Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Психология атналыгы 25.04.2024

Психология атналыгы дәвам итә. Бүген 6 нчы А сыйныфында “Һөнәрләр әлифбасы” исемле чара узды. Педагог-психолог Эльмира Фоатовна һөнәрләр сайлау буенча Климов тесты үткәрде. Укучылар укытучы, контролер, рәссам, табиб һөнәрләре турында сөйләштеләр.
-
Экскурсиядә булдылар 25.04.2024

“Пушкин картасы” үсмерләрне мәдәниятле булырга өйрәтә. Укучылар карта ярдәмендә бик күп мәдәни чараларда катнашалар.
Бүген гимназиябез укучылары да экскурсиядә булып кайттылар. 8 нче А сыйныфы укучылары Татарстан Республикасы милли музее белән таныштылар. Кызыклы экспонатлар бер генә укучыны да битараф калдырмады.
-
Милли китапханә 25.04.2024

Бүген 5 нче А сыйныфы укучылары Милли китапханәдә экскурсиядә будылар. Алар китапханәнең эш тәртибе, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, китаплар карадылар.
-
“Императрицы” филмы 24.04.2024

Бу атнада гимназиябез укучылары “Императрицы” филмын карадылар. Патшабикәләр идарә иткән 100 еллык вакыт турында бик күп кызыклы һәм тарихи мәгълүматлар белделәр. Укучылар фильм турында үз фикерләрен белдерделәр.
-
Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек 23.04.2024

4 нче апрель көнне гимназиябездә "Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек" шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Бәйгедә гимназиябез укучылары да катнашып, призлы урыннан яуладылар.
Г. Тукайның мәктәп программасына кермәгән шигырьләре номинациясендә 4 нче В сыйныфы укучысы Мальцев Данил II дәрәҗә лауреат, 3 нче А сыйныфы укучысы Зарипова Язилә III дәрәҗә лауреат.
Авторлык шигырьләре номинациясендә 3 нче А сыйныфы укучысы Сәгъдиева Чулпан I дәрәҗә лауреат.
Укучыларны котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Халыкара Җир көненә багышланган экологик уен 23.04.2024

Бүген гимназиябездә Халыкара Җир көненә багышланган экологик уен үтте. 6 нчы сыйныф укучылары планетабызны саклау турында кызыклы фикерләр җиткерделәр. Уен барышында экологиядән белемнәрен күрсәттеләр.
22 апрельдә зур бәйрәм - Халыкара Җир-Ана көне билгеләп үтелә.
Бу чын мәгънәсендә глобаль вакыйга — Халыкара Җир-Ана көне (International Mother Earth Day) — безнең уртак йортыбыз җир планетасының бәйрәме.
Бәйрәм 2009 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 63нче сессиясендә (A/RES/63/278 номерлы резолюция, аның автордашлары 50дән артык БМО әгъзасы булган дәүләт) гамәлгә куелды һәм 2010 елдан башлап, 22 апрельдә билгеләп үтелә.
-
Г.Тукай шигырьләрен укучылар бәйгесе 23.04.2024

Һәр ел гимназиябездә бөек шагыйребез – Г.Тукайга багышланган бик күп чаралар уза. Бүген исә Г.Тукай шигырьләрен укучылар бәйгесе үтте. Чарада 1-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар шагыйрьнең иң матур әсәрләрен жюри әгъзаларына тәкъдим иттеләр.
26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Габдулла Мөхәммәтгариф улы татар шигъриятендә иң якты йолдыз. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.
Тукай үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Үлемсез Тукай шигърияте, халык вөҗданы байрагыдай, гасырлардан гасырларга уза. -
Игелек һәм дуслык 23.04.2024

Психология атналыгы дәвам итә. Бүген 3 нче сыйныфларда “Игелек һәм дуслык“ акциясе үтте. Укучылар игелеклелек, дуслык турында сөйләштеләр. Игелеклелек сүзенең мәгънәсенә төшенделәр. Психолог биргән сорауларга җавап бирделәр.
-
Казан Квест уены 22.04.2024

22 нче апрель көнне гимназиябезнең “Зирәкләр”командасы «Qazan Quest» квест-уенының йомгаклау этабында катнашты. Такымнар шәһәр үзәге буйлап йөреп, 13 төрле интеллектуаль һәм иҗади биремнәр башкардылар.
Нәтиҗәләр 26 нчы апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” акциясе вакытында билгеле булачак.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр 22.04.2024

Бүген, 22 нче апрель көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес хезмәт, тормышта үз юлыңны саулау, студент елларындагы хезмәт темасына багышланган иде һәм «Хезмәт. Текә» дип аталды.













