МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 42 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Ел тәрбиячесе - 2017" 20.02.2017

"Ел тәрбиячесе - 2017" конкурсында 3 урын алган тәрбиячебез Максутова Л.Р. "Умырзая" балалар бакчасы базасында узган зона ярышында катнашты. Мөслим, Сарман, Актаныш, Минзәлә районнарыннан килгән 12 тәрбияче белем бирү эшчәнлекләре күрсәттеләр, презентацияләр якладылар.
-
Гаилә бәйрәме. 18.02.2017

18 февраль көнне Яңа Әлем мәдәният йортында мәктәпкә әзерлек һәм уртанчы - зурлар төркемнәре балалары һәм әти-әниләре катнашында "Гаилә бәйрәме" узды. Балалар әти-әниләренә шигырьләрен, җыр-биюләрен бүләк иттеләр, әти-әниләргә төрле уен-ярышлар оештырылды.
-
Күргәзмә. 17.02.2017

2 кечкенәләр төркеме 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә әтиләрнең кул эшләреннән күргәзмә ясады. Тема: Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү.
-
"Йолдызлык - 2017" 16.02.2017

"Йолдызлык - 2017" бәйгесенең муниципаль этабы төгәлләнде. Безнең балалар бакчасы мактаулы 2 урынга лаек булды. Афәрин! Балаларга һәм апаларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
-
Муса Җәлил - герой шагыйрь. 15.02.2017

Бүген Муса Җәлилнең тууына 111ел. Шул уңайдан тәрбиячеләр балаларны аның биографиясе, шигырьләре белән таныштырдылар, Муса Җәлилгә багышланган ширмалар ясап куйдылар.
-
"Йолдызлык - 2017" 13.02.2017

Актаныш муниципаль районы мәдәният сараенда үткәрелгән "Йолдызлык - 2017" конкурсының сайлап алу турында безнең балалар бакчасыннан балалар күмәк татар биюе, "Маша и медведь" эстрада биюе, конферанслар чыгышы, Сарварова Асылъярның ялгыз җыры белән катнаштылар.
-
"Йолдызлык - 2017"
03.02.2017
Бүген Яңа Әлем мәдәният йортында "Йолдызлык -2017" конкурсының 1 туры булып үтте.
-
Котлыйбыз! 01.02.2017

Бүген бакчабызда хуҗалык мөдире булып эшләүче Резида Мирзариф кызы Ситдикованың олы юбилее - 55 яше. Аны бу бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаиләсенә тигезлек, бәхетле озын гомер телибез!
-
Рәсем эшчәнлеге. 30.01.2017

Рәсем ясау - балаларның яраткан шөгыльләренең берсе. Рәсем ясау балаларның вак моторикасын үстерә, иҗади күзаллауларын арттыра.
-
Театр тәрбияли. 27.01.2017

Театр уеннары балаларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерә, бер-берсе, һәм өлкәннәр белән аралашырга өйрәтә, мәрхәмәтлелек, игелеклелек хисләре тәрбияли. Балалар бакчасында тәрбия процессында театр уеннары киң кулланыла.
















