Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Җиңү язын якынайтты, сезнең батырлык! 09.05.2021 Бүген Мөндеш авылында Бөек Ватан сугышында башларын куйган каһарман авылдашлар истәлегенә яңа обелиск ачылу тантанасы узды. Тантанада Арча муниципаль районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Габделгазизов Ильяс Нурсил улы катнашты. Ул тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котлап, үзенең теләкләрен җиткерде. Башлангыч сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән “Җиңү язын якынайтты, сезнең батырлык!”дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә тылда көнне- төнгә ялгап эшләгән, туган илебезнең азатлыгын яклап чыккан олы буын-тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп шигырьләр сөйләнде, җыр җырланды. Сугышта һәлак булганнарны искә алып, обелискка венок куелды һәм бер минут тынлык белән искә алдынды. Мөндеш авылы сугыш чорында яу кырына үзенең 117 дән артык улын озата. Шуларның 69 туган авылына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Тормышның ачысын, авырын күреп үскән ветераннар бүген тормышка шөкер итеп яши. Шушы тыныч тормышта яшәвебез белән без аларга чиксез рәхмәтле. Тагын бик күп Җиңү язларын тыныч тормышта, иминлектә, якыннарыгызның күңел җылысында, мәхәббәтендә каршыларга язсын сезгә,тыл хезмәтчәннәре, газиз әтиләре сугыш кырында ятып калган сугыш чоры балалары!

-
Тантаналы митинг 09.05.2021 Быел илебез халкы 1945 елның Җиңү язын 76нче тапкыр каршылый. Ватаныбызны явыз дошманнан саклап калган батырларның истәлеге йөрәкләрдән мәңге җуелмаячак. Бетмәс-төкәнмәс газап-сыкранулар, авыр югалтулар һәм җимереклекләр белән тулы 1418 көн һәм төн... Әлеге афәт һәр өйгә, гаиләгә кагылган, һәр йөрәктә үзенең эзен калдырган. Бөек Ватан сугышында Җиңү — милли горурлык, хәрби дан һәм илебезнең көч-куәте билгесе. Бәйрәм уңаеннан Түбән Мәтәскә авылы һәйкәле янында митинг булды. Иске Кырлай авыл җирлеге Башлыгы Лотфуллин Ф.Ф., районның яшьләр бүлеге җитәкчесе Габделгазизов И.Н.ветераннарны котлап чыгыш ясадылар. Мәктәп укучылары концерт куйдылар.

-
Җиңү көне 09.05.2021 Җиңү көне – син чәчәкле бәйрәм, Чәчәкләргә төрен, күмел син, Ямансу да, сагышлы да бәйрәм, Башка бәйрәм кебек түгел син. Сагышларың бераз сүрелсен дә, Гел шатлыкка гына әйләнсен, Иле өчен ятып калганнарны Искә ала торган бәйрәм син. Мәктәп укучылары һәм укытучылары Югары Мәтәскә авылы һәйкәле янында митингта катнаштылар.

-
Велопоход выходного дня 07.05.2021 7 мая 2021 г. учащиеся МБОУ "Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова" совершили велопоход выходного дня по маршруту Нижние Метески-Казанбаш-Нижние Метески.

-
"Мин Арча баласы" проекты 05.05.2021 9 класс укучысы Гыйлаҗиева Г. Арча укучылар сарае оештырган "Мин Арча баласы" проектында катнашты. 2021 нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чара Түбән Мәтәскә авылы тарихы турында булды. Проект белән Instagram социаль челтәрендә танышырга булачак.

-
Велотуристлар бездә кунакта 03.05.2021 2021 нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Арча укучылар сарае велотуристлары Минхаиров Ф.Ф. җитәкчелегендә туган ягыбыз авылларына велосәяхәтләр оештыра башлады. Беренче тукталыш - Түбән Мәтәскә авылы. Туристларга тарих укытучысы Закирова Л.Ә. авыл тарихын сөйләде. Авыл зиратындагы XVI гасыр каберташларын, 1942 нче елда авыл аша туган ягына, Балтач ягына, кайтып барышлый үлеп калган солдат каберен зираят кылдылар. Мәктәпнең этнографик музее белән таныштылар.

-
Авыл тарихын өйрәнәбез 30.04.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 5 класс укучылары туган як авыллары тарихын өйрәнә башладылар. 9 класс укучысы Гыйлаҗиева Г. аларга, үзенең проект эшен - Түбән Мәтәскә тарихын сөйләде.
-
Поздравляем! 30.04.2021 Отряд юных инспекторов движения МБОУ "Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова" (руководитель: Тимербаева Лилия Рафильевна) заняла 3 место на районном конкурсе "Лучший отряд ЮИД по итогам 2020-2021 года и лучший руководитель" среди общеобразовательных школ Арского муниципального района Республики Татарстан. Молодцы!!! Поздравляем!!!

-
“Без-Тукайлы халык” районара яшь иҗатчылар бәйгесе. 28.04.2021 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында “Без-Тукайлы халык” исемле иҗади эшләр конкурсы оештырылды. Бәйгедә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары “Гаилә ядкәре” номинациясендә катнашып Сираҗетдинова Лиана 3 урын яулады, Хәйретдинов Айзат актив катнашучы дипломы белән бүләкләнде.

-
Туган тел көне 27.04.2021 26 нчы апрель-сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Бүген бөтен татар дөньясы шагыйрьнең 135 еллыгын билгеләп үтә.Еллар узган саен,Тукай якыная гына бара.Шул уңайдан Казиле башлангыч мәктәбендә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби викторина , шигырь конкурсы үткәрелде.









