Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
Актаныш йөзү мәктәбе уздырган район беренчелеге 26.03.2017

Гимназия-интернатның 7 сыйныф укучысы Данил Гыйзетдинов Актаныш йөзү мәктәбе уздырган район беренчелегендә 1 нче, ә Мөслимдә узган "Нептун" бассейны кубогы ярышларында 3 нче урыннарны яулады.
-
Баскетбол буенча район беренчелеге. 24.03.2017

Баскетбол буенча район беренчелегендә гимназиянең җыелма командасы: 8 нче сыйныф укучысы Язилә Шәрипҗанова, 9 нчы сыйныф укучылары Гөляз Хөсәинова, Алисә Шагзамова, Элвина Габдрахманова, Алинә Әгъләмова,10 нче сыйныф укучысы Алия Рәшитова, 11 нче сыйныф укучысы Диләрә Саттаровалар 1 урынга лаек булды.
-
Шәйдулла истәлегенә үткәрелгән XII Бөтенрәсәй көрәш турнирында 1 урын 22.03.2017

7 нче сыйныф укучысы Заһит Шәйхәйдәров Зөфәр Газиз улы Шәйдулла истәлегенә үткәрелгән XII Бөтенрәсәй көрәш турнирында 1 урын, район башлыгы призына узган көрәш бәйгесендә (46 кг га кадәр) 2 урын яулады.
-
IV республикакүләм “Фоат Садриев укулары -2017” чарасы 21.03.2017

IV республикакүләм “Фоат Садриев укулары -2017” чарасында катнашып, 7 нче сыйныф укучысы Ләйсән Салахова 3 урын яулады.
-
Гимназиядә 10а классы укучыларының әти-әниләре һәм әби-бабайлары белән берлектә “Гаилә бәйрәме” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. 20.03.2017
Гимназиядә 10а классы укучыларының әти-әниләре һәм әби-бабайлары белән берлектә “Гаилә бәйрәме” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Әлеге чара шушы классның класс җитәкчесе Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызы һәм класс тәрбиячесе Хөсәинов Ленар Наил улы тарафыннан оештырылды. Бәйрәм кичәсе җыр-бию, уен-көлке, төрле бәйгеләр белән үрелеп барды, түгәрәк өстәл артында, тәмле ризыклардан әзерләнгән чәй табыны янында дәвам итте. Килгән кунаклар рәхәтләнеп күңел ачып, яшьлек мизгелләрен яңартып, җылы тәэсирләр белән өйләргә таралыштылар.
-
Республикакүләм химия фәненнән “ Олимпка юл” олимпиадасы призерлары 19.03.2017

Республикакүләм химия фәненнән “ Олимпка юл” олимпиадасы призеры: 10нчы сыйныф укучысы Данияр Саррахов; 11 нче сыйныф укучысы Сөмбел Насертдинова, 8 нче сыйныф укучысы Элвина Галләмова җиңүчеләр дип табылдылар. ( укытучылары Гарипова Рүзилә Илдар кызы).
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” ы 2016-17 нче уку елына 5-6,10 нчы классларга конкурс нигезендә укучылар кабул итә.
15.03.2017
“Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” ы 2016-17 нче уку елына 5-6,10 нчы классларга конкурс нигезендә укучылар кабул итә.
1. Конкурс татар теле, рус теле, инглиз теле һәм математика буенча тест формасында үткәрелә.
2. Укучының портфолиосы карала (эчтәлек һәм сыйфаты бәяләнә).
3. Әңгәмә вакытында гомуми фикер йөртү дәрәҗәсенә игътибар бирелә.
Сайлап алу көннәре: 15 нче апрель, 29 нчы апрель, 13 нче май 2017 ел.
Телефон: (85552)3-26-05, 8(960)0738361
e-mail: s3.akt@tatar.ru, gaou.ggi@gmail.com, gruzilyai@gmail.com
Безнең сайт: https://edu.tatar.ru/aktanysh/gimnaziya.
-
Гимназия-интернат ачык ишекләр көненә чакыра
15.03.2017
Гимназия-интернат ачык ишекләр көненә чакыра
1 нче апрель көнне гимназия – интернат 4-5, 9 нчы сыйныф укучыларын, ата-аналарын ачык ишекләр көненә чакыра.
Чара программасында: гимназия-интернат буенча экскурсия узу, проектлар белән танышу, мастер класслар карау,
2016-2017 уку елына кабул итү кагыйдәләре белән танышу, кызыксындырган сорауларга җавап алу.
-
“Ел укытучысы-2017” республика бәйгесенең финал туры үтте.
13.03.2017
“Ел укытучысы-2017” республика бәйгесенең финал туры үтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча гимназия-интернатның тарих укытучысы Марат Илсур улы Гыйлметдинов “За эрудицию и неординарное мышление” номинацисендә җиңү яулады. Афәрин!
-
Актанышта "Созвездие-Йолдызлык" республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зона туры үтте 11.03.2017

11-13 март көннәрендә Актанышта "Созвездие-Йолдызлык" республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зона туры үтте. Гимназия – интернатның “Ак нур” вокаль ансамбле 1 урынга лаек булды (Җитәкчесе: Ә.Ф.Фәйзуллина), “Хәзинә” бию ансамбле “Милли традициялләрне саклау” номинациясендә диплом белән бүләкләнде (Җитәкчесе:А.И. Локманова). Котлыйбыз! Республика турында уңышлар телибез!
















