МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Эрудитлар көрәше 22.10.2019

Мәктәптә башлангыч класслар атналыгы бара. Бүгенге чарада ике команда ярышты. Уенның ахырында иң күп балл җыйган укучылар билгеләнде. 1 урын -Минуллин Камил, 2 урын - Гатиятуллина Әминә, 3 урын - Голышев Максим. Котлыйбыз!
-
Татарча диктант 21.10.2019

Шимбә көнне илебез буйлар "Татарча диктант яз" акциясе узды. Безнең мәктәп базасында да 20 кеше әлеге чарада катнашты: укучылар, укытучылар, әти-әниләр. Нәтиҗәләре дә бик үк начар түгел. Үзеңне тикшереп карарга менә дигән мөмкинлек!
-
Уңыш бәйрәме 18.10.2019

Менә ниһаять көтеп алган Көзге уңыш бәйрәме дә килеп җитте. Быелгысы бәйрәмне тулысы белән кабакка багышладык. Кабактан композицияләр, кабактан аш-су һәм концерт номерлары да әлеге җиләк-җимеш белән бәйле булды. Бәйрәм чәй өстәлендә дәвам итте. Уйнап-биеп укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
М.Ю.Лермонтову - 205! 16.10.2019

15 октября - 205 лет со дня рождения М.Ю.Лермонтова. В фойе школы организовали выставку, посвященное к этой знаменательной дате.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2019

Бүген халыкара укытучылар көне. Шул уңайдан мәктәп укучылары остазларын бәйрәм белән тәбрикләде. 8 класс укучылары иртәдән ук һәр укытучыны ишек алдында чәчәкләр белән каршы алды. Төп чара мәктәп спортзалында узды. Укучылар үзләренең бәйрәм котлауларын иҗади чыгышлар аша җиткерделәр.
-
Всероссийский экологический диктант 16.09.2019

Сегодня учащиеся 6-9 классов приняли участие в региональном этапе Всероссийского экологического диктанта. Цель данного мероприятия популяризация экологических знаний среди обучающихся образовательных организаций.
-
Всероссийский день трезвости 11.09.2019

Сегодня в школе прошли мероприятия в рамках Всероссийского дня трезвости. Классные руководители провели тематические классные часы, учителя физической культуры организовали физкультурно-оздоровительные мероприятия.
-
Көзге спорт чаралары 10.09.2019

Көннәрнең матур, кояшлы торуыннан файдаланып мәктәп укучылары көзге спорт чараларында актив катнаша. Алар йөгерү, сикерү, футбол кебек спорт төрләрендә мәктәп стадионында шөгыльләнә.
-
Беренче кыңгырау яңгырады! 02.09.2019

2019-2020 уку елының беренче көне Белем бәйрәме белән бшланды. Бәйрәмчә бизәлгән залда укучылар, укытучылар, әти-әниләр, чакырылган кунаклар җыелды. I класска 4 укучы кабул ителде. Бәйрәмдә башлангыч hәм VI,VII класс укучылары чыгыш ясады. Укучыларны, укытучыларны яңа уку елы белән авыл җирлеге башлыгы М.Г.Гатиятуллин, ветеран директор М.М.Максумов, директор И.И.Мөхәммәтҗанов котладылар. Бәйрәмнән соң классларда беренче класс сәгате, ата-аналар өчен җыелыш үткәрелде
-
Сулыкларны чистартабыз! 19.08.2019

Республикабызда "Чиста яр" акциясе дәвам итә. Бүген исә әлеге акциягә 7-8 класс укучылары (искечә) килеп кушылды. Класс җитәкчеләре Асия Габбаз кызы һәм Эльза Шәрифҗан кызы җитәкчелегендә алар күл буенда һәм чишмә буйларында чүп җыйды. Әлбәттә бер караганда чиста кебек тә, әмма су буена килеп чүпләрен калдырып китүчеләр ни кызганыч табыла. Шуңа да укучыларның "уңышлары" бер капчыктан артты.
Әйе, халык хак әйтә"Җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста" ди ул. Әлеге балалар үз куллары белән чистарткан урында киләчәктә пычыратмас дигән өмет зур. Афәрин, укучылар!












