Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 15.04.2024

Бүген, 15 нче апрель көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Н.В. Гололь аның тормыш юлы, иҗаты, илебез әдәбиятындагы урыны темасына багышланган иде һәм «Н.В. Гогольның тууына 215 ел» дип аталды.
-
“Наркотиклар. Манипуляция серләре” 13.04.2024

Наркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында, директор киңәшчесе укучылар белән әңгәмә үткәрде. Чара “Наркотиклар. Манипуляция серләре” дип аталды. Укучылар реклама компанияләре, начар гадәткә җәлеп итү юллары, афәттән котылу юллары турында фикер алыштылар.
-
Волонтерлык юнәлеше 12.04.2024

Алдынгылар хәрәкәте үз эшен дәвам итә. Бүген “Волонтерлык һәм ярдәм итү” юнәлеше 5 нча А сыйныфы укучыларына Россиядә хәйриячелек һәм волонтерлык эшчәнлеге турында сөйләде. Укучылар әлеге юнәлеш турында кызыклы мәгълүматлар белделәр, кызыксыну белдерделәр.
-
Лекция узды 12.04.2024

Бүген 8 нчы сыйныфта “Дөньяны үзгәрткән 108 минут” темасына лекция узды. Укучылар беренче совет космонавты – Юрий Гагарин, очучы булырга ярдәм иткән сыйфатлар, беренче очыш турында мәгълүматлар белделәр.
-
Мастер-класс узды 12.04.2024

Алдынгылар хәрәкәте Космонавтика көне турында да онытмый. “Сәнгать һәм экология” юнәлеше 1 нче сыйныф укучыларына мастер-класс үткәрде. Укучылар үз куллары белән очкычлар ясарга өйрәнделәр.
-
Галәм могҗизасы 12.04.2024

Бүген укучыларның кул эшләреннән “Галәм могҗизасы” исемле күргәзмә оештырылды. Укучылар Космонавтика көненә багышлап бик матур эшләр алып килгәннәр иде.
-
Радиэфир узды 12.04.2024

12 апрель, Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне космоска кеше беренче очыш ясады.
Юрий Гагарин... Космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы. Кыска гына вакыт эчендә айга менә, Кояш системасының барлык планеталарын тикшерә, әмма беренче очыш авыр һәм куркыныч була.
1961 елның 12 апреле. Бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды. Язгы иртәдә көчле ракета җир йөзенең беренче космонавты – Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин белән тарихта беренче “Восток” космик кораблен бортта орбитага чыгарды.
Бүген гимназиябездә әлеге истәлекле дата белән бәйле бик күп чаралар уза.
Шуларның берсе – космонавтика көненә багышланган радиоэфир.
Укучылар радиотыңлаучыларны галәм, космонавтика көне тарихы, беренче очыш турында мәгълүматлар белән таныштырдылар, бәйрәм белән котладылар.
-
Галәм турында фильм 12.04.2024

Космонавтика көне кысаларында, 3 нче сыйныф укучыларына галәм турында фильм күрсәтелде. Соңыннан укучылар космонавтика, галәмгә беренче очыш турында фикер алыштылар, яңа мәгълүматлар белделәр.
-
Мин сәламәтлекне һәм спортны сайлыйм 11.04.2024

Туберкулезга каршы көрәш атналыгы кысаларында “Мин сәламәтлекне һәм спортны сайлыйм” рәсем күргәзмәсе оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары рәсемнәрдә сәламәт яшәү рәвешен чагылдырдылар, яраткан спорт төрләрен сурәтләделәр.
-
Сыйныф сәгатьләре узды 11.04.2024

Бүген гимназиябездә Космонавтика көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар әлеге истәлекле көннең тарихы, космонавтлар, галәм, ачышлар турында сөйләштеләр, кызыклы биремнәр башкардылар.













