МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
2020 нче ел - Россиядә һәм Татарстанда нинди ел буларак игълан ителде 16.01.2020

2020 нче ел - Россия Президенты указы белән Россиядә Хәтер һәм дан елы буларак игълан ителсә, ә Татарстан Президенты Татарстанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы буларак игълан итте. Шул уңайдан мәктәптә һәм класс почмакларында мәгълүматлар яңартылды, стендлар эшләнде.
-
Яңа елга иң яхшы бизәлешле уку йорты 13.01.2020

Ачасыр мәктәбе Яңа елга әзерлек һәм бизәлеш буенча район уку йортлары арасында 3 урынга лаек булды. Мәктәп район җитәкчелеге тарафыннан диплом һәм 5000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Яшь туристларның Кече Шырданлыларга яңа ел бүләге! 28.12.2019

Мәктәптә эшләп килүче "Яшь турист" түгәрәгенә йөрүче 14 укучы Кече Шырдан авылына поход оештырып кына калмыйча, авыл халкына клубта яңа ел тамашасы тәкъдим итте. Бәйрәм халыкка бик ошады, укучыларны тагын башка бәйрәмнәргә дә чакырып калдылар.
-
Яңа ел бәйрәме! 25.12.2019

Бүген укучыларның көтеп алган Яңа ел тамашасы узды. Спортзал уртасында бизәлгән зифа чыршы, әкият геройлары һәм әлбәттә инде укучылар үзе. Бәйрәм бик матур узды.
-
Мәктәп фасады Яңа елны каршы алырга әзер! 23.12.2019

Барлык мәктәп коллективы тырышлыгы белән уку йортыбыз фасады һәм ишегалды сихри яңа ел төсмере алды. Кич белән биредә бигрәк матур!
-
География-тарих атналыгына йомгак ясалды 23.12.2019

Гомуми мәктәп линейкасында тарих-география укытучысы Абзалина Г.А. булып узган фән атналыгына йомгак ясады. Атналык барышында актив укучыларга грамота һәм бүләкләр тапшырды.
-
Кышкы пейзаж 20.12.2019

Мәктәпнең рәсем галереясында башлангыч сыйныф укучыларының "Кышкы пейзаж" темасы астында ясалган иҗат эшләре урын алды. Рәсем күргәзмәсен тәрбияче Шәйхаттарова Э.Ш. оештырды.
-
Авыл паркына кар сыннары бүләккә! 20.12.2019

Мәктәп коллективы кар аз дип тормады, бергәләшеп авыл паркына кар сыннары ясау өчен кар җыярга чыкты. Быел авыл җирлеге Яңа елга әзерлек бәйгесендә катнашырга уйлый. Шуңа да мәктәп үзеннән өлеш кертеп Кыш бабай һәм кар кызы сынын ясады, тагын 6 урында кар җыеп куйды. Алардан да соңрак матур кар сыннары ясалачак.
-
Кышкы туризм буенча ярыштан уңышлар белән!
16.12.2019
Мәктәпнең яшь туристлары Яшел Үзән шәһәрендә узган ярыштан 2 урын яулап кайттылар. Котлыйбыз егетләрне!
-
Инвалидлар ункөнлеге 09.12.2019

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында 8 класс укучылары класс җитәкчеләре А.Г.Замалиева белән мәктәбебездә укучы авыру балалар Гәйнетдинова И. М. hәм Гумеров Р.Р. ларның өйләрендә булдылар. Укучылар аларга уз куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшырдылар.












