Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Гамил Афзал фестивале
29.04.2017
Гамил Афзал фестиваленең икенче турына сайлап алынган эшләр исемлеге билгеле булды. /upload/storage/org90/files/фестиваль 2 тур_пос версия.doc
-
Гимназиядә Тукай көннәре 26.04.2017

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне уңаеннан гимназиядә һәм интернат өлешләрендә тәрбияви чаралар үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы җитәкчелегендә оештырылган “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән класстан тыш чара, интернат тәрбиячеләре әзерләгән “Син Тукайны беләсеңме?” зирәк-шоу уеннары балалар күңеленә бик тә хуш килде. Бәйрәм мизгелләрен вконтакте битләрендә карый аласыз: https://vk.com/akt_gymnasium
-
Дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе 25.04.2017

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән республикакүләм “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе” бәйгесендә гимназиябез, иң яхшы 10 мәктәп белән берлектә, 1 млн. сумлык грантка ия булды.
-
Мастер-класс бәйгесе 25.04.2017

Гимназия-интернат базасында район мәктәпләре китапханәчеләренең мастер-класс бәйгесе узды. Алар үзләренең эш алымнары белән уртаклаштылар, берсеннән-берсе кызыклы чыгышлар тәкъдим ителде.
-
"Илһам" яшь язучылар бәйгесе 24.04.2017

Гимназияның уңышлар сандыгы тагын да тулыланды. “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә 7 нче Б сыйныф укучысы Хурмаева Р. - II дәрәҗәле дипломга, 6 нчы А сыйныф укучысы Вәлиева Н., 11 нче А сыйныф укучысы Сафина А. - III дәрәҗәле дипломга лаек булдылар. 5 нче сыйныф укучысы Татыева А., 10 нчы А сыйныф укучылары Әһлетдинова Э., Галиева Р., Шаймухаметова А., Салахова А., 11 нче Б сыйныф укучысы Салахова А. – лауреатлар булдылар. Котлыйбыз!
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада 21.04.2017

Гимназиянең 9 укучысы, Казан шәһәрендә, татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән V халыкара олимпиадада катнашты. 11б классы укучысы Сәләхова Айсинә – I, 8б классыннан Галлямова Эльвина II урынга лаек дип табылды. Катнашучылар: Рашитова Алсу (9а), Газизова Сөмбел (9а), Вилданова Адилә (11б), Ваншина Алия (11б), Әһлетдинова Энҗе (10а), Саматова Әдилә (10а), Сафина Айзәрә (11а). Укучылар, әлеге җиңүләргә әзерләгән остазлары - татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызы, Әһлетдинова Ландыш Филүс кызына, шулай ук, олимпиадага әзерлек барышында ярдәм иткән педагоглар: Хәева-Хәмитзянова Венера Хәмәтнасых кызы, Шәвәлиев Ленар Зөфәк улы, Хөсәинов Ленар Наил улы, Гыйлметдинов Марат Илсур улы һәм гимназия директоры Гарипов Рамил Марат улына рәхмәтен белдерә.
-
"Чаллы дусларны җыя" фестиваль-конкурсы 19.04.2017

Гимназиянең “Хәзинә” бию коллективы, Яр Чаллы шәһәрендә оештырылган, яшь башкаручыларның XI халыкара фестиваль-конкурсында чыгыш ясап кайтты. Коллектив, “Хореография” номинациясенең 13-16 яшьлек катнашучылар категориясендә III дәрәҗә дипломга лаек булды. Җитәкчеләре – Локманова Айзирәк Илгиз кызы. Котлыйбыз!
-
На семинаре творческих групп 18.04.2017

Заместитель директора по профессиональному развитию Аюпова Л. Р. и учителя Нурыева И. А., Файзуллин Р. У., Исламов М. М. и Гильметдинов М. И. побывали на очередном семинаре творческих групп "Школ Превосходства" , организованном на базе СОШ №146 г. Казани. Наши учителя посмотрели два урока с элементами теории познания и приняли участие в мастер-классе по развернутому эссе.
-
"Эрудит" олимпиадасы 17.04.2017

Гимназия-интернатның 6а сыйныфы укучысы Багаветдинова Камилә, республика олимпиада үзәгендә оештырылган татар теле һәм Татарстан тарихы фәннәреннән олимпиадада катнашып, призёр булды. Укытучысы - Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы. Котлыйбыз!
-
"Йолдызлык - 2017" 17.04.2017

Узган атнада, Казанның “Уникс” концертлар залында, республикакүләм телевизион яшьләр эстрада сәнгатенең ачык фестивале гала-концерты булып узды. Әлеге хәрәкәтнең генераль продюссеры Дмитрий Туманов сүзләре белән әйткәндә: “Фестиваль илнең бәхетле киләчәге моделе булып тора. Биредә, катнашучыларның бәхетле балачагы чагылыш таба.”(сылтама:http://trt-tv.ru/news/gala-koncert-festivalya-sozvezdie-joldyzlyk/)Гимназия укучыларына да әлеге чарада катнашу насыйп булды. Аерым алганда, “Ак нур” вокаль ансамбле-“Вокаль ансамбль”, 9а классы укучысы Газизова Сөмбел - “Вокал-Соло” номинацияләрендә дипломант дәрәҗәсенә ия булдылар. Җитәкчеләре-Фәйзуллина Әлфинә Фердинас кызы. Шулай ук, 8б классы укучысы Шәйхразиева Алсу, район сәнгать мәктәбенең “Тамчы” вокаль ансамбле составында чыгыш ясап, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
















