Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Казанда «Милләт кроссы» узды 12.10.2020

10.10.2020 Казанның «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә бөтенроссия йөгерү көне - «Милләт кроссы» узды. Беренчел мәгълүматлар буенча, ярышларда 18 меңгә якын кеше катнашты. Бәйрәмдә катнашучылар арасында яшь спорт сөючеләр, спортчы-ветераннар һәм безнең гимназия укучылары да бар иде. Бу чарада катнашучыларга активлыклары өчен рәхмәт белдерәбез һәм аларга спортта уңышлар телибез!
-
ОБЖ буенча Бөтенроссия ачык дәресе 05.10.2020

Бүген, 5 нче октябрь көнне, безнең гимназиядә халык күп җыела торган урыннарда табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзен тотышына багышланган ачык дәресләр үткәрелде. Биредә бу темага багышланган презентацияләр каралды, лекцияләр укылды. Әңгәмәләр вакытында янгын куркынычсызлык мәсьәләләренә һәм ашыгыч хезмәтләрне бердәм “112” чакыру номерын куллануына аерым игътибар ителде.
-
ҺӨНӘРИ БӘЙРӘМ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ! 05.10.2020

Ел саен октябрь башында илебез матур бәйрәм – Россия укытучылары көнен билгеләп үтә. Нәкъ менә бу көнне безнең кадерле педагогларыбызга рәхмәт сүзләре әйтәләр, чәчәкләр һәм бүләкләр бүләк итәләр, концертлар оештыралар.
-
Барыбыз да өмәгә - гимназиябезне матурларга! 30.09.2020

Бу атна – гимназиябездә җыештыру өмәсе атнасы дип игълан ителде. Гадәттәгечә бу чара территорияне чистарту һәм аны яшелләндерү буенча сентябрьнең соңгы атнасында үткәрелә. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә көнкүреш чүп-чарны, коры үләнне җыештырдылар. Өмә – ул җыештыру гына түгел, ул хезмәт һәм гражданлык-патриотик тәрбия дә. Безнең укучыларыбыз моны бик яхшы аңлыйлар һәм чисталык буенча үткәрелгән бу чараны хуплыйлар.
-
Гриппка каршы вакцинопрофилактика турында 25.09.2020

Гриппка каршы ел саен вакцинация ясау-гриппка каршы профилактиканың иң нәтиҗәле чарасы. 2020 елның 21-29 сентябрендә видеороликларны сылтама буенча карарга була:
https://www.youtube.com/watch?v=1YO_jXuNM8k
https://www.youtube.com/watch?v=i4USooD-plM
-
Татарча диктант 22.09.2020

26 октябрь көнне сәгать 11.00. гимназия бинасында (Казан шәһәре, Н.Назарбаев ур., 48) "ТАТАРЧА ДИКТАНТ” Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак. Барлык теләүчеләрне әлеге чарада катнашырга чакырабыз.
-
УКУЧЫЛАР ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ ҺӘМ РЕСПУБЛИКА ОЛИМПИАДАСЫНЫҢ МӘКТӘП ЭТАБЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ 21.09.2020

21 сентябрьдән 24 октябрьгә кадәр мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия һәм Республика олимпиадасының мәктәп этабы уза. Олимпиада исемлегенә 30дан артык фән кертелгән һәм аларның һәркайсында 4-11 сыйныф укучылары үз көчләрен сыный ала. Катнашучыларга уңышлар телибез!
-
Эвакуациягә әзер 16.09.2020

Бүген, 16нче сентябрь көнне, гимназиябездә планлы уку эвакуациясе үтте. Укучылар, укытучылар, гимназия хезмәткәрләре тиешле бөтен таләпләрне дә үтәделәр.
-
Бергә үсәбез! 16.09.2020

16 сентябрь көнне гимназиядә «Бергә үсәбез» дигән шәһәр акциясе узды. Анда икенче сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре катнашты. Акция кысаларында агач үсентеләре утыртылды, алар балалар белән бергә үсәчәк. Акция укучыларда гаилә статусын ныгыту, тискәре социаль күренешләргә каршы тору, шәһәр, өлкә, дәүләт язмышында катнашу, гаилә тәрбиясенең иң яхшы тәҗрибәсен трансляцияләү максатыннан үткәрелә.
-
Һөнәри юнәлеш бирү, һөнәр сайлау проблемасы 16.09.2020

Бүгенге көндә әйләнә-тирә дөнья бертуктаусыз һәм динамик рәвештә үзгәрә. һөнәрләр дөньясы барлык икътисади, социаль һәм хәтта сәяси үзгәрешләрне чагылдыра, шуңа күрә шәхескә карата да таләпләр даими үзгәреп тора. Бу, үз чиратында, һөнәри юнәлеш бирү проблемаларын тагын да кискенләштерә. Идеаль хәлдә яшүсмер актив, эшчән булырга, хезмәт базарындагы вәзгыятькә тиз җайлаша белергә, һөнәрләрнең күптөрлелегенә уңышлы ориентлашырга һәм аның шәхси сыйфатларының сайлаган белгечлеккә ни дәрәҗәдә туры килүен билгели белергә тиеш. Бүген кооператив институты вәкилләре 9 һәм 11 сыйныфларда лекцияләр үткәрделәр.




