Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Җәяүле поход 28.05.2021

5 класс укучылары Казиле авылына җәяүле походка бардылар. Казиле авылы - борынгы авыл. Анда укучылар 122 еллык таш мәчет бинасы белән таныштылар. Татарстан тарихи-мәдәни истәлекләр исемлегенә кертелгән мәдрәсә бинасын карадылар.
-
Котлыйбыз! 24.05.2021 "Ил тарихында минем гаилә" республикакүләм эзләнү эшләре конкурсында 1 дәрәҗә лауреат булган 5 класс укучысы Зарипова Ә.не котлыйбыз!

-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 22.05.2021 22 май көнне 9 класста укучы 22 укучы өчен һәм 11 класста укучы 2 укучы өчен Соңгы кыңгырау шалтырады. Чыгарылыш класс укучылары барысы да имтиханнарга кертелде. Укытучылар, әти-әниләр матур теләкләрен җиткерде.

-
Татар халкының борынгы уен-йолалары 21.05.2021

Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары белән саф һавада татар халык уеннары уйнадык. Татар халкының борынгы уен-йолалары искә төшерелде. Балалар "Йөзек салыш", "Түбәтәй" , "Кәрия-Зәкәрия", "Капка" уеннарын бик яратып, кызыксынып уйнадылар. Чынлап та татар халкының уеннары әдәп-әхлак, милли тәрбия бирүгә, баланың тел байлыгын баетуга корылган.
-
Тәрбия сәгате 21.05.2021 Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Алар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Бүген 2 нче сыйныф укучылары бик яратып татар халык уеннарын уйнадылар.

-
Котлыйбыз! 20.05.2021 Кәче авылында үткәрелгән район көрәш ярышында 2 урын алган 2 класс укучысы Фазылҗанов Айзатны котлыйбыз!

-
Татар халык авыз иҗаты. 20.05.2021 8 нче класс укучылары татар халык авыз иҗаты белән таныштылар.

-
Сәламәтлек көне 19.05.2021 19 май көнне мәктәптә сәламәтлек көне үтте. Укучылар ачык һавада төрле уеннар уйнадылар,ярыштылар.

-
"Татарстан дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле" 15.05.2021 Төрле милләт кешеләренә карата дуслык, хөрмәт хисләре нәселдән килми, аны һәр буында өр яңадан тәрбияләргә кирәк, бу сыйфатларны ни кадәр иртәрәк формалаштыра башласаң, шул кадәр әһәмиятлерәк. Халыкара Туган тел елы уңаеннан, Г.Ф. Саттарова 6 нчы сыйныф укучыларына "Татарстан дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле" дигән темага тәрбия сәгате уздырды.

-
«Милли эзләнүләр» районара фәнни - гамәли конференция җиңүчеләре 14.05.2021 2020-2021 нче уку елы планы нигезендә сәләтле балаларны ачыклау, укучыларны эзләнү эшләренә тарту, укытучыларны фәнни эшләргә җәлеп итү, татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, пропагандалау максатыннан 2021 елның 14 маенда Арча шәһәре 3 номерлы башлангыч мәктәбендә Туган якны өйрəнү буенча «Милли эзләнүләр» проекты астында үтүче Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган укучылар һәм укытучыларың “Туган телемнең серләрен ачам” районара фәнни - гамәли конференциясенең финалы узды. Әлеге конференциядә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Гыйльметдинова Азалия “Сайра сандугач” секциясендә катнашып 3 урынга (җитәкчесе Гыйбадуллина И.Г) , 2 нче сыйныф укучысы Туюрова Айлинә Әбиемнең серле сандыгы” секциясендә чыгыш ясап 3 урынга лаек булды (җитәкчесе Рәхмәтуллина А.Р). Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!









