урынга лаек булган 8 класс укучысы Арсаева Зөһрәне котлыйбыз!
-
Галәм киңлекләре 12.04.2019 Космонавтика көне уңаеннан Мөндеш башлангыч мәктәбендә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен "Галәм киңлекләре" дигән сыйныф сәгате узды. Укучыларны Космосны үзләштерү тарихы һәм беренче космонавтлар белән таныштыру, космонавтика өлкәсендәге казанышлар турындагы белемнәрен арттыру максат итеп куелды. Балаларга презентация күрсәтелде, викторина сорауларына җавап биргәннән соң, укучылар кәгазьдән самолётлар ясадылар. Иң ерак очучы самолёт ясаучы билгеләнде. Мондый чаралар балаларда патриотлык һәм үз илләре белән горурлану хисе тәрбияли.

-
12нче апрель-Космонавтика көне 12.04.2019 12нче апрель - Космонавтика көне уңаеннан Казиле башлангыч мәктәбендә файдалы чара үткәрелде.Космонавтика тарихы турында сөйләнде , презентация күрсәтелде ,”Бала-лар күзлегеннән космос” темасына рәсем конкурсы оештырылды.

-
WorldSkills бөтендөнья чемпионатын каршылап 12.04.2019 10 нчы апрель көнне Д. Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары Камалиева Ф. А., Йосыпова Р. К. Һәм Шиһабиева Л. Р. “Кайсы һөнәр яхшырак?” исеме астында класстан тыш чара үткәрделәр. Бу чара 2019 нчы елның 22-27 августында Казанда үткәреләчәк WorldSkills бөтендөнья чемпионатына багышланды. Әлеге чарага Түбән Мәтәскә авылында туып үскән, хайваннар үрчетү буенча үз эшен башлап җибәргән Сәгъдиев Илнар Фәргать улы да чакырылган иде. Укучыларга WorldSkills хәрәкәте, аның нинди максат белән үткәрелүе турында мәгълүмат бирелде. Чара барышында Илнар Фәргать улы балаларга үзенең эшен кайчан һәм ничек башлап җибәрүе, хайван үрчетү белән шөгыльләнүнең уңай һәм авыр яклары турында сөйләде.









