Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 ( 296 ) 297 298 299 300 >>
-
Кыш бабай призына йөзү ярышлары узды 09.01.2013

Бүген Кыш бабай призына укучылар арасында йөзү ярышлары узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 7а класс укучысы Минһаҗева Резеда - 1 нче, 7б класс укучысы Басыйров Шамил - 2 нче, 5а класс укучысы Басыйров Наил - 3 нче урынны алдылар. Котлыйбыз!
-
Олимпиадаларның региональ этабы башланды 09.01.2013

Бөтенроссия фән олимпиадаларның региональ этабы башланды. Бу көннәрдә инглиз теле буенча олимпиадада район данын гимназия укучысы Валькова Алена (укытучысы Лилия Флүн кызы Тимирова) яклый. Аңа уңышлар теләп калыйк.
-
Кыш бабай призына өстәл теннисы ярышлары узды 08.01.2013

4 нче гыйнвар көнне Актанышта Кыш бабай призына укучылар арасында өстәл теннисы ярышлары узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 3 нче класс укучылары Солтанов Марат - 1 нче, Миргаязов Илдар - 3 нче урынны алдылар. Котлыйбыз!
-
Кыш бабай призына шахмат ярышлары узды 07.01.2013

4 нче гыйнвар көнне Актанышта Кыш бабай призына укучылар арасында шахмат ярышлары узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 3 нче класс укучылары Хөрмәтуллин Таһир - 2 нче, Дәүләтов Фаил - 3 нче урынны алдылар. Котлыйбыз!
-
Математикадан имтихан 06.01.2013

Кичә Актанышның 1 нче мәктәп базасында гимназиянең 9 нчы класс укучылары математикадан дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларындагы имтиханда катнаштылар.
-
2013 елда истәлекле көннәр
03.01.2013
ГЫЙНВАР
3 - шагыйрь һәм драматург, Татарстан Республикасы Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Илдар Гафур улы Юзеевның (1933-2004) тууына 80 ел.
15 - җырчы,Татарстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисткасы Әлфия Авзал кызы Авзаловага 80 яшь.
15 - дин эшлеклесе, мәгърифәтче,галим-энциклопедист Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗаниның (1818-1889) тууына 195 ел.
17 - Татарстанның халык язучысы, драматург һәм публицист, Татарстан Республикасы Г.Тукай исемендәге бүләк иясе Аяз Мирсәит улы Гыйләҗевның (1928-2002) тууына 85 ел.
26 - балалар язучысы Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәеваның (1913-1986) тууына 100ел. -
Гыйнвар аенда истәлекле көннәр 03.01.2013

3 - шагыйрь һәм драматург, Татарстан Республикасы Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Илдар Гафур улы Юзеевның (1933-2004) тууына 80 ел.
15 - җырчы,Татарстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисткасы Әлфия Авзал кызы Авзаловага 80 яшь.
15 - дин эшлеклесе, мәгърифәтче,галим-энциклопедист Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗаниның (1818-1889) тууына 195 ел.
17 - Татарстанның халык язучысы, драматург һәм публицист, Татарстан Республикасы Г.Тукай исемендәге бүләк иясе Аяз Мирсәит улы Гыйләҗевның (1928-2002) тууына 85 ел.
26 - балалар язучысы Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәеваның (1913-1986) тууына 100ел. -
Өстәл теннисы буенча Яңа ел алды турниры 03.01.2013

Актанышта укучылар арасында өстәл теннисы буенча Яңа ел алды турниры узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 3 нче класс укучысы Миргаязов Илдар - 2 нче урынны алды. Котлыйбыз!
-
“Аҗдаһа елы үтмәде, дөньялар да бетмәде..."
02.01.2013
“Аҗдаһа елы үтмәде,
Дөньялар да бетмәде,
Андый имеш-мимешләрне
Еланнан да көтмәле”, дип исемләнгән бәйгедә бүген Актанышның Үзәк чыршысы янында оешма – предприятиеләрдән барысы 11 команда үзара көч сынашты.
Кыш Бабай, Кар кызы, елның төп каһарманнары - Аҗдаһа һәм Елан, башка төр геройлар катнашындагы җыр-биюле номерларны карап, тамашачылар күңел ачты, шаярды-көлде. Халык, ил, район тормышындагы проблемаларны яктырткан чыгышларны аерата алкышлап кабул итте.
Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, гимназиянең чыгышы 2 нче урынга лаек дип табылды.
Биредә үк район үзәгендә бәйрәмгә әзерлек уңаеннан ясалган кар сыннарына да йомгак ясадылар. Иң зәвыклы кар сыны” номинациясендә җиңүче дип Актаныш гуманитар гимназиясе сыннары табылды.
-
Яңа 2013 нче ел белән! 01.01.2013

Яңа 2013 нче ел белән, кадерле дуслар!
















