МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Троеборье буенча ярышта җиңү яулаган мәктәп командасын котлыйбыз! 20.02.2012

17 февраль көнне Яшел Үзән шәһәрендә мәктәп укучылары арасында троеборье буенча муниципаль бәйге булып узды. Әлеге ярышта безнең мәктәп укучыларыннан торган команда да көчен сынады, команда составында 11 класс укучылары Абзалутдинов Булат, Файзуллин Әсхәт, Гыйзатуллина Фирүзә, 9 класс укучысы Гайнуллина Илүзә катнашты. Һәм менә бүген бу ярышның нәтиҗәләре билгеле булды. 17 команда арасында:
Ачасыр урта мәктәбе командасы - 2 урын яулады, ә шәхси җиңүләргә килгәндә,
11 класс укучысы Абзалутдинов Булат мылтыктан ату буенча дистәләгән егет арасында 2 урынга лаек булды.
Команданы һәм аларны бу ярышка әзерләгән укытучыларын Шайхуллин Рафаэль Гарафетдиновичны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Әтиләр конференциясе 20.02.2012

Бүген, ягъни 20 нче февраль көнне, мәктәптә традицион әтиләр конференциясе булып узды. Конференция барышында әтиләр бала тәрбиясе, көндәлек режимны саклау мәсьәләләре буенча чыгышлар тыңладылар. Шулай ук, "Коръән елы" уңаеннан әхлакый темага да фикер алышулар булды. Аннан соң, мәктәп директоры Максумов М.М. бүгенге көн проблемаларына, мәктәпне тоту, саклап калу мәсьәләләренә басым ясады. Директор урынбасары Гатиятуллин М.Г. уку-укыту мәсьәләләренә тукталса, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Абзалина Г.А. тәрбия юнәлешенә тукталып үтте.
Җыелышта һәркем үзенә файдалы мәгълүматлар алгандыр дип ышанып калабыз.
-
Аҗаган - 2012 18.02.2012

18 февраль көнне мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында "Аҗаган-2012" дип исемләнгән хәрби уеннар узды. 9-11 класс укучылары чаңгы ярышларында һәм волейболда көч сынашсалар, 1-8 класс укучыларыннан торган 4 команда хәрби уеннарда бик теләп катнашты. Елдагыча хәрби уеннар бик мавыктыргыч һәм күңелле узды. Командалар строй җырын башкаруда, дөрес итеп атлауда, яшерелгән флагны эзләүдә, вакытка чәй кайнатуда, мылтык җыю һәм аннан атуда, граната һәм туп ату, санитарлар ярышы, эстафета кебек ярышларда көчләрен сынадылар. Нәтиҗәләрен дүшәмбе линейкасында хәбәр итәчәкләр.
-
Хәрби әзерлек чараларына кызлар да яратып килә! 15.02.2012

Февраль - хәрби-патриотик айлык буларак барлык мәктәпләрдә дә билгеләп үтелә. Ачасыр мәктәбендә дә бик күп чаралар инде узды. Тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Шайхуллин Рафаэль Гарәфетдинович бүгенге көндә укучыларга хәрби әзерлек буенча өйрәтүләр алып бара. Мылтык җыю, мылтыктан ату буенча ярышлар уза. Бу чараларга кызлар да бик теләп катнаша. Һәм әйтергә кирәк, кызларның тырышлык һәм үҗәтлекләре юкка китми, нәтиҗәләре егетләрне көнләштерерлек. Бигрәк тә 9 класс укучысы Гайнуллина Илүзә һәм 11 класс укучысы Гыйзатуллина Фирүзә югары әзерлекле булуларын бүгенге ярышта тагын бер кат расладылар. Алар җомга көнне узачак район ярышларында көчләрен сынаячак. Бу ярышларда мәктәп командасына уңышлар телибез!
-
Гашыйклар көне белән! 14.02.2012

14 февраль - Гашыйклар көне. Бүгенге замана яшьләренең иң яраткан бәйрәм көнедер. Традиция буенча Гашыйклар көнен бүген мәктәптә 8-11 класс укучылары да билгеләп узды. Әзерлек атна дәвамында барды, "Мәхәббәт почтасы" валентинкалар кабул итте. Чараны 9 класс укучылары шактый күңелле оештырганнар иде. Төрле уеннар, бәйгеләр үткәрелде, егетләр һәм кызлар арасында "Иң-иң" нәр билгеләнеп, аларга медальләр тапшырылды, атна буе җыелган валентикаларны тантаналы рәвештә үз хуҗаларына җиткерделәр. Кичә дискотека белән дәвам итте.
-
Мәктәп беренчелегенә волейбол ярышлары! 13.02.2012

Бүген мәктәп беренчелегенә волейбол ярышлары булып узды. Анда 8-11 класс укучылары катнашты. Шактый гына кызу уеннан соң җиңүчеләр билгеле булды:
1урын - 11 класс
2 урын - 8 класс
3 урын - 9 класс.
Барлык командаларны да котлыйбыз!
-
Өстәл теннисы буенча ярышлар! 08.02.2012

Февраль - мәктәптә хәрби-патриотик айлык буларак билгеләнеп уза. Шул уңайдан ай дәвамында төрле хәрби уеннар, ярышлар, класстан тыш чаралар планлаштырылган. Чираттагы ярыш өстәл теннисы буенча узды. Анда 5-11 класс укучылары катнашты.Һәм менә нәтиҗәләр:
1 группа 5-8 кл.
3 урын Ханафиева Р. 7 кл.
2 урын Гизатуллина Ф. 11 кл.
1 группа 5-8 кл.
3 урын Бикмуллин Р. 8 кл.
2 урын Яриев А. 9 кл.
<span lang="TT" times="" new="" roman',="" serif;="" "="">3 урын Абзалутдинов Б. 11 кл.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Истәлеккә - фотоальбом! 07.02.2012

Бүген мәктәпкә Казаннан фотографлар килде. Бу вакыйгага бигрәк тә чыгарылыш класс укучылары шат булгандыр. Матур итеп киенеп, кызлар бизәнеп, прическалар ясап гомерлек истәлек булган фотоальбомга төштеләр. Мәктәпнең иң матур, истәлекле урыннарында төшеп тарихка кереп калырга ашыктылар. Башка класс укучылары да истәлек фотолары ясатты, мәктәпнең алдыныгы укучылары, спортчылары да мәктәп стенды өчен сурәткә төштеләр.
-
Мәүлид кичәсе 04.02.2012

Бүген бар мөселман дөньясы Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.с нең туган көнен билгеләп уза. Ул халык арасында Мәүлид бәйрәме буларак билгеле. Шул уңайдан бүген Ачасыр авылында зурлап Мәүлид кичәсе уздырылды. Ул авыл мәдәният йортында оештырылды. Кичәгә махсус кунак Яшел Үзән районы мөхтәсибәте рәисе - ТР Диния нәзарәте президиумы әгъзасы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин чакырылган иде, бәйрәмдә шулай ук авылның имам хатыйбы хаҗи Габбаз Вәлиуллин, мәктәп укучылары, авыл халкы һәм башка кунаклар катнашты. Бәйрәмнең төп иганәчесе эшмәкәр Әнвәр Минуллин, ул балаларга шамаилләр һәм "Намаз уку тәртибе" дип исемләнгән китаплар бүләк итте, өлкәннәр дә буш кул белән китмәде, һәр кем бәйрәм бүләге итеп чәй алып китте. Кичә бик матур оештырылган иде, килгән кунакларның чыгышлары , авыл мәдрәсәсендә укучы шәкертләрнең Коръән укулары белән үрелеп барды. Мәүлид бәйрәме авыл мәчетендә дәвам итте.
-
Горурланырлык укучы-студентларыбыз бар! Студентлар белән очрашу 03.02.2012

Мәктәп күләмендә уздырылучы традицион чаралар арасында студентлар белән очрашу аерым урын алып тора. Күптәннән килүче традиция буенча бу очрашуны 11 нче класс укучылары оештыра. Менә быел да, мәктәп бусагасын атлап чыгып төрле югары уку йортына кереп, анда белем алучы студент-укучыларыбыз бүген мәктәпкә кунакка килделәр. Алар Казан шәһәренең төрле югары уку йортларын тәкъдим иттеләр: КФУ (КГФЭИ, ТГГПУ), КСЮИ, КГЭУ, КГАСУ, КГАУ. Очрашу бик эшлекле һәм җылы форматта барды. Студентларыбызның чыгарылыш класс укучыларына һәм башка укучыларга шактый әйтер сүзләре, тәкъдимнәре, фикерләре бар иде. Алар үзләренең уку йортларына реклама гына ясап калмыйча, студент тормышын һәръяклап яктыртып бирделәр, укучыларга юнәлеш биреп, студент булуга әзерлекне мәктәп бусагасыннан башлау кирәклекне ассызыкладылар. Студентларның уртак фикере: мәктәптә белемнең төпле нигезен булдыр, тырышып укы, шул вакытта гына сиңа югары уку йортында белем алуы җиңел бирелер!
Әйе, кичә күтәренке рухта барды, икенче өлешендә кунакларыбыз ике командага бүленеп "Йөзгә бер" уенында ярыштылар. Җиңүче булып КФУ кызлары калды. Барлык студентлар истәлекле бүләкләр, баллы күчтәнәчләргә лаек булды. Шунысы бик кадерле, студентлар үзләренә төпле белем, яхшы тәрбия биргәннәре һәм иҗади сәләтләрен ачып үстергәннәре өчен барлык укытучыларга рәхмәт белдерделәр. Әлбәттә мондый сүзләрне, чын йөрәктән чыккан сүзләрне ишетү укытучының күңеленә бик хуш булды, "сары май" булып ятты. Шулай сөйләшә-сәйләшә 4 сәг. вакыт узганын да сизми калдык. Без исә барлык студентларга укуларында бары тик уңышлар гына теләп калабыз!











