Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 ( 297 ) 298 299 300 >>
-
Зональ семинар узды 24.12.2012

20 нче декабрь көнне гимназия-интернат базасында аерым фәннәр буенча БДИ тьюторлары өчен зональ семинар узды.
-
Гаиләм шәҗәрәсе - 2012 24.12.2012

21 нче декабрь көнне гимназиядә укучылар арасында "Гаиләм шәҗәрәсе - 2012" фәнни-эзләнү конференциясе узды. 1 нче дәрәҗә диплом белән Дәүләтов Фаил (3 нче кл.), Латыйпова Ләйсән (6 нчы кл.), Сәләхова Айсинә (7 нче кл.) бүләкләнделәр. 2 нче дәрәҗә диплом ияләре: Хаев Альберт (3 нче кл.), Фарсыева Энҗе (6 нчы кл.), Шәйхуллина Фирүзә (9 нчы кл.), 3 нче дәрәҗә диплом ияләре: Аграпов Денис (4 нче кл.), Шәрифуллина Алия (5 нче кл.), Нуруллин Азат (7 нче кл.), Әхмәтшин Данил (9 нчы кл.). Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Семинар булып узды 22.12.2012

21 нче декабрь гимназия-интернатта тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының районкүләм семинары узды.
-
Бәйге нәтиҗәләре 21.12.2012

18 нче декабрь көнне “Олимпиадага бездән сәлам!” сәламәтлек театры коллективларының республика бәйгесенең район этабында гимназия укучылары 2 нче урынга лаек булдылар.
-
Уңышларыбыз 20.12.2012

Гимназиянең 9б класс укучысы Минһаҗев Аяз (укытучысы Сибгатуллин Р.Т.) Яр Чаллы шәһәрендә узган регионара "Балачак дөньясы" конкурсының "Табигый материаллар белән эшләү" номинациясендә катнашып 3 нче дәрәҗә дипломга ия булды.
-
Очрашу 19.12.2012

Бүген гимназиядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе, депутат, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев булып китте. Ул 7-9 нчы класс укучылары белән очрашты.
-
"Созвездие-Йолдызлык - 2013" 18.12.2012

17 нче декабрь көнне "Созвездие-Йолдызлык - 2013" эстрада фестиваленең район туры финалы узды. Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз. Менә алар:
- Тимирова Илсинә, Минһаҗев Аяз - "Конферанс" номинациясендә I нче дәрәҗә диплом,
- бию коллективы - "Шәкертләр" биюе белән "Халык биюләре" номинациясендә I нче дәрәҗә диплом,
- вокаль ансамбль - "Бии белмәсәң, оялма" җыры белән "Вокаль ансамбль" номинациясендә I нче дәрәҗә диплом,
- Аграпов Денис, Шәйхуллина Фирүзә - "Конферанс" номинациясендә I нче дәрәҗә диплом,
- бию коллективы - "Сүнмәс дәрт" биюе белән "Халык биюләре" номинациясендә I нче дәрәҗә диплом,
- вокаль ансамбль - "Бер егет гармун сайлый" җыры белән "Вокаль ансамбль" номинациясендә II нче дәрәҗә диплом,
- вокаль ансамбль - "Чияләр чәчәк атсын" җыры белән "Вокаль ансамбль" номинациясендә II нче дәрәҗә диплом,
- Зарипов Нәфис, Салахова Айсинә - "Конферанс" номинациясендә III нче дәрәҗә диплом,
- Салахова Айсинә - "Нәфис сүз" номинациясендә III нче дәрәҗә диплом,
Гимназия-интернат коллективы мәктәпләр арасында II нче урынга лаек булды.
-
Олимпиадаларга әзерлек бара 18.12.2012

Гимназиянең Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңүче укучылары бу көннәрдә Казан шәһәрендә КФУ базасында олимпиадаларның республика турына әзерләнәләр. Галимнәр җитәкчелегендәге курслар бер атна дәвам итәчәк.
-
Уңышларыбыз 17.12.2012

Гимназиянең тарих һәм җәмгыять белемнәре укытучысы Мирзаянов Азат Фәрит улы Бөтенроссия "Педагогик солянка" конкурсында катнашып "Электрон мәгариф ресурслар" номинациясендә II нче дәрәҗә дипломга ия булды.
-
Кызыклы очрашу 17.12.2012

14 нче декабрь көнне гимназиянең яшь инспекторлар отряды ЮХИДИ хезмәткәрләре Имамразыев Илдус һәм Саетова Рәсимә белән очрашуда катнаштылар. Балалар кунакларга “Юлларда бул син уяу” темасы астында театральләштерелгән сәхнә күренешен тәкъдим иттеләр. Шулай ук, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән җанлы әңгәмәдә катнашып, бик кызыклы мәгълүматлар алдылар. Укучылар "Сорау-җавап" уенында катнашып, ЮХИДИ хезмәткәрләренең бүләкләренә дә ия булдылар.
















