МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 42 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Чәчәк үсентеләре үстерәбез. 04.04.2017

Җәйге сезонга әзерлек башланды. Балалар бакчасы участогына утыртырга чәчәк үсентеләре үстерәбез.
-
Табигать уяна. 01.04.2017

Тәрбиячеләрнең тәрәзә төпләрендәге "тәҗрибә участоклары" гөрләп үсә. Урамда кар булуга карамастан, балалар табигать уянганын күзәтеп хозурлана.
-
Нәүрүз бәйрәме. 24.03.2017

Бүген балалар бакчсында "Теремкәй" уртанчылар- зурлар төркеме балалары "Нәүрүз" бәйрәмен билгеләп үттеләр. Башка төркем балалары рәхәтләнеп тамаша карады.
-
Сертотмас үрдәк. 22.03.2017

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әти-әниләр игътибарына "Сертотмас үрдәк" әкиятен тәкъдим иттеләр, Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр.
-
Тәрбиячеләр киңәшмәсе. 21.03.2017

Бүген балалар бакчасыда район тәрбиячеләр киңәшмәсе булды. Ясле төркемендә Л.Максутова, 2 кечкенәләр төркемендә А. Идрисова ачык шөгыль күрсәттеләр, мәктәпкә әзерлек балалары "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерделәр (тәрбиячеләр Ф.Закирова, Л. Мирзасалихова, музыка җитәкчесе А. Фаррахова). Соңыннан тәрбиячеләр шөгыльләргә анализ ясадылар, тәрбияче Л. Султанованың чыгышын тыңладылар. Тәрбияче Л. Максутова төсле тоз белән рәсем ясау буенча мастер-класс күрсәтте.
-
Кулъяулыгым - бүләгем. 20.03.2017

"Ак калфак" хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасының Актаныш муниципаль районы бүлекчәсе оештырган "Кулъяулыгым - бүләгем" чигелгән кулъяулыклар район конкурсында безнең балалар Мөхәмәдиев Әмир белән Хаҗиева Алия 1 урын алып кайттылар. Балаларны тәрбиячеләр Солтанова Лилия белән Әгъләмова Розалия әзерләде. Афәрин!!!
-
Гаилә бәйрәме. 17.03.2017

Ясле төркемендә бүген гаилә бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмнән әти-әниләр дә балалар да бик канәгать калдылар.
-
8 март. 07.03.2017

Бүген бакчабызда 2 кечкенәләр-уртанчылар төркеме балаларының әниләр бәйрәме булды.
-
Әтиләр бәйрәме. 22.02.2017

22 февраль көнне бакчабызда 2 кечкенәләр төркеме балаларының "Әтиләр бәйрәме" гөрләп үтте.
-
Әхлак дәресләре. 20.02.2017

Яңа Әлем ветераннар советы җитәкчесе, ветеран укытучы Тәхия Усманова мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына әхлак дәресләре үткәрә.
















