Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
XI Халыкара мәктәп укытучылары фестивале 20.08.2021 17-19 нчы август көннәрендә Алабуга шәһәрендә XI Халыкара мәктәп укытучылары фестивале узды. Ул 2021 нче ел – Фән һәм технологияләр, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелде. Бу фестивальдә Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Наилә Шайнур кызы да катнашты. Фестивальнең программасы бик бай һәм төрле юнәлешләр буенча төзелгән иде. Укытучыларга бик күп мастер-классларда катнашу мөмкинлеге бирелде.

-
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе 12.08.2021 Яңа уку елы алдыннан, Татарстан Республикасы Президенты, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлеге инициативасы белән, республикада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе уза. Акция аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләргә, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, инвалид балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. 12 нче августта Д.Г. Хакимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе үтте. Арча муниципаль районы "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесе җитәкчесе Мухамадияров Рамил Данил улы беренче сыйныфка баручы укучыларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.

-
Чыгарылыш кичәсе 24.06.2021 Дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы үткән 9 һәм 11 класс укучыларына аттестат тапшыру тантанасы булып үтте. Администрация, укытучылар һәм әти-әниләр мәктәп тәмамлаучы укучыларны котлап изге теләкләрен әйттеләр. 9 класс укучыларына - Гыйлаҗиева Г.Х., Нәбиуллина Ә.Р., Хөсәенов Ә.И. ка аерым төрдәге (кызыл) аттестат тапшырылды. 11 класс укучысы Гатиатуллина А. мәктәпне "5" билгеләренә тәмамлады, медаль белән бүләкләнде.

-
Алдынгылар слеты 19.06.2021 Арча шәһәрендә 2020-2021 нче уку елы нәтиҗәләре буенча алдынгы укучыларны һәм укытучыларны хөрмәтләү слеты булды. Безнең мәктәптән 9 класс укучысы Гыйлаҗиева Г., 11 класс укучысы Гатиятуллина А. мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадалары республика призерлары буларак бүләкләнделәр. Шулай ук, "Илһам" бәйгесе призеры, 5 класс укучысы Габдрахманов И. та бүләкләнде. Алдынгы укучыларны укыткан укытучылар - Төхбәтуллина Л.Х.һәм Габдрахманова Н.Ш.га истәлекле бүләк тапшырылды.

-
Пришкольный лагерь 10.06.2021 Учащиеся школьного лагеря "Кояшкай',посетили действующий родник "Шакмр Чишмэсе". Навели порядок, полили цветы и напились кристальной водицы. Поиграли в разные игры, сделали фото на память и вернулись в школу. Детям очень понравилась эта экскурсия, и многие ребята обещали сюда вернуться с детьми.

-
Ял итәбез 09.06.2021 Укытучылар һәм техник хезмәткәрләр Казан шәһәрендә Тинчурин исемендәге театрда "Күрәсем килгән иде..." спектаклен карап, ял итеп кайттылар.

-
День рождение А.С.Пушкина 06.06.2021 6 июня в России отмечается день рождение А.С.Пушкина. Литературное творчество А.С.Пушкина сопровождает нас на протяжении всей жизни. Сейчас пушкинский день в нашей стране отмечается ежегодно. В нашей школе тоже не оставили без внимания такой замечательный день. Ведь с произведениями Пушкина дети знакомятся с малых лет.

-
Арча буйлап сәяхәт 30.05.2021 6 нчы сыйныф укучылары "Әдәбият һәм сәнгать " музеенда кунакта булып, Казан су паркында ял итеп кайттылар.

-
Арча буйлап сәяхәт 29.05.2021

Казиле башлангыч мәктәбе укучылары белән Арча шәһәре буйлап экскурсия оештырылды. Алар ”Казан арты”тарих - этнография музеенда булдылар. Татар халкының үткәнен, тарихын чагылдырган бик күп мәгълүмат тупладылар. Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган күргәзмә карадылар. Җиңү паркында булдылар,ял иттеләр. Сәяхәттән бик канәгать булып кайттылар.
-
Тукай эзләре буйлап... 28.05.2021 Габдулла Тукай.... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала...? Юктыр. Шагыйрь турында белемнәребезне тагын да тирәнәйтү максатыннан бүген без, 2нче һәм 3 нче сыйныф укучылары, Тукай эзләре буйлап зур сәяхәттә булып кайттык. Сәяхәтебезне, бу җиһанга бөек шагыребезне бүләк иткән, Тукаебыз тәүге тапкыр аваз салган, Кушлавыч авылыннан башладык. Безне анда Тукаевлар музей–йортының мөдире Ләйлә Мөнир кызы Мөхәммәтшина бик җылы каршы алды. Ул булачак шагыйрьнең балачагы турында сөйләде, аның шактый гына авыр тормыш юлы белән таныштырды . Күп кенә яңа мәгълүмат алып чыктык бу музей-йортыннан. Шагыйрь туган нигезне күрдек, ул эчкән чишмәдән су алып эчтек. Сәфәребезне Яңа Кырлай авылында дәвам иттек. Габдулла Тукайның дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы территориясендә,Тукай музеенда булдык. Сәгъди абзый йортында кунак булдык.









