МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 46 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Тукайны яратабыз. 25.04.2016

Балалар Габдулла Тукайның иҗатын бик яраталар. Тәрбияче апалары оештырган Тукай китаплары күргәзмәсе балаларда туган телләренә хөрмәт, горурлану хисләре тәрбияләр дип ышанабыз.
-
Тукай безнең күңелләрдә. 20.04.2016

20 апрельдә балалар бакчасында Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм иртәсе булды. Бәйрәмнең максаты: шагыйрьнең шигырьләре, әкиятләре аша балаларда шәфкатьлелек, кешелеклелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисләре тәрбияләү.
-
Ата-аналар җыелышы 19.04.2016

19 апрель көнне Яңа Әлем мәдәният йортында гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта янгын сүндерүу частогыннан Ленар Хабибуллин, эчке эшләр бүлегеннән өлкән инспектор Ания Ахунова, социаль яклау бүлегеннән педагог-психолог, мәктәп директоры Даниял Гарипов, ветераннар советы җитәкчесе Тәхия Усманова һ.б. чыгышлары тыңланды.
-
Рус теле атналыгы.
12.04.2016
11 апрельдән Яңа Әлем балалар бакчасында рус теле атналыгы башлана. Атна дәвамында мөдир тарафыннан төркемнәрдә рус теле эшчәнлекләрен карау; хороводлы уеннар өйрәнү, тәрбиячнләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештыру, Балаларның яраткан мультфильм геройлары" ата-аналарның рәсем конкурсы, бармак уеннары, бармак театры көне үткәрү, "Рус халык әкиятләре геройлары" тозлы камырдан ясалган фигуралар конкурсы үткәрү планлаштаралган.
-
Ачык эшчәнлек. 08.04.2016

Бүген Яңа Әлем балалар бакчасында тәрбиячеләр Р.Х. Әгъләмова, Л.Р. Максутова уртанчылар төркеме балалары белән ата-аналарга ачык эшчәнлекләр күрсәттеләр.
-
Мәктәп белән элемтә
06.04.2016
6 апрель көнне МБББУ "Яңа Әлем төп гомумибелем бирү мәктәбе" базасында "Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә эшчәнлекле юнәлешне оештыру"темасы буенча башлангыч укытучылары Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбиячеләренә ачык дәресләр күрсәттеләр. Соңыннан дәресләргә үзанализ, анализ, фикер алышулар булды.
-
Кошлар көне. 04.04.2016

Бүген бакчада тәрбияче И.Ф. Нуриманова 1 кечкенәләр төркеме балалары белән кошлар кайту хөрмәтенә оештырылган "Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз" дигән бәйрәм иртәсе үткәрде. Бәйрәмдә балалар кышлаучы һәм күчмә кошлар турында бик күп мәгълүмат алдылар, кошлар турында табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар. "Кошлар - табигать сакчылары, без аларның дуслары булыйк, аларга ярдәм итик, аларны саклыйк, яклыйк" - дип тәмамлады бәйрәмне Илүзә Флүсовна.
-
Ачык эшчәнлек. 29.03.2016

Бакчабызга бүген башлангыч укытучылары кунакка килделәр. Аларга тәрбияче Р.Х. Әгъләмова уртанчылар төркеме белән "Яз килә" танып белү эшчәнлеге; тәрбияче Л.Х. Султанова уртанчылар төркеме белән "В гостях у курочки Рябы" рус теле эшчәнлеге; тәрбияче Л.В. Мирзасалихова мәктәпкә әзерлек төркеме белән "Тамчы - шоу" грамотага өйрәтү уен-шөгыле күрсәттеләр. Укытучылар эшчәнлекләрне бик ошатты, балаларның белемнәрен яхшы яктан бәяләделәр.
-
Ата-аналар җыелышы. 11.03.2016

Бүген бакчада "Бакчада һәм гаиләдә балаларны тормыш иминлеге кагыйдәләренә өйрәтү" дигән темага гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта тәрбиячеләр Л.Р. Максутованың "Балаларны яратыйк, саклыйк һәм өйрәтик", Л.Х. Султанованың "Балалар имин үссен" дигән чыгышлары, шәфкать туташы Р.Р. Ильясованың язгы авитаминоз турында чыгышы тыңлынды. Ата-аналар тәрбиячеләр Ф.У. Закирова һәм Р.Х. Аглямова әзерләгән сорауларга җавап эзләделәр. Җыелышны төгәлләп, бакча мөдире Г.Р. Сарварова балаларның иминлеген саклау барыбызның да уртак бурычы икәнен ассызыклады.
-
Иң якын кеше - әни!
04.03.2016
Бүген уртанчы-икенче кечкенәләр төркемендә "Иң якын кеше - әни" дип исемләнгән әниләр бәйрәме иртәсе үтте. Әниләр, дәү әниләр бәйрәмдә бик актив катнаштылар. Әниләребез тозлы камырдан татар халык ашлары конурсында да бик теләп катнаштылар, аларга бик зур рәхмәт.
Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк,
Гөлләр чәчәк атсын өчен әни кирәк,
Бәхет-шатлык артсын өчен әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә - Әни димәк!
















