Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Аҗаган" 18.03.2021 "Аҗаган" уеннарының зона ярышларында уңышлы чыгыш ясаган мәктәп командасын котлыйбыз!

-
Нәҗибә Сафина бездә кунакта 18.03.2021 Казиле башлангыч мәктәбендә күренекле татар шагыйрәсе,журналист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Нәҗибә Сафина белән очрашу булды. Очрашу бик җанлы үтте.Кичә барышында укучылар аның ” Кош теле”, ”Мәче фәлсәфәсе”, Аккош күле”,Камка һәм яфрак капка” китапларыннан шигырьләр,өзекләр укыдылар. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан туган тел,милләт язмышы турында әңгәмәдә укучылар бик теләп катнаштылар.Кичә ахырында Нәҗибә апа Казиле укучыларына багышлап язган “Милләтемнең терәге” шигырен укыды. Авыл мәктәбе.Өч бала. Өмет тулы күзләре. Язгы бөреләр шикелле Телләрендә сүзләре. Шигъри сүзләр коелалар, Җаннарыннан моң ага. Ишетелеп тора ,чынлап , Йөрәкләр ничек кага. Очрашу “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

-
Общешкольный диктант на английском языке 17.03.2021

С 9-13 марта учитель английского языка провёл общешкольный диктант на английском языке "Just a dictation". Основной целью диктанта является анализ уровня владения английским языком, а также поддержание мотивации обучающихся общеобразовательных организаций к активному изучению английского языка, формированию речевой этики обучающихся.
-
Урок по сборке и программированию роботов 16.03.2021 В рамках реализации проекта «Роботы из Village» Всероссийского конкурса молодежных проектов среди физических лиц в 2020 году команда проекта под руководством Хабибуллина Фаниля Фаргатовича, доцента кафедры «Машиноведение и инженерная графика» Казанского национального исследовательского технического университета им. А.Н. Туполева–КАИ провела уроки по сборке и программированию роботов.

-
"Шигырь сөйлим Туган телемдә" 15.03.2021 Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш - көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Халыкара Туган тел елы уңаеннан, 6 нчы сыйныф укучылары "Шигырь сөйлим Туган телемдә" - дигән чара уздырдылар. Үз телемдә шигырь укыйм, Үз телемдә сөйли алам. Туган җирем, туган илем, Мин бит синнән илһам алам.

-
“Халкыбызның милли бизәкләре” 13.03.2021 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары “Халкыбызның милли бизәкләре” дип аталган сыйныф сәгатендә татар милли кием үрнәкләре, бизәнү әйберләре, аларның килеп чыгышы, кулланылышы турында мәгълүмат алдылар, милли кием, милли бизәк төрләре турында белемнәрнен арттырдылар. Экрандагы презентация слайдларыннан күреп укучылар милли бизәкләрнең ниләр аңлатуы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр, һәрбер мәгълүматны зур кызыксыну белән тыңладылар. Әлеге уткәрелгән тәрбия чарасы яшь буынны тәрбияләүдә, татар халкының мәдәни жәүһәрләрен үзләштерүдә ныклы нигез булыр һәм укучыларыбыз тәрбияле, югары әхлаклы, татар милләтенең таяначы булып үсәрләр дип ышанасы килә.

-
"Арча йолдызлары" конкурсы 13.03.2021 Арчада "Арча йолдызлары" конкурсының Гала-концерты булды.Безнең мəктəптəн Якупова Розалина белəн Зиннатуллина Лəлə лауреат исеменə лаек булдылар.Якупова Розалина Биектауда узачак "Созвездие-Йолдызлык" конкурсының зона турына барачак.

-
“Милли почмак” күргәзмәсе 12.03.2021

Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2Г, 3Г сыйныф укучылары “Мөндеш балалар бакчасы”ның “Милли почмак” күргәзмәсендә экскурсиядә булдылар. Укучылар борынгы заманда кулланышта булган савыт-саба, эш кораллары, көнкүреш кирәк-яраклары экспонатлары белән таныштылар. Хөсәенова Гөлшат Фердинант кызы күргәзмә экспонатларының тупланышы, аларны куллану үзенчәлеге турында сөйләде. Күргәзмәдәге татар халык киемнәре укучыларда зур кызыксыну уятты. Укытучы Рәхмәтуллина Алсу Рәис кызы экспонатларның кулланышы турында халык авыз иҗатыннан мисаллар китерде.
-
"Газиз туган телем" 11.03.2021

4Г класс укучылары белән "Газиз туган телем" темасына класс сәгате уздырылды. Класс сәгатенең төп максаты-ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, туган телне сакларга, якларга кирәклекне төшендерү. Чөнки һәр нәрсәнең башлангычы булып ана теле тора. Класс сәгатендә туган тел турында шигырьләр, мәкальләр, табышмаклар искә төшерелде.
-
Кошларны каршы алабыз 10.03.2021 Сагындырып, ялындырып, табигатькә яз килә.Тиздән карлар эреп, гөрләвекләр агар, өй кыекларыннан тамчылар тамар. Яз җитү хәбәрен безгә туган якларына ашкынып кайткан кара каргалар, сыерчык-тургайлар да җиткерә. Без, Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары, аларны каршы алырга әзерләнәбез.”Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз” дигән темага үткәрелгән тәрбия сәгате моңа ачык мисал. Канатлы дусларыбызга җимлекләр, сыерчык оялары ясау матур гадәтләрнең берсе. Сыйныфтагы 3 малай, әтиләре белән бергәләп, барлык таләпләргә туры килерлек итеп кош оялары ясап алып килделәр. Кош оясына урыннар билгеләп, район буенча үткәрелгән бәйгегә җибәрәчәкбез. Ясаган, элгән йортларыбызда кошлар өздереп сайрый-сайрый оя корсын да, балалар чыгарсыннар.









