Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
"Чыныгыгыз, балалар" сәламәтлек сәгате 30.10.2020

30 октябрь көнне безнең гимназиядә "Чыныгыгыз, балалар" сәламәтлек сәгате булып узды. Чара яшүсмерләргә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне кисәтүгә багышланган иде. Әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, лекцияләр слайдлар белән үрелеп барды, шулай ук төрле уеннар, викториналар оештырылды.
-
Юл хәрәкәте иминлеге көне 28.10.2020

28 октябрь көнне безнең гимназиядә «Юл хәрәкәте иминлеге көне» булып узды, аның кысаларында балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде. Юл хәрәкәте иминлеге темасына әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, лекцияләр үткәрелде. Кайбер сыйныфлар хәтта әлеге темага плакатлар да ясадылар.
-
“Медиатолерантлык-2020 " фәнни-гамәли конференциясендә катнашу 24.10.2020

24нче октябрь көнне 5б сыйныф укучысы Сунгатова Рената (укытучысы Толстова В.И.) Россия ислам институтында узган "Медиатолерантлык-2020" төбәк (Идел буе) фәнни - гамәли конференциясендә катнашты. Катнашучылар төрле мастер-классларда катнаштылар, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
Юлда сак булыгыз 23.10.2020

Соңгы берничә елларда республикабызда һәм шәһәребездә автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте бик нык артты. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәләкәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Күп кенә очракта бу куркыныч һәләкәткә балалар үзләре сәбәпче була. Бүген безнең гимназиядә ЮХИДИ инспекторы, өлкән лейтенант Гостев М.С. юлда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча лекцияләр үткәрде.
-
Математикадан "Бердәмлек формуласы" олимпиадасы / "Өченче меңьеллык" 20.10.2020

https://www.formulo.org/ru/olymp/2020-math-ru/
Хөрмәтле укучылар! Математикадан традицион "Бердәмлек формуласы" олимпиадасы старт ала / “Өченче меңьеллык". Олимпиаданың сайлап алу (читтән торып) туры 2020 елның 22 октябреннән 12 ноябренә кадәр узачак.
-
БӨТЕНРОССИЯ ЛИЦЕЙЧЫ КӨНЕ 19.10.2020

Бүген, 19 октябрьдә, Россиядә Лицейчы көне билгеләп үтелә. Бәйрәм 1811 елда ачылган Патша авылы лицее истәлегенә багышлана. Анда шагыйрьләр Пушкин һәм Дельвиг, диңгездә йөзүче Матюшино, канцлер Горчаков һәм декабристлар Пущин һәм Кюхельбекер укыган. Гимназиядә бу көнне бөек язучылар иҗатына багышланган "Әдәби мәйданчык" үткәрелә. Быел, кызганычка каршы, бу бәйрәмне без, җыелышмыйча, аерым билгеләп үтәргә мәҗбүр. Укучылар өчен мәгълүмати бишминутлык үткәрелде, фильм күрсәтелде һәм әсәрләр укылды.
В этом году, к сожалению, мы вынуждены отмечать праздник отдельно друг от друга.
© Ссылка на источник: https://lyc1568.mskobr.ru/novosti/19_oktyabrya_-_vserossijskij_den_liceista/ -
И. А. Крыловка багышлана 17.10.2020

17 октябрь көнне 5 б сыйныфында (укытучы Толстова В.И.) А. Крылов иҗаты буенча презентацияләр яклау булды. Балалар бик тырышып эшләделәр, кызыклы һәм танып-белү материалларын тәкъдим иттеләр.
-
Көзге шәфкатьлелек атнасы 16.10.2020

Гимназиядә “Көзге шәфкатьлелек атнасы” уңаеннан хәйрия акциясе узды. Хәйрия чаралары бездә даими рәвештә үтә. Бу юлы укучыларыбыз Анжела Вавилова исемендәге фондка ярдәм иттеләр. Бары бердәм булганда тормышның иң авыр мизгелләре җиңеллерәк үтелә. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр барын онытмыйк!
-
Бөтенроссия иншалар конкурсында җиңү 14.10.2020

5 б сыйныф укучысы Бурганов Ранэль Бөтенроссия иншалар конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды. Җиңүче дипломы белән котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 13.10.2020

"Векториада 2020" Бөтенроссия конкурсында "Авторлык шигырьләре һәм проза" номинациясендә 1 урын алган рус теле укытучысы Толстова Валентина Ивановнаны котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез!




