Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы- изге эшләр эстафетасы" акциясе 17.04.2017

Гимназиянең "Ялкын" балалар оешмасы республикакүләм "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" акциясенә кушылды! Планда сугыш һәм тыл ветераннарына, ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итү, экологик экскурсияләр, өмәләрдә катнашу каралган. Девизлары: "Һәркөн изге эшләр башкар!"
-
Сайлап алу турлары 15.04.2017

Гимназия-интернатта 2017-18 уку елына укучылар кабул итү кампаниясе үз эшен башлап җибәрде, бүген сайлап алу турларының беренче агымы булып узды. Анда Актаныш районы авылларыннан һәм Татарстан республикасы районнарыннан килгән 43 укучы катнашты. Укучылар башта билгеләнгән фәннәрдән тест эшләде, соңыннан әңгәмә-аралашу үттеләр. Алдагы сайлап алу туры көннәре: 29 апрель һәм 13 май. Гимназия-интернатка рәхим итегез!
-
"Иң яхшы ата-аналар комитеты" конкурсы 14.04.2017

Гимназиянең 6а сыйныфы әти-әниләре "Иң яхшы ата-аналар комитеты" конкурсының район этабында катнашты. Класс җитәкчесе Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы оештырган "Ак җилкән" комитеты, башкаларга үрнәк булырлык, җаваплылык, бердәмлек, оешканлык сыйфатларын күрсәттеләр. Киләчәктә дә "Ак җилкән" эшчәнлегенә "уңай җилләр" генә юлдаш булсын!
-
Инглиз теленнән төбәкара семинар 13.04.2017

Гимназиядә инглиз теле укытучыларының төбәкара семинар-утырышы булып узды. Бирегә Татарстанның Сарман, Әлмәт, Минзәлә, Мөслим районнарыннан, Башкортстан Республикасының Илеш районыннан укытучылар килде. Гимназия укытучылары Тимирова Лилия Фнун кызы, Валиева Резеда Фликс кызы һәм Пучы урта мәктәбеннән Гобәйдуллина Ләйсән Тахир кызы дәрес фрагментлары күрсәтте. Казанның 2нче, 4нче, 7нче лицей-интернатларыннан килгән Колесников Денис Петр улы, Солтанов Алат Әлфәр улы һәм Яхин Илдар Ясар улы инглиз теленнән БДИга һәм Бөтенроссия олимпиадасына әзерләнү методикалары, проблемалары һәм аларны чишү юллары белән уртаклаштылар, СLILның инглиз телен укытуда файдалы яклары турында сөйләп киттеләр. Шулай ук, семинарга, Казанның ЛингвоПарк чит телләр өйрәнү үзәге үзенең методик кулланмалар күргәзмәсен алып килде.
-
Космонавтика көне 12.04.2017

Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көнен билгеләп үтү уңаеннан, гимназия-интернат укучылары "Яшьлек" кинотеатрында "Космос между нами" исемле видеофильм карадылар.
-
Гаилә мөнәсәбәтләре психологы белән очрашу 10.04.2017

Педагог, шәхес үсеше һәм гаилә мөнәсәбәтләре өлкәсендә психолог-консультант, ата-ана һәм балалар турында күп кенә программалар авторы Алексей Анатольевич Бабаянц Актанышка килде. Ул, "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә, гимназия-интернат педагог-тәрбиячеләре, район укытучылары һәм ата-аналар өчен семинар-лекция үткәрде. Очрашуда катнашучылар бала тәрбияләү юнәлешендә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Уңышларыбыз 07.04.2017

Гадиләштерелгән авиомодельләр төзү буенча районкүләм ярышта гимназия- интернатның 5 нче сыйныф укучысы Айнур Габдрахманов 1 нче урын яулады. Укытучысы Р.Т.Сибгатуллин. Котлыйбыз!
-
Информатика фәненнән республикакүләм уку-шөгыльләнү җыеннары уздырыла. 07.04.2017

Бу атна дәвамында, гимназия – интернатның “Бүләк” интернат өлешендә, информатика фәненнән республикакүләм уку-шөгыльләнү җыеннары уздырыла. Фән нигезләрен тирәнтен үзләштерүдән тыш, кичләрен, күңелле ял итү чаралары да оештырыла. Программада: бассейнга бару, “Хәмит” чишмәсенә сәяхәт, гимназия спортзалында күңелле стартлар, футбол ярышы, “Нәрсә“Кайда”Кайчан? “ интеллектуаль уеннары каралган.
-
Ачык ишекләр көне узды 01.04.2017

1 нче апрель көнне гимназия – интернат Актанышның №2 санлы мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары һәм Тылсым мәктәп бакчаның 3-4 нче сыйныф укучылары һәм ата-аналары белән ачык ишекләр көне уздырды. Гимназия-интернат буенча экскурсия узу, проектлар белән танышу, мастер класслар карау булды. Мәктәп-бакча укучылары әлеге чарада чит тел укытучылар Вәлиева Резеда Фликс кызы һәм Солтанова Фирузә Флүс кызы җитәкчелегендә әзерләнгән Братья Грим язган "Бүре һэм 7 кәжэ бәтие" әсәрен инглиз телендә заманча итеп сәхнәлэштерделәр. Чара бик кызыклы һәм күңелле үтте.
-
БДИ форматында рус телендә инша язу буенча районкүләм конкурс
31.03.2017
БДИ форматында рус телендә инша язу буенча районкүләм конкурста гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучылары Элвина Галләмова, Илдар Рахматуллин призер булдылар (укытучылары Г.Д. Саматова). Котлыйбыз!
















