МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
19 мая- Международный день памяти умерших от СПИДа 17.05.2019

С 14.05.2019 по 19.05.2019 была проведена Всероссийская акция «СТОП ВИЧ/СПИД», приуроченная к Всемирному дню памяти жертв СПИДа. В рамках которой были проведены следующие мероприятия. В 7-9 классах прошли классные часы на темы: «Что я знаю о ВИЧ/СПИДе?», единый информационный час «Урок во имя жизни» , также ученики распространили акцию с хештегом «#СТОПВИЧСПИД».
-
Җиңү көне! 10.05.2019

Җинү көнен бәйрәм итү алдыннан мәктәптә патриотик тәрбия бирү максатыннан укучыларның әхлакый-патриотик хисләрен ныгытуга, төрле эшчәнлек юллары аша Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар узды. 5-9 сыйныфларда Батырлык дәресләре hәм “Беркем дә онытылмаган hәм бернәсә дә онытылмаган”, “Батырлык, дан!” сыйныф сәгатьләре үтте. Сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр , презентацияләр күрсәтү барышында барлык сугышларның тарихи вакыйгалары турында сөйләнде, яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре hәм Ватаныбыз өчен горурлык тәрбияләү буенча актуаль темалар күтәрелде.
9 май көнне “Үлемсез полк” акциясендә катнаштык. Аннан Җиңү көне уңаеннан оештырылган митингта укучылар чыгыш ясады.Бәйрәмгә тыл ветераннары чакырылган иде.
Чыгышлардан соң обелискка веноклар, чәчәкләр куелды.
-
Бакчада эш гөрли 07.05.2019

Мәктәп яны тәҗрибә участогында утырту эшләре башланып китте. Укучылар җирне тырмалап кишер, суган, чөгендер чәчтеләр.
-
Мәктәбемә- 100 яшь! 04.05.2019

Бүген мәктәптә зур тантана - мәктәбебезнең 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы үтте. Кичәдә администрация вәкиле Г.Шакиров, ЗМР мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.В.Афанасьева, мәгариф хезмәткәренең Зеленодол территориаль профсоюз оешмасы рәисе Н.Н.Копвиллем, Бөтендөнья татар конгрессы Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Ә.Х.Мирхәйдәрова, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәчесе Г.Р.Саттарова, мәктәптә эшләп чыккан укытучылар, хезмәткәрләр, мәктәпне тәмамлаган укучылар катнашты.
Мәктәп тарихына багышланган Ш.Тахири исемендәге музей ачылды.
Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Мәктәпне тәмамлап чыккан укучылар үзләрен укыткан укытучыларга рәхмәт хисләрен белдерделәр.
-
Өмәгә! 27.04.2019

Бүген 27 апрель көнне мәктәп территориясен җыештыру буенча өмә булып узды. Укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре, укучылар бердәм булып өмәгә чыктылар. Алар тарафыннан зур эш башкарылды: мәктәп тирәсендәге бөтен территория чүп-чардан, коры үләннән чистартылды. Өмәдә катнашучылар мәктәп яны участогын, спорт мәйданын җыештырдылар. Иң мөhиме – балалар үзләре укыган мәктәпне бик теләп тәртипкә китерделәр.
-
Тукай - безнең күңелләрдә!
26.04.2019
26 апрель көнне авыл китапханәсендә “Тукай-безнең күңеллеәрдә” дип аталган уен-викторина зерләнгән иде.Укучылар зур кызыксыну белән сорауларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр, әкиятләрдән өзекләр күрсэттеләр. Ахырда традиция буенча гимнга әверелгән “Туган тел” җырын хор белән бөтен мәктәп җырлады.
-
"Илһам" бәйгесендә Ләйлә җиңүче! 25.04.2019

25 апрель көнне Казан шәhәрендә “Илhам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе булып узды. Рәсәйкүләм уздырыла торган “Илһам” конкурсы яшь шагыйрьләрне, язучыларны, драматургларны берләштерә торган бәйге. Мондый конкурсларны уздыру беренчедән, халкыбызны берләштерсә, икенчедән, сәләтле балаларга юл ача. Бу бәхетне безгә дә, Ачасыр мәктәбенә дә , татырга туры килде. Ике тапкыр талпынып, өченче талпынуда зона этабына узарга мөмкинлек туды. Шиһабетдинова Ләйлә “Үз әнием” драмасы белән жюри комиссиясе алдында имтихан тотты. Дөрестән дә, имтихан булды бу. Китаплар уку, музейларга йөрү, театрларда булу – болар барысы да Ләйләгә үз фикерен дәлилләр ярдәмендә җиткерергә ярдәм итте. Афәрин, Ләйлә! Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Бүген Космонавтика көне 12.04.2019

12 апрель көнне Ачасыр мәктәбендә укучылар өчен “Космос ул-без!” дигән гомуми класс сәгате үткәрелде. Укучыларга презентация күрсәтелде, күрунекле космонавтлар буенча чыгышлар ясалды. Балалар космонавтика турында файдалы мәгълүматлар алдылар.
-
Яшь парикмахерлар прическа ясады 21.03.2019

Казанда узачак эшче профессияләр чемпионаты уңаеннан башлангыч класс укучылары рәсемдә булса да прическа ясадылар. Әйе, яшь парикмахерлар өйрәнүне нәкъ шулай башлыйлар!
-
WorldSkills Kazan 2019 дәресе 20.03.2019

Бүгенге гомуми класс сәгате "WorldSkills Kazan 2019 дәресе" дип исемләнде. Дәрес август аенда Казан шәһәрендә узачак эшче профессияләр чемпионатын каршы алу уңаеннан оештырылды. Класс сәгатен 8-9 класс җитәкчеләре Шайхаттарова Э.Ш., Гафиятуллина Ә.Г. укучыларга кызыклы һәм файдалы итеп уздырдылар.












