Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Бишнинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"/"Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Бишнә төп гомуми белем мәктәбе "Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422528, РТ, Зеленодольский район, с. Бишня, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-716-46-17 |
| E-Mail: | Bishninskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бишнинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сабирова Зульфия Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 51 учащихся/28 воспитанников |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Бишнинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"/"Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Бишнә төп гомуми белем мәктәбе "Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Театр атналыгы 09.12.2019

Бишнә төп гомуми белем бирү мәктәбендә театр атналыгы дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныф укучылары үзләре әзерләгән спектакльләрен тәкъдим иттеләр. Балаларга киләчәктә тә иҗади уңышлар телибез!
-
Аюның туган көне 06.12.2019

Бүген безгә кунакка башлангыч сыйныф укучылары килде. Ләкин кунакка буш килмиләр, алар безгә күчтәнәчкә "Аюның туган көне" дгән әкият алып килгәннәр. Әкият балаларның күңеленә бик хуш килде. Аюның туган көненә килгән җәнлекләр белән бергәләшеп "Ак калач", "Самовар" һәм тагын күп төрле уеннар уйнадылар.
-
1нче сыйныфларны укучылар сафына багышлау 06.12.2019

Бүген, 6 декабрь көнне, 1нче сыйныфларны укучылар сафына багышлау бәйрәме узды. Укучылар әти-әниләре, укытучылар һәм башлангыч сыйныф укучылары каршында чыгыш ясадылар. 1 нче сыйныф укучыларына уңышлар телибез!
-
Интернет челтәрендә иминлек 05.12.2019

5 декабрь көнне "Интернет челтәрендә иминлек" темасына 5-9 сыйныфлар өчен бердәм класс сәгате булды. Бу дәреснең төп максаты булып балигъ булмаган балаларга интернет челтәрендә иминлек булдыру торды. Информатика укытучысы Фәтхуллина И.И. укучыларга интернет челтәрендәге информацион ярдәм күрсәтүләр, иминлек кагыйдәләре һәм шулай ук компьютер челтәрендәге куркынычлар турында сөйләде.
-
Маликовлар концерты 03.12.2019

Бүген, 3 декабрь көнне, Бишнә төп гомуми белем бирү мәктәбенә талантлы Маликовлар гаиләсе укучыларга концерт оештырды. Бертуган Муса һәм Гайсә Маликовлар һәм Гүзәл Маликова укучыларны уен кораллары белән таныштырдылар, татар халык җырлары башкардылар һәм укучыларны үзләрен дә җырлаттылар.
-
Әниләр көне 29.11.2019

Бүген, 29 ноябрь көнне, Бишнә төп гомуми белем бирү мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмгә әниләр, әбиләр чакырылды. Балалар җыр, шигырь, биюләр аша әниләренә булган рәхмәт хисләрен белдерделәр. Бәйрәмегез котлы булсын, яраткан әниләребез!
-
Добрая, милая мама, как сильно я люблю тебя! 28.11.2019

-
КИТ конкурсы 27.11.2019

27 ноябрь көнне бөтен Россия буенча КИТ (компьютерлар, информатика, технологияләр) конкурсы узды. КИТ конкурсы - ул информатикадан мәктәп укучылары арасындагы иң популяр конкурс. Бишнә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2-9 сыйныф укучылары әлеге конкурста катнашты.
-
Сүзлекләр көне 26.11.2019

22 нче ноябрь – сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне. Шушы уңайдан Бишнә төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйзиева З.Ю. 5-9 сыйныф укучылары өчен класс сәгате үткәрде. Фәйзиева З.Ю. сүзлекләр тарихы, аларның төрләре һәм төзелеше, алар белән эшләү алымнары турында сөйләде.
-
Bookcrossing 21.11.2019

Бишнә төп гомуми белем бирү мәктәбе "Bookcrossing" бөтендөнья акциясенә кушылды. Бу акция кысаларында укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм барлык теләүчеләр өйдә укылган китапты башка кешегә укырга калдыра ала. Китапларны китапханәче Идиатова Т.К.га тапшырырга кирәк. Китаплар китапханәдәге махсус шкафка урнаштырыла.














