Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
“Аҗдаһа елы үтмәде, дөньялар да бетмәде..."
Опубликовано: 02.01.2013“Аҗдаһа елы үтмәде,
Дөньялар да бетмәде,
Андый имеш-мимешләрне
Еланнан да көтмәле”, дип исемләнгән бәйгедә бүген Актанышның Үзәк чыршысы янында оешма – предприятиеләрдән барысы 11 команда үзара көч сынашты.
Кыш Бабай, Кар кызы, елның төп каһарманнары - Аҗдаһа һәм Елан, башка төр геройлар катнашындагы җыр-биюле номерларны карап, тамашачылар күңел ачты, шаярды-көлде. Халык, ил, район тормышындагы проблемаларны яктырткан чыгышларны аерата алкышлап кабул итте.
Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, гимназиянең чыгышы 2 нче урынга лаек дип табылды.
Биредә үк район үзәгендә бәйрәмгә әзерлек уңаеннан ясалган кар сыннарына да йомгак ясадылар. Иң зәвыклы кар сыны” номинациясендә җиңүче дип Актаныш гуманитар гимназиясе сыннары табылды.
Источник: http://aktanysh.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/173896.htm
К списку новостей















