Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасы нәтиҗәләре 22.01.2021

Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында безнең гимназияне, район һәм шәһәр данын 8а сыйныфы укучысы Каюмов Камил яклады. Тарих укытучысы Фәхретдинова Фәйрүзә Раефовнаны олимпиада призеры белән котлыйбыз. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез.
-
Уникаль күргәзмә
20.01.2021
“Россия – минем тарихым” мультимедиа паркы Татарстан Республикасын торгызуга һәм үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләргә багышланган “Республика йөзләре” күргәзмәләре циклын башлап җибәрде. Әлеге циклдан беренче күргәзмә Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев эшчәнлегенә багышланды. Укучыларыбыз әлеге күргәзмәдән бик яхшы тәэсирләр алып кайттылар.
-
Һади Такташ шигырьләрен сөйлибез 15.01.2021

Бүген гимназия укучылары арасында Һади Такташның шигырьләрен сәнгатьле уку конкурсы үткәрелде. 1-11 сыйныфтан 22 укучы катнашты. Иң яхшыларны сайлап алу жюри әгъзалары өчен бер дә җиңел булмады. Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.
-
Һади Такташ музеенда 14.01.2021

14нче гыйнварда, бөек татар улы Һади Такташны искә алу максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьгә багышланган музейда булдылар. Алар Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Укучыларыбыз арасында кызыклы мәгълүматны куен дәфтәренә теркәп баручылар да булды. Дөньяда аз гына вакыт яшәвенә карамастан, бик күп эшләр башкарганын, төрле җирләрдә булуын искәртеп үттеләр.Такташ иҗаты укучыларда горурлык хисләре уятты.
-
2020нче елның куанычлы нәтиҗәләре 13.01.2021

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан туган телдә белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре республика конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты-туган телдә укытуның сыйфатын күтәрү, әлеге эшчәнлек юнәлеше буенча белем бирү оешмаларының уңай эш тәҗрибәсен тарату. 2020нче елның 11 ноябрендә конкурска йомгак ясалды. Безнең гимназия 93 белем бирү оешмалары арасыннан сайлап алынып, җиңүчеләр исемлегенә кертелде. Бу-гимназия коллективы эшчәнлегенә зур бәя, алга таба эшне тагы да югары дәрәҗәдә оештыру өчен стимул. Конкурста җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы ТР Дәүләт Советында уздырылды. Чарада ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары М.Г.Әхмәтов һәм ТР Мәгариф һәм фән министры И.Г.Һадиуллин һ.б. рәсми затлар катнашты.
-
Һади Такташ тууына 120 ел 12.01.2021

Беренче гыйнвар-бөек татар шагыйре Һади Такташның туган көне. Аңа 120 яшь тулган булыр иде. Бүген гимназия юнармия активистлары И.Т.Абдуллин җитәкчелегендә шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Укытучылар укучыларга Һ.Такташның трмыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр.
-
«Такташ укулары» 12.01.2021

2021 елның гыйнварында бөек татар шагыйре һәм язучы Һ.Такташның 120 еллыгы билгеләп үтелде. «Яңарыш» Мега-проекты кысаларында «Такташ укулары»VII гимназия фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Конференциядә «Рус теле», «Рус әдәбияты», «Татар теле һәм әдәбияты», «Инглиз теле», «Математика», «Тарих», «Җәмгыять белеме», «Физика», «Химия, биология», «География», «Физкультура» секцияләре утырышлары узды. Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенең югары булуын билгеләп үтәсе килә: эшләр фәнни характерда язылган, тикшеренүләрнең тирәнлеге күренә иде. Конференциядә җиңүчеләргә һәм призерларга югары дәрәҗәдәге чараларда катнашырга тәкъдим ителде.
-
Ч.Айтматов исемендәге Халыкара конференция нәтиҗәләре 11.01.2021

Ч.Айтматов исемендәге Халыкара конференциядә укчыларыбыз ел саен актив катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Быелгы нәтиҗәләр дә куанычлы: татар теле һәм әдәбияты буенча уздырылган секцияләрдә 8а сыйныфы укучысы Шагалеева Анелия 2 урынга, 9б сыйныфы укучысы Нурмиева Гүзәл 1 урынга лаек булдылар. Укытучылары – Г.В.Нурмиева. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
-
"Глобальләшү – бүгенге чор чынбарлыгы" республика конференциясе 11.01.2021

6 нчы гимназия базасында "Глобальләшү – бүгенге чор чынбарлыгы" дип аталган Республика конференциясе булып узды. Анда гимназиябезнең 8 нче сыйныф укучысы Шагалеева Анелия катнашып, 3 урынга лаек булды (укытучы – Г.В.Нурмиева). Афәрин, котлыйбыз!
-
Завершение зимнего лагеря 30.12.2020

Бүген лагерь белән саубуллашу көне. Санаулы көннәр сизелмичә дә үтеп китте. Лагерь турындагы хәтирәләр күңелләрдә озак сакланыр.Сау бул,лагерь!




