Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
“Киләчәк синең кулыңда” 10.04.2019 Татарстанда исә 2019 ел "Эшче һөнәрләр елы" буларак узачак. Ни өчен дигәндә, Татарстан командасы WorldSkills илкүләм чемпионатында икенче урынны яулады, ә агымдагы елда исә Дөнья чемпионаты Казанда узачак. "Эшче һөнәрләр елы" яңа технологияләрне һәм һөнәрләрне үзләштерү, предприятиеләр өчен таләп ителгән һөнәрләрне үстерүне күздә тота. Шул уңайдан Мөндеш башлангыч мәктәбендә “WorldSkills Казан-2019- Киләчәк синең кулыңда” дәресе узды. Чемпионатның талисманнары - Алмаз исемле малай һәм Алтын исемле кыз укучыларны вакыт машинасында киләчәккә сәяхәткә алып киттеләр. Бу ике яшь профессионалның, легенда буенча, фәннең, техниканың һәм сәнгатьнең барлык өлкәләрендә дә белмәгәннәре юк һәм алар уңышка ирешер өчен кирәкле барлык күнекмәләргә һәм белемнәргә дә ияләр.Алтын һәм Алмаз үзләренең белгәннәрен укучылар белән дә уртаклаштылар.Талисманнар яшьлекне, осталыкны, интеллектны һәм дуслыкны гәүдәләндерәләр. Алар үзләре үрнәгендә һәм Чемпионатның “Киләчәк синең кулыңда” слоганы белән барлык кешеләрне дә рухландырып торалар.

-
Котлыйбыз! 10.04.2019 Район күләмендә призлы урыннар алып кайткан көрәшче укучыларыбыз Сабиров Алмаз (10 класс), Маннанов Фәнгиз (9класс), Фазылҗанов Әмирне (7 класс) котлыйбыз!

-
“Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” 09.04.2019 Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү – өлкәннәрнең: әти–әниләрнең, укытучыларның һәм шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп бурычларыннан берсе булып тора. Шушы максаттан Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”исемле сыйныфтан тыш чара үтте. Чарада Арча ЮХИДИ хезмәткәре Энҗе Газиз кызы да катнашты. Чараның максаты - балаларга юлда хәвеф–хәтәрсез йөрү кагыйдәләрен төшендерү һәм балалар арасындагы имгәнүләрне кисәтү. Балалар чара барышында үз–үзләрен юлда ничек тотарга кирәклеге, бигрәк тә юлны ничек аркылы чыгарга кирәклеге турында аңлатып сөйләделәр. Инспектор белән әңгәмә барышында балалар үзләре дә юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм барлык сорауларга да актив җавап бирделәр. Ахырдан Энҗе Газизовна балаларга алып килгән бүләкләрен тапшырды.

-
Антинаркотическая акция "Будь готов! Скажи нет!" 07.04.2019

-
“Арча ягы – данлы Тукай ягы” 06.04.2019 Арча балалар сәнгать мәктәбендә Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланган “Арча ягы – данлы Тукай ягы” XIV республика балалар иҗаты конкурс-фестивале үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары да конкурста зур уңышларга иреште: “Курай” номинациясендә кече яшьтәгеләр арасында 2 нче урында Ранис Гыйләҗиев, 3 нче урында Инсаф Габдрахманов, урта яшьтәгеләр арасында 1 нче урында Адел Төхбәтуллин, “Халык уен кораллары” номинациясендә зур яшьтәгеләр арасында 1 нче урында курайчылар дуэты (Айбулат Харисов, Булат Ситтиков). Ә Айбулат Харисов конкурс-фестивальнең Гран-при иясе булды. Җиңүчеләрне һәм укытучылары Харисов Р.Р.ны котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышларына сөенергә язсын!

-
БезТукайны укыйбыз 05.04.2019 Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан “Без Тукайны укыйбыз” дип исемләнгән әдәби марафонга Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары да кушылды. Ул 25 март – 26 апрель көннәрендә үткәрелә. Чараның максаты – шагыйрьнең күпкырлы иҗатын пропагандалау, укучыларны язучының әдәби мирасы белән киңрәк таныштыру һәм иҗади сәләтләрен үстерү. Әдәби марафонда һәркем катнаша ала.

-
“Минем яраткан мизгелем” рәсем бәйгесе 04.04.2019 Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чаралар уздыру планы нигезендә Мөндеш башлангыч мәктәбендә Габдулла Тукайның әсәрләре буенча “Минем яраткан мизгелем” исемле рәсем бәйгесе үтте. Иң яхшы эшләр районкүләменә катнашу өчен тәкъдим ителде.

-
Хәкимов Данис Габделхай улы 03.04.2019 Апрель башы мәктәбебез исемен йөрткән Хәкимов Данис Гаделхәй улының туган көне. Ул 1942 нче елның 1 нче апрелендә (документларда 3.04.) Арча районы Урта Курса авылында туа. 1949 нчы елда беренче класска укырга кереп, Югары Курса җидееллык мәктәбен 1956 нчы елда тәмамлый. Укуын Казанбаш урта мәктәбендә дәвам итә, 1959 нчы елда урта белем турында аттестат ала. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, 1964 нче елда Казан Дәүләт педагогия институтына укырга керә. 1967 нче елың февраль аеннан Күпербаш сигезьеллык мәктәбендә үзенең педагогик эшчәнлеген башлап җибәрә. 1970 нче елда шул ук мәктәптә завуч булып эшли башлый. 1972 нче елдан Күпербаш мәктәбенә директор итеп билгеләнә. 2002 нче елга кадәр ул директор вазифасын башкара. Хәкимов Данис Габделхәй улы 1985 нче елда “РСФСРның мәгариф отличнигы”, 1989 нчы елда “Татарстанның атказанган укытучысы” исеменә, 1987 нче елда “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булды. 1991 нче елдан –“Әйдәп баручы укытучы”. 1987 нче елда Татарстан укытучыларының IV съездында делегат була. Данис Габделхәй улы Түбән Мәтәскә мәктәбе төзелешенә, мәктәпне җиһазлауга зур көч куя. Аның җитәчелегендәге укытучылар һәм укучылар коллективы районда, республикада, Россия күләмендә билгеле. Күп санлы дипломнар, грамоталар - моның ачык мисалы. Тормыш иптәше, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Флера Мидхәт кызы белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Хәкимов Данис Габделхәй улы 2002 нче елдан лаеклы ялда. 2007 нче елда вафат.

-
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме 03.04.2019 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре, дәү әниләре һәм 3нче сыйныф укучылары катнашты.Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Алар “Белем иле”нең «Әлифба», «Азбука», «Математика» тукталышларында булып, төрле биремнәрне башкардылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар алдында тырыш булырга, ялкауланмаска, алдынгылар рәтендә булырга, "2"ле алмаска, "4"-"5"кә генә укырга, Туган илгә хезмәт итәргә сүз бирделәр. Ә без беренче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлап, тагын шундый бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

-
1 нче апрель - халыкара кошлар көне 01.04.2019 Озайтылган кө группасы тәрбиячесе Сәгъдиева Халисә Камилевна "Коәлар - безнең дусларыбыз!" темасынакласстан тыш чара үткәрде.









