Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Отчет концерты 25.03.2019

22 март көнне мәктәп базасында эшләп килүче сәнгать мәктәбе филиалында баян, курай, фортепьяно, вокал белән шөгыльләнүче укучыларның иҗат концерты булды. Әти-әниләр укучылар чыгышыннан бик канәгать калдылар. Җитәкчеләре Чулпан һәм Рәдис Харисовларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.
-
“Эзләнүләр аша камиллеккә” 24.03.2019 23 март көнне Кукмара районы Ядегәр урта мәктәбендә Казан Федераль Университеты белән берлектә Габделхак Каюмов исемендәге “Эзләнүләр аша камиллеккә” III республика күләмендәге фәнни эзләнү укулары булып узды. 8 класс укучысы Арсаева Зөһрә укуларда катнашып, “Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк” номинациясендә III дәрәҗә Дипломга лаек булды. Тарих укытучысы Закирова Л.А. “Дәресләрдән соң мәктәп” номинациясендә III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

-
Ата-аналар җыелышы 23.03.2019 3 чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үткәрелде. Укучыларның язгы каникул чорында иминлеген саклау турында сөйләшү булды.

-
Укытучылар ярыша 23.03.2019 Бүген мәктәптә педагогик хезмәткәрләрнең зона волейбол ярышлары булды. Безнең мәктәпнең кызлар командасы кызу ярышта 2 урынга лаек булды. Беренчелекне Урта Пошалым мәктәбе коллективы алды Котлыйбыз!

-
Сау бул, Әлифба ! 23.03.2019 Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме, Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме! Җир йөзендә кем генә булмасын ,кайда гына эшләмәсен,ул зур дулкынлану белән кулына Әлифба алганын искә төшерә.Чөнки һәркемнең белем иленә аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башлана . Казиле башлангыч мәктәбендә укучы Ренас та укырга,язарга, матур итеп шигырьләр сөйләргә өйрәнде.Аны Беренче җиңүе белән котлыйбыз.

-
Сыерчык оялары әзер! 23.03.2019 Мәктәптә һәр елны "Иң матур сыерчык оясы" конкурсы була. Бу уку елында да укучылар ярышта актив катнаштылар.

-
«Природа в лирике русских поэтов» 22.03.2019 22 марта в рамках недели начальных классов был проведён конкурс чтецов «Природа в лирике русских поэтов», посвященный самому прекрасному на земле - природе. Конкурсанты представили свои любимые стихотворения о природе. Каждый участник постарался передать в своём выступлении всю красоту природы и своё отношение к ней. А главное – каждый участник осознал: о чем бы ни писали в своих стихах русские поэты: о временах года, о музыке и красках наших полей и лесов, о родных просторах – они всегда думали и помнили о главном. Это главное – любовь к родине, бережное отношение к русскому слову и вера в великое будущее русского народа.

-
“Кошлар – безнең дусларыбыз” 22.03.2019 Мөндеш башлангыч мәктәбендә, атналыкка нәтиҗә ясап, “Кошлар – безнең дусларыбыз” исемле экосәгать уздырылды. Кошлар турындагы бик күп табышмаклар ярдәмендә, балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр, эрудит сораулар, игътибарлылыкны үстерүгә караган “Кошлар кайтты”, “Кайсы кош тавышы?” уеннары балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан тәкъдим ителде. Чара яз, кошлар турындагы җырлар белән дә үрелеп барды. Балалар кошлар турында үзләре белгән санамышларны, әйтемнәрне иптәшләренә бик теләп җиткерделәр. Укытучы Рәхмәтуллина А.Р кызы кошлар тормышыннан төрле кызыклы фактлар китерде, укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара “Кошларны рәнҗетмик, аларга җимлекләр элик,оялар ясап куйыйк! “дигән девиз белән тәмамланды.

-
Әлифба бәйрәме 22.03.2019 Кичә мәктәптә 1 класс укучыларының ӘЛИФБА бәйрәме булды.

-
Безнең кызлар лауреат! 22.03.2019 "Без бергә" акциясендә катнашып безнең мәктәпнең биюче кызлары муниципаль этапта лауреат булдылар. Котлыйбыз!









