Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Бишнинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"/"Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Бишнә төп гомуми белем мәктәбе "Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422528, РТ, Зеленодольский район, с. Бишня, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-716-46-17 |
| E-Mail: | Bishninskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бишнинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сабирова Зульфия Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 51 учащихся/28 воспитанников |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Бишнинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"/"Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Бишнә төп гомуми белем мәктәбе "Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Яна елны көтәбез 16.12.2019

Яшел чыршыбыз бизәнеп, ясанып балаларны бәйрәмгә көтә.
-
Математик узышлар 13.12.2019

Тәгәл фәннәр атналыгы дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныфлар укытучысы Гиниятуллина Г.Ю. 1-4 сыйныф укучылары өчен математик узышлар үткәрде. Укучылар спорт ягыннан гына түгел, математиканы белү ягыннан да узыштылар. Уен бик күңелле узды!
-
"Бөек Ватан геройлары" конкурсы 13.12.2019

Бүген, 13 декабрь көнне, 9 сыйныф укучысы Шайхутдинов Д. Бөек Ватан сугышың 75 еллыгына багышланган фәнни-тикшеренү эшләренең муниципаль этабында катнашып, 2 урын яулады. Шайхутдинов Д. сугышта катнашкан ике бабасы турында чыгыш ясады.
-
Ачык дәрес 12.12.2019

Бүген, 12 декабрь көнне, Гарифуллина Г.Ю. һәм 3 сыйныф укучылары математика дәресеннән "Бүлү" темасына ачык дәрес күрсәттеләр. Дәрестә укучылар актив катнаштылар, биремнәрне теләп һәм аңлап эшләделәр. Баларга укуларында бары тик уңышлар телибез!
-
Ел нәтиҗәләре 12.12.2019

12 декабрь көнне Бишнә төп гомуми белем бирү мәктәбенең директоры Сабирова З.М. әти-әниләр алдында 2019 ел дәвамында эшләнгән нәтиҗәләр турында чыгыш ясады.
-
British Buldog/Британ бульдогы 11.12.2019

Бүген Бишнә төп гомуми белем бирү мәктәбе инглиз теленнән бөтенроссия "British Buldog" конкурсына кушылды. Конкурста 3-9 сыйныф укучылары катнашты.
-
Физик фокуслар дөньясында 11.12.2019

Төгәл фәннәр атналыгы дәвам итә. Бүген математика һәм физика укытучысы Фәтхуллина Л.И. "Физик фокуслар дөньясында" дип аталган чара үткәрде. 5-9 сыйныфлар өчен кызыклы көндәлек физик фокуслар күрсәтте.
-
Инвалидлар декадасы 10.12.2019

Бүген, 10 декабрь көнне, инвалидлар декадасы уңаеннан рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйзиева З.Ю. һәм физкультура укытучысы Фәйзиев М.М. үзенчәлекле "Җаны һәм тәне көчле кешеләр турында сөйләшик" дип аталган әдәби-спортив ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә 5-9 сыйныф укучылары өчен паралимпик уеннар, бөек язучы Фәнис Яруллин һәм блогер Рөстәм Нәбиев турында файдалы мәгълумат сөйләнде.
-
Геометрик фигуралардан аппликацияләр 10.12.2019

Төгәл фәннәр атналыгы уңаеннан Бишнә төп гомуми белем мәктәбендә тематик чаралар башланды. Бүген, 10 декабрь көнне, 1 һәм 3 сыйныф укучылары геометрик фигуралардан ясалаган аппликацияләр күргәзмәсен тәкъдим итте.
-
Советлар Союзы геройларына мемориаль такталар ачу 09.12.2019

Бүген, 9 декабрь көнне, Бишнә авылының Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларыбызга куелган һәйкәлдә якташларыбыз Н.Н. Алтыновка һәм М.Е. Колчановка мемориль такталар ачу тантанасы узды. Бәйрәмдә Бишнә төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, авыл җирлегендә яшәүче кешеләр катнашты. Батырлабызны онытмыйк!














