МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 42 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Экскурсия. 28.09.2016

Мәктәпкә әзерлек, зурлар төркеме балалары бүген көзге урманга экскурсиягә бардылар. Көзге табигатьнең матурлыгына сокланып, хәрәкәтле уеннар уйнап, рәхәтләнеп күңел ачып кайттылар.
-
Медосмотр. 14.09.2016

Бакчабызга Актаныш район хастаханәсеннән табиплар килеп, балаларның сәламәтлек торышларын тикшереп, Манту пробасы куеп киттеләр.
-
Кагыйдәләрне яхшы бел! 02.09.2016

Бүген балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча чара үткәрелде. Анда ЮХИДИ фонды директоры Рәсимә Заһит кызы Сәетова, телевидение хезмәткәрләре чакырулы иде. Рәсимә Заһит кызы балаларга һәм бакчага бик күп файдалы методик әсбаплар тапшырды.
-
Белем бәйрәме. 01.09.2016

Бүген бакчабызда белем бәйрәме. Яңа уку елында балаларга, ата-аналарга, тәрбиячеләргә уңышлар, яңадан-яңа үрләргә ирешүләрен теләп калабыз. Бәйрәм белән барыгызны да!
-
Чәчәк бәйрәме. 29.08.2016

Бүген без район үзәгендә үткән чәчәк бәйрәмендә Габдулла Тукайның "Кисекбаш" әсәренә иллюстрация белән катнаштык һәм мактаулы 2 урынга лаек булдык. "Өй алдыбыз - гөлбакча 2016" чәчәклекләр конкурсында да 2 урын безнеке!
-
Әзерлек эшләре. 27.08.2016

Бу көннәрдә бакча хезмәткәрләре 29 августта булачак чәчәк бәйрәменә әзерлек эшләре алып баралар.
-
Амбар алдында. 08.08.2016

Бакча хезмәткәрләре төп эшләреннән тыш "Башак" ҖЧҖ енә дә булышырга өлгерәләр. Бу көннәрдә кызларыбыз амбар алдында ашлык иләү, амбар алдын себерү-чистарту эшләрендә катанашалар.
-
Комлыкта уйныйбыз. 25.07.2016

Балалар комлыкта уйнарга бик яраталар. Комлыкта балалар бер-берсе белән аралашырга, килешеп, бүлешеп уйнрага өйрәнәләр. Кайнар ком сәламәтлекләре өчен дә бик файдалы.
-
Чия җыябыз. 22.07.2016

Бу көннәрдә кызларыбыз бакча территориясендә чия җыю белән шөгыльләнәләр. Чияне кыш көне балаларга компотка салып бирәбез, тәмле дә, файдалы да.
-
Яшелчәләр кайда үсә? 20.07.2016

Бакчабызның тәҗрибә участогында тәрбиячеләр балалар белән берлектә төрле яшелчә культуралары үстерәләр. Балалар кечкенәдән үк яшелчәләрнең өстәлгә кайдан килгәнлеген белеп, аларны үстерү серләренә төшенеп үсәләр.
















