Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Без- проект эшләре яклыйбыз 18.05.2019 ФДББС таләпләрен тормышка ашыру максатыннан, Мөндеш башлангыч мәктәбендә, 1-4 нче сыйныф укучылары өчен ике көн рәттән эзләнүле-тикшеренүле проект эшләре яклау көннәре үтте. Проект эшләрнең темалары укучыларга төрле фәннәр буенча тәкъдим ителде. Әлеге эшчәнлек укытучы һәм укучыдан зур түземлек, сабырлык, күп вакыт сарыф итүне сорый. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, укучыларга, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, авылыбыз тарихын өйрәнергә, ижади фикер йөртергә кирәк булды. Укучыларның барысы да бу эшне зур кызыксыну белән, тырышып, иҗади якын килеп үтәп чыктылар, куйган максатларына ирештеләр.

-
VII Дөньякүләм # әдәби марафон 15.05.2019 15 нче май көнне, УНИКС концертлар залында #әдәбимарафон проекты финалистларын - татар әдәбиятын сөючеләрне бүләкләү тантанасы булып үтте. Бу чарада Мөндеш башлангыч мәктәбенең укытучылары да теләп катнашты. #әдәбимарафон - һәр кешедә файдалы гадәт - китап уку гадәтен формалаштыра торган проект. 21 көн дәвамында "марафончылар" татар әдәби әсәрләрен укыйлар һәм әлеге укыган әсәрләрдән иң кызыклы өлешләрне үзләренең аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштыра баралар. #әдәбимарафон проекты кешеләрне шулай ук тайм-менеджментка , ягъни көн дә китап укырга вакыт табарга өйрәтә, татарча дөрес сөйләм һәм хатасыз язу күнекмәләрен ныгыта, Татар китапларын укучыларны котларга тантанага бик күп күренекле шәхесләр килде.

-
Ярышта 14.05.2019 Безнең укытучылар командасы район күләмендә үткәрелгән йөгерү ярышларында катнашып кайтты.

-
Музейда 09.05.2019 Башлангыч класс укучылары музейда Бөек Ватан сугышы тарихы белән таныштылар.

-
Митинг 09.05.2019 8 май көнне Түбән Мәтәскә авылы уртасында урнашкан һәйкәл янында митингта булдык. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык.

-
Батырлык дәресе 09.05.2019 Музейда батырлык дәресе.

-
Җиңү кайтавазы мәңгелек 08.05.2019 Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митингта Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары авылыбыз ветераннарын хәтердә барлады, аларның рухын бер минут тынлык белән искә алды. Шушы бер минут эчендә ул каһәрле елларның ачысы-төчесе дә, Җиңү иртәсенең шатлык-куанычы да, толларның авыр язмышы да, әтисез үскән тулы бер буынның балачак истәлекләре дә җанланды. “Ветераннарыбыз саны сирәгәйсә дә, аларның батырлыгы онытылмаска тиеш, аларның исемнәре һәйкәлләргә генә түгел, йөрәкләргә дә уелып язылсын иде”, – бу сүзләрне үз чыгышында җирлек башлыгы Сираҗетдинов Фәргать Гарәфетдин улы яңгыратты. Укучылар җиңү язы бүләк иткән каһарманнарга рәхмәт сүзләрен юллады, алар рухына һәйкәлгә венок салынды.

-
Акция "Чемодан памяти" 08.05.2019 Акция "Чемодан памяти"

-
"Сугыш чоры балалары". Тәрбия дәресе. 08.05.2019 "Сугыш чоры балалары" темасына 7 класста тәрбия дәресе үткәрелде.

-
“Сугыш турында укыйбыз” акциясе 07.05.2019 Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары “Сугыш турында укыйбыз” акциясе кысаларында оештырылган китап укуда актив катнашып, Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәрләрдән өзекләр, шигырьләрне сайлап алып иптәшләренә сәнгатле итеп укып күрсәттеләр.









