МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Шимбә өмәләре башланды 09.04.2018

Язгы чисталык икеайлыгы башланды. Быел язның соңрак килүе сәбәпле, авыл һәм мәктәп территориясе әле кардан ачылмаган. Шуңа да шимбә өмәсендә мәктәп хезмәткәрләре мәктәп бинасы тирәсендә кар таратты.
-
Сәламәтлек көне 07.04.2018

7 апрель - Сәламәтлек көне. Шул уңайдан мәктәп укучылары бүген волейбол ярышында катнашты.
-
Без - Волонтерлар! 06.04.2018

Бүген мәктәп укучылары Россиядә Волонтерлар елы буенча 1 кварталда башкарылган эшләргә имтихан тоттылар. Һәр класс командасы үзләренең изге, мәрхәмәтле гамәлләре турында тәфсилләп сөйләде, фотолар белән эш папкаларын тәкъдим иттеләр.
-
Республика бәйгесеннән җиңү белән 02.04.2018

30 март көнне Яшел Үзән районының Карауҗа мәктәбе базасында "Мин авылны сайлыйм" дип исемләнгән 8 нче республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Безнең укучыларыбыз да әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
9 класс укучысы Абзалина Гөлия - 1 урын (җитәкчесе: Шакиров Р.Ф.);
8 класс укучысы Гыйниятуллина Илзирә - 2 урын (җитәкчесе: Гафиятуллина Ә.Г.);
7 класс укучысы Сайфудинов Умар - 3 урын (җитәкчесе: Гатауллин Л.И.). КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Авыл башлыгы җиңүчеләрне бүләкләде 26.03.2018

Шимбә көнне Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин М.Г. авыл күләмендәге чара, бәйгеләрдә актив катнашкан мәктәп укучыларын, укытучыларын, хезмәткәрләрен диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләде. Мәктәп коллективы авыл башлыгына зур рәхмәтләрен җиткереп кала.
-
Туберкулезга каршы көрәш көне 24.03.2018

24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. Шул уңайдан мәктәптә әлеге авыруны профилактикалау максатыннан гомуми класс сәгате узды. Укучылар белән әңгәмә корылды, видеоролик каралды.
-
Шакирҗан Таһириның тууына 160 ел 12.03.2018

Бүген күренекле мәгърифәтче, педагог, беренче профессиональ татар рәссамы, рәсемле әлифба ясаучы Шакирҗан Таһириның тууына 160 ел тулган көне. Ш.Таһири Олы Ачасыр авылында туып, авыл мәдрәсәсендә белем алып Казан шәһәренә китеп зур педагогик эшчәнлек алып барган шәхес.
-
Әлифба бәйрәме 02.03.2018

Беренче класста Әлифба бәйрәме узды. Укытучы Шигабутдинова Г.Ф.
-
Аҗаган - 2018 22.02.2018

Хәрби-спорт айлыгы кысаларында укучыларның яратып көтеп алган "Аҗаган" уены узды. 5 командага бүленеп укучылар үзләрен һәрьяклап сынадылар. 1 урын- 9,1 класс командасы, 2 урын - 8 һәм 4,5 класс командалары, 3 урын - 6,2 һәм 7,3 класс командалары алды. Афәрин, укучылар!
-
"Ягез әле, егетләр!" ярышы 21.02.2018

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәп егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" дип исемләнгән спорт ярышы узды. Ярышны карарга укучыларның әтиләре һәм әниләре дә килгән иде. Чара алдыннан укучылар әтиләрен бәйрәм белән котлап чыгышлар ясадылар. Спорт ярышында "Бөркетләр" командасы җиңү яулады. Гомумән алганда мәктәбебезнең барлык егетләре дә үзләренең җитезлекләрен, тизлекләрен һәм көчләрен күрсәтә алды. Афәрин!












