МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 42 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Тәҗрибәләр үткәрәбез. 01.05.2016

Тәрбиячеләр табигать почмакларындагы "бакча"ларда күп төрле усентеләр үстерәләр, шул рәвешле балалар белән табигатьтәге үзгәрешләрне даими күзәтеп, өйрәнеп баралар.
-
Өмә.
30.04.2016
29 апрель көнне балалар бакчасы коллективы юл буена агачлар агарту өмәсенә чыктылар.
-
Карга боткасы. 29.04.2016

Бүген балалар бакчасында татар халкының мәҗүси бәйрәмнәре белән таныштыру, халкыбызның борынгы йола-бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү, уеннар, такмазалар аша сөйләм үстерү максатыннан карга боткасы үткәрделәр.
-
Юбилей!!! 26.04.2016

Кичә, 25 апрель көнне бакчабызда озак еллар пешекче булып эшләүче Тәнзилә Әбүләес кызы Зәкиеваның 55 яшьлек олы юбилее булды. Аны бу уңайдан чын күңелебездән тәбрик итәбез, аңа киләчәк тормышында ныклы сәламәтлек, балаларының, оныкларының игелекләрен күреп, җан тынычлыгы белән, байлыкта, муллыкта, шатланып гомер кичерүен телибез.
-
Рәсем ясарга яратабыз. 25.04.2016

Мәктәпкә әзерлек төркемендә Г.Тукайның 130 еллыгына багышлап, шагыйрьнең әкиятләренә, шигырьләренә рәсем конкурсы оештырылды.
-
Тукайны яратабыз. 25.04.2016

Балалар Габдулла Тукайның иҗатын бик яраталар. Тәрбияче апалары оештырган Тукай китаплары күргәзмәсе балаларда туган телләренә хөрмәт, горурлану хисләре тәрбияләр дип ышанабыз.
-
Тукай безнең күңелләрдә. 20.04.2016

20 апрельдә балалар бакчасында Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм иртәсе булды. Бәйрәмнең максаты: шагыйрьнең шигырьләре, әкиятләре аша балаларда шәфкатьлелек, кешелеклелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисләре тәрбияләү.
-
Ата-аналар җыелышы 19.04.2016

19 апрель көнне Яңа Әлем мәдәният йортында гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта янгын сүндерүу частогыннан Ленар Хабибуллин, эчке эшләр бүлегеннән өлкән инспектор Ания Ахунова, социаль яклау бүлегеннән педагог-психолог, мәктәп директоры Даниял Гарипов, ветераннар советы җитәкчесе Тәхия Усманова һ.б. чыгышлары тыңланды.
-
Рус теле атналыгы.
12.04.2016
11 апрельдән Яңа Әлем балалар бакчасында рус теле атналыгы башлана. Атна дәвамында мөдир тарафыннан төркемнәрдә рус теле эшчәнлекләрен карау; хороводлы уеннар өйрәнү, тәрбиячнләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештыру, Балаларның яраткан мультфильм геройлары" ата-аналарның рәсем конкурсы, бармак уеннары, бармак театры көне үткәрү, "Рус халык әкиятләре геройлары" тозлы камырдан ясалган фигуралар конкурсы үткәрү планлаштаралган.
-
Ачык эшчәнлек. 08.04.2016

Бүген Яңа Әлем балалар бакчасында тәрбиячеләр Р.Х. Әгъләмова, Л.Р. Максутова уртанчылар төркеме балалары белән ата-аналарга ачык эшчәнлекләр күрсәттеләр.
















