Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Лагерьның дүртенче көне 29.12.2020

Бүгенге көн лагерьда актив һәм кызык узды. Төштән соң балалар китапханәче белән очраштылар. Ул балалар белән Яңа елга багышланган викториналар һәм уеннар үткәрде. Көннең икенче яртысында чыршы уенчыклары ясау буенча мастер-класс булды.
Башкарылган эшләрдән соң балалар саф һавада уйнадылар.
-
Мәктәп лагереның өченче көне 28.12.2020

Бүген балалар Болак театрында булдылар, анда әкият геройлары белән театральләштерелгән тамаша карадылар. Аннан соң «Балаларның сәламәт туклануы» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр, мультфильмнар карадылар. Көннең икенче яртысында балалар иҗат үзәгендә булдылар. Анда «Зәңгәр ут» спектаклен карадылар. Көнебез бик күңелле үтте.
-
На встречу Новому Году! 26.12.2020

25 декабрьдә 4 а сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчеләре – Әхмәтова Г.Х.) Г.Камал исемендәге театрга Чыршы бәйрәменә барып, Кыш бабайның бүләген – “Мендәр әкиятен” карап кайттылар.
-
Мәктәп лагереның икенче көне 26.12.2020
26нчы декабрь көнне балалар интернет турында бик күп яңа мәгълүмат белделәр, әйдаманнар «Минем куркынычсыз интернетым» дигән темага викторина һәм рәсем конкурсы үткәрделәр.Җитди эштән соң күңелле ярышлар оештырдылар һәм саф һавада уйнадылар. -
Открытие зимнего лагеря 25.12.2020
25нче декабрь көнне «Энҗе бөртекләре» кышкы спорт-сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде.Балалар төркемнәргә бүленеп әйдаманнары һәм бер-берсе белән таныштылар, отряд почмаклары ясадылар, лагерь җырлары өйрәнделәр. Әйдаманнар «Куркынычсыз балачак шәһәре» дигән темага сыйныф сәгате үткәрделәр. Көннең икенче яртысында «Экомир» түгәрәге җитәкчесе «Нәрсә ул Яңа ел?» дигән интерактив уены уздырды. Аннары балалар рәхәтләнеп урамда саф һавада кышкы уеннар уйнадылар. -
Яшел планета конкурсы нәтиҗәләре 24.12.2020

«Яшел планета» VII шәһәр балалар һәм яшүсмерләр иҗаты экологик конкурсы узды. Конкурста Казан шәһәренең 635 укучысы катнашты. Үзләренең иҗади сәләтләрен һәм белемнәрен балаларга өч төрле номинациядә күрсәтергә тәкъдим ителде: вокал, хореография, сынлы һәм декоратив-гамәли иҗат. "Ләйсән" вокаль ансамблен (җитәкчесе Гатауллина В. Д. ) эстрада җыры номинациясендә, Вафина Гүзәл (җитәкчесе Габитова Р.А.) рәсем номинациясендә җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Илһамият конкурс-фестиваленең нәтиҗәләре 24.12.2020

Гимназиябезнең актив һәм иҗади укучыларыбыз "Илһамият VI" Идел буе халыклары телләренең сөйләм һәм вокаль сәнгате халыкара онлайн конкурс-фестивалендә катнаштылар. Балалар "Сүз сәнгате" һәм "Вокал сәнгате" номинацияләре буенча чыгыш ясадылар һәм зур җиңүләргә ирештеләр. Без укучыларыбызны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз!
-
Чыршы ачу бәйрәме 22.12.2020

Бүген якынлашып килүче Яңа елны каршылау максатыннан филармония скверы мәйдандагы чыршы үзенең утларын кабызды. Театральләштерелгән тамашада уен-көлкегә, җыр-биюгә урын түрдән булды. Әлбәттә, бәйрәм күрке мәхәббәт Чыршы иде. Укучыларыбызга әлеге чара бик ошады.
-
Чтение – путь к успеху 18.12.2020

18 декабря в начальной школе прошёл читательский час. Главная цель читательского часа — развитие интереса к чтению, расширение кругозора, а также воспитание доброты и формирование духовно-нравственных качеств. Чтение обогащает словарный запас, развивает память и воображение, учит думать, концентрировать внимание, способствует развитию самоуважения, расширяет знания, улучшает успеваемость в школе.
-
Гимназист сафларына кабул итү бәйрәме 18.12.2020

Бүген беренче сыйныф укучыларын гимназистлыкка кабул итү тантанасы узды. Кадерле укучылар, без сезне гимназист булуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Гимназист антына тугъры калып, акыллы һәм тәртипле укучылар булып үсәрсез, гимназия исеменә тап төшермәссез дигән теләктә калабыз.




