Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
“Кошлар – безнең дусларыбыз” 01.04.2021 1 нче апрель-кошлар көне уңаеннан, Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары өчен “Кошлар – безнең дусларыбыз” дигән темага уен-квест уздырылды. Чараның максаты- кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, системалаштыру, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү. Укучылар кошлар турында күп мәгълүмат туплады.

-
"Һади Атласи укулары" 31.03.2021 Бөгелмә шәһәренең 14 номерлы гимназиясендә регионара "Һади Атласи укулары" конференциясе узды. “Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы”на багышланган бу чарада безнең мәктәпнең 7 класс укучысы Сабирова Айгизә катнашты (җитәкчесе Закирова Л.Ә.) Ул “Туган як тарихы” секциясе эшендә чыгыш ясап III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз, Айгизә!

-
“Арча ягы – данлы Тукай ягы” 31.03.2021 Арча балалар сәнгать мәктәбендә Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган “Арча ягы – данлы Тукай ягы” XVI республика балалар иҗаты конкурс-фестивале үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары да конкурста зур уңышларга иреште. “Халык уен кораллары.(Курай)” номинациясендә кече яшьтәгеләр арасында 2 класс укучылары Харисов Алмаз һәм Шәйхетдинов Кәрим 2 дәрәҗә Лауреат, урта яшьтәгеләр арасында 5 класс укучылары Ранис Гыйләҗиев 1 дәрәҗә Лауреат, Инсаф Габдрахманов 2 дәрәҗә Лауреат булдылар. Курайчылар дуэты (Ранис Гыйләҗиев, Инсаф Габдрахманов) 1 дәрәҗә Лауреат булды. Җиңүчеләрне һәм укытучылары Харисов Р.Р.ны котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышларына сөенергә язсын!

-
Мәктәпкә әзерлек төркеме белән эш 30.03.2021 Мөндеш башлангыч мәктәбе укытучысы Гыйбадуллина И.Г. балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән эшне башлап җибәрде. Укытучы балаларның мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсен, интеллектуаль яктан хәтерен, фикер йөртүен, игътибарлылыгын, диалогик сөйләмен ачыклау максатыннан шөгыльне уен рәвешендә оештырды.

-
Волейбол ярышлары 25.03.2021 Укытучылар волейбол ярышларында.

-
“Без бергә” фестивале 24.03.2021 Республикакүләм “Без бергә” халык иҗаты милли балалар фестиваленең муниципаль этабы үтте. Вокал номинациясендә Якупова Розалина I нче дәрәҗә, Зиннатуллина Ләлә, Гилязиева Гүзәл II дәрәҗә лауреат булдылар. Инструменталь ансамль номинациясендә курайчылар дуэты (Гилязиев Рәнис, Габдрахманов Инсаф) I нче дәрәҗә лауреат булды . Котлыйбыз!

-
Поздравляем! 24.03.2021 Ученик 2 класса Гилязутдинов Рамис стал лауреатом 1 степени муниципального этапа Республиканского конкурса выставки-ярмарки декоративно-прикладных изделий "Сувениры России" в номинации "Декоративно-прикладное изделие".

-
"Казан арты" музеенда 23.03.2021

Каникуллар башлану белән 5 класс укучылары Арча шәһәренең иң зур музее "Казан арты"нда булдылар. Арча һәм Арча районы авыллары тарихы белән таныштылар. Безнең як тарихына багышланган экспозицияләрне яратып карадылар. "Сугыш урлаган балачак" күргәзмәсе белән таныштылар. Геройлар һәм халык язучылары аллеяларында булдылар.
-
Каникуллар башланды. "Әлифба" музеенда. 22.03.2021

7 нче сыйныф укучылары җитәкчеләре Шакирова Гүзәлия Камил кызы белән Арча педагогия көллиятендә урнашкан Әлифба музеена экскурсиягә бардылар. Алар музейның оешу тарихы, 1965 нче елдан башлап Әлифба авторлары Вәгыйзов Сәләй Гата улы һәм Вәлитова Рәмзия Гыйлаҗ кызының тормыш юлы, педагогик һәм иҗат эшләре белән, бөтен дөнья халыкларының язу системасы барлыкка килү, аның борынгы вакыттан алып хәзерге көнгә кадәр үсеше белән таныштылар.
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2021 Төрки халыкларның уртак бәйрәме - Нәүрүз җитте. Мәктәп укучылары язны каршылап бәйрәм иттеләр.









