Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
“Туган як” түгәрәге 01.02.2021

Бүген “Туган як” түгәрәгенә йөрүче укучылар, “Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан мәктәпнең элеккеге татар теле укытучылары белән танышуны башлап җибәрделәр. Күпербаш мәктәбендә сугыштан соңгы чорда татар теле укытучысы булып Фазылҗанов Габделхак Фазылҗан улы эшләгән. Ул “Әдәбият” түгәрәге дә оештырган. Укучылар иҗатын “Әдәби альманах” исеме астында китапчык итеп ясаган. Бу китапчык 1953-1954 нче уку елында тупланган. Альманах белән тулырак мәктәп музее сайтында танышырга мөмкин. ССЫЛКА: https://nmsosh.wixsite.com/meteskimuzei/kopiya-m-kt-p-ya-alyklary
-
Китапханәдә күргәзмә 29.01.2021 Китапханәдә Халыкара туган тел елына багышланган «Туган телем - күңел теле " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Туган тел-ул үткән һәм киләчәк арасындагы бәйләнеш. Без анда балачактан ук сөйләшәбез. Балачакта ук Туган тел безгә дөньяны танып белергә ярдәм итә. Телсез җәмгыять яши һәм үсә алмый, чөнки ул кешеләргә фикер алышырга, үз хисләрен белдерергә, рухи кыйммәтләр тудырырга ярдәм итә. Тел-халык характеры, аның хәтер тарихы һәм рухи көче. Анда халыкның гореф-гадәтләре, көнкүреше, акылы, тәҗрибәсе һәм матурлыгы чагылдырыла.

-
Круглый стол 29.01.2021

Тимербаева Л.Р., учитель искусства МБОУ "Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г. Хакимова" Арского МР РТ приняла участие в круглом столе "Обучение и воспитание детей на основе историко-культурных традиций народов Республики Татарстана" ГАОУ ДПО"Институт развития образования РТ" совместно с МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ
-
Бәйге җиңүчеләре 29.01.2021 Арча шәһәренең ЮХИДИ бүлекчәсе социаль челтәрдә даими рәвештә бәйгеләр үткәреп тора.«Юл йөрү кагыйдәләрен үтә!”исемле рәсемнәргә шигырь язу бәйгесендә катнашып, Мөндеш башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Фәләхов Ильяс 1 нче урын, 1 нче сыйныф укучысы Сираҗетдинова Лиана җиңүче дипломнары, бүләкләргә ия булдылар. Укучыларны бүләкләү тантанасынада ЮХИДИ хезмәткәре Энҗе Газизовна катнашты. Ул укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча үзенең киңәшләрен бирде, юлда хәвефсез йөрү кагыйдәләре турында сөйләде, яктылык кайтаргыч беләзек һәм тасмаларны кулланырга киңәш итте.

-
"Юлда булсаң - имин бул!" 28.01.2021

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү- өлкәннәрнең, әти-әниләрнең, укытучыларның һәм шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп бурычларының берсе булып тора. Бүген, 28 нче гыйнвар көнне, Д. Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә 3-4 класс укучылары өчен "Юлда булсаң - имин бул!" дип исемләнгән чара уздырылды. Бу чараның төп максаты - балаларга юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрү, светофор төсләренә карап ничек дөрес хәрәкәт итүләрен ачыклау, игътибарлыкны арттыру, юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү иде. Әлеге чарага Арча шәһәреннән ЮХИДИ хезмәткәре Энже Газизовна да килгән иде. Ул үз чиратында, юлларда йөргәндә күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен саклык инструктажы үткәрде һәм балаларның сорауларына җавап бирде. Әңгәмә ахырында балаларга юл йөрү кагыйдәләре җыентыгын һәм яктылык кайтаручы элементын тапшырды. Алга таба да ГИБДД инспекторы белән аралашып, күрешеп тору безнең укучыларыбыз өчен бик файдалы булыр дип ышанып калабыз!
-
Ленинград блокадасы өзелү көнен искә алабыз 27.01.2021

27 гыйнварда без Ленинград блокадасы өзелү көнен искә алабыз. Ленинград шәһәренең ике ел ярым чолганышта яшәве - Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң аянычлы көннәр. 5, 7 классларда класс җитәкчеләре Закирова Л.Ә., Шакирова Г.К. истәлекле көн турында класс сәгате үткәрделәр. Ленинградны саклаучылар, "тормыш юлы", "блокада икмәге" турында искә төшерделәр.
-
Өлкәннәргә хөрмәт 27.01.2021

Укучыларда өлкән буын кешеләренә карата миһербанлылык, хөрмәт, ихтирам, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү максатыннан, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар озак еллар мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләп, лаеклы ялга чыккан, олы яшьтәге Зәйнәп апаның өендә булып, хәлен белеп кайттылар.
-
"Әй син, телем, туган телем" 26.01.2021 Татарстанда 2021 нче ел Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан, мәктәпләрдә дә төрле чаралар үткәрелә башлады. Бүген 4а классы укучылары белән "Әй син, телем,туган телем" дигән темага класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчесе Йосыпова Р. К. укучыларны туган телебез, аның әһәмияте турында язылган бөек шәхесләребезнең сүзләре белән таныштырды. Мәкальләр аша укучыларга телебезнең бай, матур булуы әйтеп үтелде. Телебезне саклау өчен без нинди өлеш кертә алуыбыз әйтеп үтелде, тел турында язылган шигырьләр искә төшерелде.

-
"Ел укытучысы" конкурсы
25.01.2021
Мәктәптә "Ел укытучысы-2021" бәйгесенең зона этабы үтте. Ташкичү, Кенәр, Кушлавыч, Казанбаш мәктәпләреннән килгән конкурсантлар дәрес һәм мастер-класс күрсәтте.
- Поздравляем! 23.01.2021 Ученица 2 класса, Якупова Розалина, стала лауреатом I Республиканского конкурса детского творчества "Новогодняя звезда" в номинации "Вокал-соло". Руководитель: Харисова Ч. Ф.








