Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 47 педагога |
-
Победа в олимпиаде 02.07.2024
Бүген Туган телләр буенча уздырылган Төньяк- Көнчыгыш Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен котлау тантанасы булды. Әлеге олимпиада Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган олимпиадалар исемлегендә. Укучыларыбыз Исхаков Әмирхан, Фатихова Миләүшә, Шагалеева Анелияне Һәм аларның укытучылары Нурмиева Гөлгенә Вазыховнаны, Абдульманова Наза Абдулхаковнаны чын күңелдән котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз. Укучыларыбызга җиңүче медальләрен ТР Рәисе каршындагы Туган телләрне үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ИФМК директоры Рәдиф Җамалетдинов тапшырды.
-
Россия көненә багышланган чаралар 10.06.2024
10 нчы июнь көнне тантаналы рәвештә Россия көне билгеләп үтелде. Укучылар шул уңайдан бәйрәм чарасында катнаштылар, гимнны һәм "Пусть всегда будет солнце" җырын җырладылар, биеделәр. Акбурлар белән патриотик рәсемнәр ясадылар. Шулай ук, Ватаныбыз турында белгән мәгълүматларны ныгыту максатыннан квиз уйнадылар.
-
Татар җырлары һәркемдә кызыксыну уятты 07.06.2024
7 нче июнь көнне лагерьга йөрүче балаларга Мәдәният институты студент-практикантлары Ренат Ибраһимов турында кызыклы чыгыш әзерләп килделәр. Укучылар җырчының танылган җырларын тыңладылар. Аннан соң саф һавада "Веселые старты" уенын уйнадылар, барлык укучылар да канәгать калдылар. Шулай ук, балалар файдалы казылмалар, аларның төрләре турында әңгәмә кордылар, мәгълүматлар алдылар.