Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 298 ( 299 ) 300 >>
-
Олимпиададагы уңышларыбыз 08.12.2012

Бөтенрәсәй тарих фәне буенча олимпиаданың муниципаль этабында гимназиянең 9а класс укучысы Шәйхин Айдар, 10 нчы класс укучысы Шәйхразиев Ренар җиңүче булдылар. Җиңүчеләрнең укытучылары - Абдуллина Миләүшә Магъсум кызы. Котлыйбыз!
-
Олимпиада нәтиҗәләре 07.12.2012

Бөтенрәсәй хокук белемнәре буенча олимпиаданың муниципаль этабында гимназиянең 9а класс укучысы Гыйльфанова Айзилә җиңүче булды. Җиңүченең укытучысы - Абдуллина Миләүшә Магъсум кызы. Котлыйбыз!
-
Зур җиңү 07.12.2012

Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан үткәрелгән "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идеяләр" конкурсының "Мәгарифтәге инновацияләр" номинациясендә гимназия-интернатның "Мирасыбыз" интернет-проекты җиңүче дип табылды.
-
Директорыбыз Бөтендөнья татар конгрессының V съездында катнашачак 07.12.2012

2012 елның 6-9 декабрендә Бөтендөнья татар конгрессының V съезды узачак. Съездда 800 делегат катнашачак. Шул исәптән, Россия Федерациясенең 61 төбәгеннән - 423 делегат, 218 — чит илдә яшәүче милләттәшләребез, 150 кеше — Татарстан Республикасыннан, 300дән артык — кунаклар һәм 120 журналист көтелә.
Съездда гимназия-интернатның директоры Ләйсән Фоат кызы да катнашачак һәм чыгыш ясаячак. -
Физик культура фәненнән олимпиада нәтиҗәләре 06.12.2012

Бөтенрәсәй физик культура фәне буенча олимпиаданың муниципаль этабында гимназиянең 9б класс укучылары Шакирова Ләйлә һәм Минһаҗев Аяз призер булдылар. Җиңүчеләрнең укытучылары - Харрасова Алсу Расхат кызы. Котлыйбыз!
-
Ата-аналар җыелышы 05.12.2012

3-4 нче декабрь көннәрендә гимназиядә ата-аналар җыешлары узды.
-
Созвездие-Йолдызлык - 2013 05.12.2012

Кичә "Созвездие-Йолдызлык - 2013" XIII Республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең 1 нче сайлап алу туры узды.
-
Баскетбол яңалыклары 04.12.2012

“КЭС-БАСКЕТ” Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының сайлап алу ярышында егетләр командасы 1 нче, кызлар командасы 2 нче урын яуладылар. Афәрин!
-
Шома бас 03.12.2012

1 нче декабрь көнне район мәдәният сараенда хореография һәм фольклор коллективларның татар халык биюе һәм этнографик бию буенча республика “Шома бас” смотр конкурсының зона туры узды. Анда гимназиядән бер төркем укучылар катнашты.
-
Күзәтчелек советының II утырышы узды 03.12.2012

1 нче декабрь көнне гимназиябездә Күзәтчелек советының II утырышы узды. Анда ТР фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Д.М.Мостафин, КФУның филология һәм сәнгать институты ректорының уку-укыту буенча урынбасары Р.Х.Мирзаһитов, Актаныш муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.М.Камаев һ.б. катнашты.
















