Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Туган көнең белән, “Татарстан Варислары” берлеге! 15.09.2020

15 сентябрьдә “Татарстан Варислары” берлегенә 30 ел тулды. Ул республиканың иң массакүләм балалар оешмасы булып тора. "Татарстан варислары" пионерия хәрәкәтенең структурасын саклаган. Оешманың үз тамгасы, Татарстан әләменең өч төсеннән торган галстуклар. "Татарстан варислары" берлегенең максаты - балаларда рухи кыйммәтләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, балаларда әйләнә-тирә мохиткә карата шәфкатьлелек уяту, ялларны бергәләп, күңелле итеп оештыру. Безнең гимназиянең күпчелек укучылары "Татарстан Варислары” берлеге әгъзасы булып торалар.
-
Банк карталары белән сак булыгыз! 09.09.2020

207нче номерлы-ФЗ (29.11.2012 ел) Федераль закон нигезендә, РФ Җинаять кодексына алдауның үзенчәлекле төрләре, шул исәптән түләү карталарыннан файдаланып алдау буенча җинаять җаваплылыгы өлкәсендә кайбер үзгәрешләр кертелде. 2019 ел нәтиҗәләре буенча мобиль элемтә һәм «Интернет» челтәре аша алдау гамәлләренең тискәре үсеше күзәтелә.(видеороликлар дистанцион укыту= тәрбия эше рубрикасында урнашкан).
-
"Татар – информ"да кунакта 07.09.2020

Гимназиябезнең быелгы чыгарылыш сыйныфы укучысы, бүгенге көндә КФУ студенткасы Ләйсән Фатихова, үзенең укытучысы Гөлгенә Вазыховна Нурмиева белән "Татар – информ" мәгълүмат агентлыгында булып, журналист сорауларына җавап бирделәр.
-
Игелек атнасы 06.09.2020

Казан шәһәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсенең эш планы нигезендә, 2020 елның 6-12 сентябрь көннәрендә барлык белем бирү учреждениеләрендә “Игелек атнасы” игълан ителә. Гимназиядә, әлеге чара кысаларында, укучыларны төрле игелекле эшләргә җәлеп итүгә юнәлдерелгән төрле акцияләр үткәрелә.
-
ҖИҢҮ ДИКТАНТЫ - 2020 03.09.2020

2020 елның 3 сентябрендә гимназиядә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына "Җиңү диктанты"дигән Бөтенроссия тарихи диктант булып узды. Акциядә безнең гимназия укучылары, тарих, башка фән укытучылары, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре - Масленков Олег Александрович һәм Дернова Татьяна Валентиновна катнаштылар.
-
Куркынычсызлык дәресе 02.09.2020

Белем көнендә, гадәттәгечә, Россия ГТХМ хезмәткәрләре мәктәпләрдә дәресләр үткәрә, аларның максаты-укучыларга озын җәйге каникуллардан соң янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында искәртү.
1 сентябрьдә Россия янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторлары 6 А сыйныф укучылары белән дәрес үткәрделәр.
-
1 СЕНТЯБРЬ – БЕЛЕМ КӨНЕ 01.09.2020

1 сентябрь - укучылар һәм укытучылар өчен яңа уку елы башлану бәйрәме. Озын җәйге каникуллардан соң укучылар дуслары, яраткан укытучылары белән очраша. Ә инде мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүчеләр бу бәйрәмне аеруча да түземсезлек белән көтеп ала. Без барлык укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне Белем бәйрәме белән котлыйбыз! Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Шуңа күрә һәрчак белемле булыгыз, белемгә омтылыгыз, балалар!
-
Ата-аналар игътибарына! 31.08.2020

Гимназия администрациясе хәбәр итә: килеп туган эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, ата-аналарның гимназия бинасына керүе катгый тыела!
-
"Алтын каләм" фестиваленә йомгак ясалды 17.08.2020

Гимназиябезнең 11 сыйныф укучысы Гималетдинов Искәндәр "Алтын каләм" республика фестивалендә катнашып, махсус призга лаек булды. Искәндәргә призны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, танылган диктор Лия Заһидуллина тапшырды. Тәбрикләүләргә без дә кушылабыз, Искәндәргә киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Вопросы защиты прав и интересов детей
10.08.2020
Письмо Минпрофсещения РФ от 31.07.2020 г. № ДГ -1214/07 "Об оказании содействия"
ПАМЯТКА для оказания содействия родителю, ребенок которого был перемещен или удерживается на территории иностранного государства (Конвенция 1980 года)
ПАМЯТКА по оказанию содействия родителю, ребенок которого находится на территории иностранного государства (Конвенция 1996 года)




